Материалы

Яратамы, яратмыймы – гамәленә карап бел!

последние и лучшие новости искусства в мире

Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын “тән теле” (язык тела) аша да белеп була. Менә аларның кайберләре:

- Әгәр сез якыныгыз янында басып торганда кулларыгызны кесәдә тотасыз, аяклар бер-берсенә кушылган, аркагыз артык бөгелгән икән, бу янәшәдәге кешегезгә карата кызыксыну булмау турында сөйли.

- Әгәр якыныгыз күзегезгә туры карамый, үзара диалог башланганчы башка берәү белән телефоннан сөйләшә башлый, сез нәрсәдер сөйли башлагач, бүлдерә яки тыңламый икән, бу аның сезгә карата битараф булуын күрсәтә. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга теләмәве дә яныгызда сезгә кирәкле кеше булмавын аңлата.

- Кешеләр борчылганда, курыкканда, нервланганда муеннарын каплый яки аңа кагылып узалар. Якын кешегезнең мондый гадәтенә игътибар иткәнсез икән, ул сездән нәрсәдер яшерә, дигән сүз.

- Дус кеше якын итеп кенә аркага сугып куярга мөмкин. Ә менә яраткан кешегез йомшак итеп кочаклап аласы урынга, аркага сугып куя икән, монда уйланырга җирлек бар. Гашыйк парлар алай эшләми.

- Гашыйк парлар арасында идеаль аралык итеп 0-45 см ара исәпләнә. Әгәр берегез ераграк йөрергә ярата, артык терәлеп барырга, кулдан тотарга теләми икән, шулай ук уйланырга җирлек бар. Яраткан кешеләр бертөрле адым белән, бер линиядә атлап барырга тырыша.

“Акчарлак”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума