Материалы

Язмыш сынауларына баш имичә

последние и лучшие новости искусства в мире

25 яшемдә үземнән 5 яшькә зур булган Алексей белән никахсыз гына яши башладык. Мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү турында уйламадым да, чөнки бер-беребезгә карата хисләребезнең саф булуына шигем юк иде. 28 яшемдә балага уздым. Ә бераздан ялгыш кына иремнең телефонына килгән: “Җаным, бүген көтәргәме сине?”- дип язылган СМСны укып, аның сөяркәсе барлыгын белдем. Ирем төрле хәйләләр табып өйгә иртәгесен генә кайтып керсә дә, гаиләбезне таркатмас өчен, сөяркәсе турында авыз ачмадым. Киресенчә, өс-башын чиста тоттым, оекбашына хәтле үтүкләп кидердем, өйдә һәрвакыт чисталык хөкем сөрде, ашарына 5 төрле ризык әзерләп өлгертә идем. Мин үзем балалар йортында тәрбияләндем, әти-әнием, якыннарым булмагач, үземнең кайгым белән уртаклашыр кешем дә булмады. Ә иптәш кызларымны ирем күптән биздерде.

Мин бала табу йортында булганда ирем сөяркәсен өйгә алып кайтып йөргән. Күрше хатын кич белән минем хәлемне белешергә кергәндә, минем халатны кигән сөяркәсе юыну бүлмәсеннән килеп чыккан, моны алар яшерергә дә уйламаганнар. Әмма болар минем өчен мөһим түгел иде, үземне: “Мин - хастаханәдә, ә ул - таза, сәламәт ир, хатын-кыз назына, әлбәттә, сагына инде. Табигатькә кайсы ир каршы тора алсын!” – дип тынычландырырга тырыштым. Кызыбыз туганнан бирле гел елады, ә ирем йокларга бирмисез, дип “абыйсына” кунарга чыгып китә торды.

Мин барына түздем, чөнки кызымны әтисез үстерәсем килмәде. Кызганычка каршы, көннән-көн мөнәсәбәтләребез начарланды. Алексей миңа: “Син үзеңне хатын-кыз дип әйтергә хакың юк! Син бит - ахмак, симез, «деревенщина», шыр ятим! Әнә минем дусларның хатыннары үзләрен карап, бизәнеп кенә йөриләр, ә гәүдәләре турында сүз дә юк”, - дип көн саен кабатлады. Мин чынлап та, бала тапканнан соң, 10 килограммга тазарган идем, шуңа аның сүзләренә ачуланмадым. Минем бозау кебек терәлеп катканны күрү, аның канын кайнатты гына. Ул: “Тәмсез пешергәнсең! Син минем тормышымны боздың! Онытма, син минем йортымда яшисең! Балаңны елатма, томала авызын, акырмасын! Баланы син түгел, Ирина табарга тиеш иде, чөнки синнән миңа бала кирәк түгел!” – дип акырынып, һәр адымыма бәйләнде. Өстәвенә кыйный ук башлады. Мин өйдә бала белән утыргач, акчам да юк, җан тынычлыгым булмагач, баланы имезергә сөтем дә бетте. Бераздан ирем акчаны хәтта азык-төлек алырга да бирми башлады. Бу хәл 5 ай дәвам итте. Ә бер көнне ирем Иринасы белән кайтып, әйберләремне җыярга ярты сәгать вакыт бирде. Мин чарасызлыктан аягына егылып: “Минем барыр җирем юк, балаң хакына булса да, кума безне...” - дип үтендем. Ул минем эчемә тибеп: “Симез дуңгыз, синең көзгегә караганың бармы әле? Ә хәзер инде Иринага карап кара, күрәсеңме аның фигурасын, прическасын? Хатын-кыз менә нинди булырга тиеш ул! Ә синең белән бер ятакта ятарга да чирканыч!” – дип, безне урамга куып чыгарды. Ул шомлы көн әле дә минем хәтердә – урамда караңгы, сибәләп кенә кар ява, баганаларда фонарьлар яна... Минем өстә язгы куртка, аягымда җиңел итек, бер кулымда кызым белән үземнең киемнәр тутырылган сумка, икенче кулымда - биләүдәге кызым. Кызымның хәтта коляскасы да юк иде. Кәрәзле телефонымны да алып калды, ичмасам! Дөресе, шалтыратыр кешем дә юк иде. Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Кесәмдә бары 18 сум акча гына. Шул вакыт башыма уй керде – мин декретка хәтле хастаханәдә җыештыручы булып эшләдем. Бәлки, анда миңа ярдәм итәрләр дип, шунда юл алдым. Дежур табиб кунып чыгарга гына рөхсәт итте. Ә иртәгесен мин ломбардка барып алтын алкаларым белән чылбырымны салдым. Алар өчен миңа 7 мең сум акча бирделәр. Шул көнне ук мин бер әбигә 4 мең сум түләп фатирга кердем. Минем үзем белән бернәрсәм юк иде. 62 яшьлек Мария Сергеевнага хәлемне сөйләп биргәч, ул мине жәлләп, ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Мин шатланып шунда ук эш эзләргә керештем. Эш табасы авыр булды, минем югары белемем юк иде. Теләнчегә җил отыры, дигәндәй, бер көнне урамда Алексей белән очраштык. Ул минем эшләгәнне белгәч: “Машинаның кредитын үзең түлә хәзер. Балаңа алимент түләтергә уйласаң, мин сине ата-ана хокугыннан мәхрүм иттерәчәкмен. Чөнки синең яшәр урының, даими керемең дә юк”, - дип кисәтте. Мин балык цехында җыештырдым, кичен кафеда табак-савыт юдым. Мине Мария Сергеевна бәйләргә өйрәтте, төннәрен оекбашлар, биялиләр бәйләп, аларны базарга алып чыгып сатарга әбиләргә калдыра идем. Аннары базарда черек яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга да йөрдем. Шуларның черек җирләрен кисеп алып, чистасын өйгә алып кайта идем. Бер мәлне ишек алдын җыештыручы булып иртәнге сәгать 5тән 7гә хәтле эшләп алдым. Шул чак кыйммәтле машиналарда, яхшы киенгән, бизәнгән хатын-кызларга: “Нинди бәхетлеләр алар, аларның кышкы киемнәре бар, ач та түгелләр!” – дип сокланып карап кала идем. Минем кызым белән утырган Мария Сергеевнага рәхмәтем зур, чөнки мин өйгә төнге сәгать 1дә кайтып кереп, керләр юып алгач кына йокларга ята идем. Аннары сәгать 4.30да торып эшкә йөгерәм. Шулай итеп кредитны да 2 елда түләп чыктым. Мин яхшы тукланмау, йокламау, ял итмәү аркасында 18 килограммга ябыгып, бик еш һуштан яза идем, өстәвенә 2 ел буена өстемә бер кием-салым алмыйча, “бомж”га охшап калган идем. Ләкин мин бирешергә теләмәдем, тешләремне кысып булса да түздем, чөнки кызымны балалар йортына алып китүләреннән курыктым. Шулай мин 4 ел яшәдем. Нинди түбәнчелекләр аша үткәнемне тәфсилләп сөйләп тормыйм. Әмма тормыш гел бертигез бармый икән. Минем кичергән газапларымны күреп Аллаһы Тәгалә язмыш сукмагыма яхшы күңелле кешене китереп чыгарды. Ул вакытта мин бер ханымның йортында җыештыручы идем. Ул мине жәлләп, үзенә секретарь итеп эшкә алды. Киемнәр алыр өчен акча бирде, кызымны балалар бакчасына урнаштырырга булышты. Мин компьютер курсларын үтеп чыгып, юрист һөнәре буенча югары белем алдым. Кулымда таныклык булгач, әлеге ханым мине менеджер итеп куйды, бераздан коммерция директоры итеп билгеләндем. Тормышыбыз рәтләнә башлагач ук ипотекага 3 бүлмәле фатир, машина сатып алдым, өйгә евроремонт ясаттым, кызым белән төрле илләргә сәяхәткә йөрергә дә акчабыз җитте. Кызымны гади мәктәптән алып, шәхси мәктәпкә урнаштырдым. Хәзер без Мария Сергеевнага бик еш кунакка йөрибез, матди яктан ярдәм итеп торабыз, кызым аны яратып “әбием” дип дәшә. Дөнья - куләсә, диләр бит, бервакыт кулыма ялгыш кына бер игълан килеп эләкте дә, кызыксындырды мине. Шәһәр читендә мунчасы, артык зур түгел йорты булган дача, чагыштырмача, бик арзанга сатылганын күреп, карап карарга уйлап җибәрдем. Телефоннан хуҗабикә дачаны, зур бурычлары булу сәбәпле, тизрәк сатарга кирәклеген аңлатты. Озак уйлап тормыйча, кызым белән иптәш кызымны алып әйтелгән адрес буенча юл алдык. Безне каршыларга, дип хуҗалар чыккач, көтелмәгән очрашудан, барыбыз да телсез калып, бер-беребезгә озак карашып тордык. Шул вакыт, җанымны өтеп, онытыла барган тормышым яңадан күз алдымнан үтте: кышкы төн. Сибәләп кенә кар ява. Баганаларда ут яна. Мин төргәкне күкрәгемә кысып, кесәмдә 18 сум акча белән кая барырга белмичә басып торам.... Әйе, Алексей белән яшәгән чакта, мин шундый мескен хәлдә идем. Ә хәзер кыйммәтле машина янында, дачаның хакы белән бер булган затлы тунда басып торам. Ә буемның зифалыгына 18 яшьлек кызлар көнләшә. Ә ул, кайчандыр “падишаһым” дип кенә караган кешем – таз башлы, зур корсаклы, картаеп, таушалып беткән бер ир, ә сөяркәсе – 100 килограммга җитеп килгән юан бер хатын иде. Шулай тикшереп, сынап карап торгач, беләсезме мин нишләдем? Бөтен көчемне җыеп, Алексейның битенә төкердем. Ә ул көтелмәгән хәлдән һушына килә алмыйча кузгала да, төкерекне сөртергә дә көч тапмады. Яшермим, бу турыда мин бик күптән хыялланып йөрдем. Ниһаять, хыялым тормышка ашкач, аңа булган эчемдәге бар нәфрәтем шул төкерек белән тышка чыкты да бетте. Эчемдә бары тик бушлык кына ятып калды... Әйе, тормышта төрле, хәтта әкияти хәлләр дә була. Ә минем хәлдә калганнарга мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, язмыш сынауларына бирешмәскә киңәш итәр идем. Яшәгез, укыгыз, эшләгез, бары тик яхшылыкка гына омтылыгыз. Шул чакта гына Ходай сезнең теләкләрегезне ишетер...

Интернеттан.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума