#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшы ир табасың килсә...

последние и лучшие новости искусства в мире

Әйтегез әле, кызлар, сез булачак ирегезне ничек күз алдына китерәсез? Әгәр сөйгәнегездә булырга тиешле уңай сыйфатлар исемлеген төзергә кушсак, ул бик озын булыр иде, шулай бит?! Яхшы ирне ничек сайларга, кайсы ягына игътибар итәргә? Бу турында галимнәрнең үз ачышы. Әйдәгез, күз салыйк әле шуңа.

Фин галимнәре фикеренчә, нык һәм бәхетле гаилә төзим дисәң, акыллы егетләрне сайларга кирәк. Чөнки алар хыянәт юлына азрак баса. Шуңа өстәп, андыйлар акчаны да күбрәк эшли. Мондый нәтиҗәгә финнар 18 һәм 45 яшьлек 200 мең ирне өйрәнгәннән соң килгән. Ир-егет ничек кенә чибәр, мөлаем булмасын, күпчелек кызлар тышкы кыяфәткә караганда, юмор хисен беренче планга куя икән. Әмма никах ныклыгы өчен ир белән хатын арасындагы юмор эчтәлеге дә туры килергә тиеш бит әле. Ир-егетнең шаяруларын сөйгәне аңламаса, билгеле, мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар башланырга мөмкин.

Күпчелек кызлар янәшәләрендә көчле, батыр, кыю, беркайчан да көчсезлеген күрсәтми торган егетләрне күрергә тели. Ләкин чынлыкта бәхетле гаилә формуласы өчен ир-егетнең хислелеге бик мөһим икән. Мәсәлән, хатыннарын тыңлый, аларның хисләрен аңлый белгән һәм шулай ук хис белән җавап биргән ирләрнең бәхетле гаилә төзергә шанслары күбрәк. Андыйлар арасында аерылышучылар да сирәгрәк була.

Тагын галимнәр акчаны беренче урынга куймау парлар арасын ныграк итә дигән фикердә. Акча дип чабучылар килеп туган конфликтларны авыр чишә, бер-берсенә карата да артык ярдәмчел түгелләр икән.

АКШтагы Теннесси университеты галимнәре исә, гаиләдә хатын-кыз ир кешегә караганда ябыграк булса, аларның мөнәсәбәтләре күпкә ныграк була дип саный. Бу очракта хатын-кызның гәүдә төзелеше модельләрнеке кебек үк булмаска да мөмкин, ә бары тик ире һәм үзенең гәүдә авырлыгында бераз аерма булырга тиеш икән.

“Акчарлак”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836