#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа елга ырым-шырымнар

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа 2019 ел уңышлы булсын өчен, аны ничек итеп дөрес каршыларга кирәклеген алдан ук карарга кирәк. Иң башта Сары Дуңгыз ниләр яратканын ачыклыйбыз. 2019 нчы ел хуҗасы, Дуңгыз – иминлек һәм җитешлек символы ул. Шуның өчен бигрәк тә бәйрәм өстәленә куелачак ризыкларга игътибар бирәбез. Өстәлдә яшелчәләр, ит һәм балык булырга тиеш. Шулай ук кабымлыклар, җиләк-җимешләр, гөмбәләр, чикләвекләр турында да онытырга ярамас. Йортның бизәлешенә дә әһәмият итәбез, мәсәлән, махсус сатып алынган ике дуңгыз ясалган статуэтка бүлмәгезне бизәп торыр. Гомумән, ел хуҗасы төшерелгән бөтен әйбер дә гаиләгезгә уңышлар һәм мәхәббәт китерер.

Яңа ел бәхетле, бәрәкәтле булсын дисәгез, 31 декабрь көнне бурычка акча алмаска, табак-савыт ватмаска, чүп-чарны чыгарып ташламаска, бәхәсләшмәскә, әрләшмәскә, булган проблемаларны барламаска, чәчне кистермәскә, гомумән, яман уйлардан арынып, бары тик якты өметләр баглап, шулар турында гына уйларга киңәш ителә. Бу бәйрәмгә бәйле тагын берничә популяр ырым-шырым бар:

- Яңа елга өч көн кала булган бурычлардан котылырга тырышырга кирәк, бу инде яңа елда яңа бурычлар өстәлеп тормасын өчен эшләнә.

- 1 январь көнне беркемгә дә бурычка акча бирмәү хәерле, аның каравы, ел буена кулыгызда акча тормаячак.

- Яңа ел кичендә кесәләр һич тә буш булырга тиеш түгел, кесәләрдә эре купюралар ятуы зарури.

Үзләренең сөйгән парларын, икенче яртыларын табып өлгермәгәннәр өчен дә берничә киңәшебез бар. Сөйгән ярыгызны тизрәк табар өчен кызыл яки алсу төстәге парлы бизәкләр сатып алып, аларны янәшә утыртырга яки элеп куярга кирәк. Шулай ук кызыл кәгазьгә булачак парыгызның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген җентекләп язып, ул кәгазь битеннән кәгазь тишкеч ярдәме белән конфеттилар ясарга һәм 31 декабрь көнне шул түгәрәкләрне урамдагы бизәлгән чыршыга күтәренке кәеф белән сибеп чыгарга кирәк. Бар таләпләрне дөрес башкарганда, нәтиҗәсе озак көттермәс. Әмма, бары тик могҗизага гына ышанып утырырга ярамас, бәхетегез каршына беренче адымны үзегез ясарга тырышыгыз.

Интернеттан.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836