#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшьлегем мәхәббәтенә ачык хат

последние и лучшие новости искусства в мире

Булды, йөрәгем, әрнемә алай. Туйдым... Туйдым бу сагыштан... Онытырга телим сине, мәңгегә! Озак газапландым синең өчен, озак көттем кайтуыңны. Юк шул... җиңел түгел икән сине оныту. Онытсам да, барыбер күңелемдә яшәячәксең бит. Ул вакытта инде мин сине хәзергечә күз яшьләренә уралып түгел, ә елмаеп, матур үткәнем, дип кенә искә алачакмын. Бергә булган чакларыбыз хәзергәчә күз алдымда, үтмәгән дә кебек ул мизгелләр. Бәлки, кайчан да булса мин синнән хәлләреңне сорармын... Миңа вакыт табып җавап язарсыңмы, юкмы, бусы инде мөһим түгел... Шушы мизгелдә безнең хыяллар, бергә булган онытылмаслык мизгелләр искә төшәчәк... Аларны кайтарып булмый шул инде.

Язмасаң да үпкәләмәм. Юк үпкәләмәм, үпкәли дә алмыйм бит мин сиңа ни өчендер! Әгәр дә җавапсыз калдырмасаң, кыска гына җавап язсаң да, миннән бәхетле кеше булмаячак шул минутта. Син минем ничек шатланганымны, бәхетле йөземне күрмәячәксең... Безнең араларда хәзер ерак юллар, бу вакыт аралыгында күп нәрсә үзгәрде, мин дә элекке җилбәзәк кыз түгел, үземчә кырыс та, усал да... Мәхәббәт турында сөйләсәләр, күзләремнән яшьләр агырга гына тора, чөнки йөрәгемдә син ясаган тирән яра. Син дә үзгәргәнсең бугай. Ә мин синең элеккеге булып калуыңны телим. Нинди генә булсаң да, хисләремне сызып ата алмыйм шул... Сагынам һәм сагыначакмын сине! Ялгызым гына калган чакларда бәхетле чакларыбызны искә алачакмын. Ә син, син сагынмаячаксың, мин шулай уйлыйм. Син дусларың белән булачаксың, һәм, әлбәттә, инде матур тормыш турында уйлаячаксың.  Ә, бәлки, башка кызың да булыр, бәлки, бардыр да... Ни генә булмасын, бер мизгелгә генә булса да мин исеңә төшәчәкмен бит? Сирәк, бик сирәк булса да. Бер сүзең җитә, аннан соң миңа болай ук кыен булмас иде. Хәзер инде барсы да артта калды. Бергә булган чакларны уйлап елмайсам, ә соңыннан барсы да беткәнгә, елаячакмын. Ә бит кайчан гына безнең барсы да әйбәт иде. Хәзер юк инде... Җәйләр үтте... Мәхәббәт үлде... Ә бит тормыш тәмамланмый, дәвам итә. Мин көрәшәчәкмен, сиңа үч итеп матур булырга тырышачакмын! Барыбер соңыннан мине ташлавыңа үкенәчәксең! Кайчан булса да мин дә кемнеңдер бәхете булырмын, синең дә үз парың булыр. Әмма барыбер йөрәгемнең бер читендә “СИН” яшәячәксең! Үзең шулай теләдең! Ә, бәлки, мин ялгыштым? Хәзер мин бөтенләй башка, син мине үзгәрттең, җанымны ташка әйләндердең, сөюемне издең, таптадың...

“Мәхәббәткә мең рәхмәт” сайтыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836