Материалы

Язмыш сынавы

последние и лучшие новости искусства в мире

Сәхия тәрәзә янына килеп басты да, җилкәсендәге җылы йомшак шәлен тартыбрак уранып куйды. Зур, җылы бүлмәдә, үзе яратып бизәгән өй эчендә үзен караңгы базда шикелле тойды. Зур тәрәзәдән күренгән озын туры урам лампалар белән бәйрәмчә бизәлгән.

Тик Сәхиягә дөнья беткән төсле. Йөрәге буш, күзләре тонык, башында тик бер уй: “Ничек? Кем? Кайчан араларына кергән соң?” Чишмә суы кебек чиста дип уйлаган Ринаты ничек соң алай? Уйлардан арынып, ул соңгы вакыт иренең командировкалары ешая баруын һәм элекке шикелле алты айга бер түгел, ә өч айга бер була башлаганын абайлады. Тик: “Эш бит ул, заманалар да авыр. Җитәкчеләр дә башка хәзер”, - дип ул Ринатны аңлап яшәде. Ә баксаң исә, дусты Гөлнара бер сынап кына әйтеп куйган иде шикелле: “Син чынлап белмисең, әллә беләсең генә килмиме?!” – дип. Тик Сәхиянең гаҗәпләнүен күреп: “Син һаман үсмер кыз кебек Ринатыңны яратасың, ә мин менә үземнекесен вакыты белән күрәсем дә килми. Күп эчә, өйгә кайтырга оныта”,  - дип Дамирын сөйләп китте.

Иртән шатлыклы тавыш белән улы Илфат шалтыратып: “Әй, стариклар, ике атнадан өйгә кайтам, төгәл өч көнгә», - диде. Сәхия аптырап, калтыраган тавыш белән:

- Ике атнадан? Ничек?

- Әни, син нәрсә, әллә берәр хәл бармы? Әтине бир әле?

Әтиең өйдә юк, командировкада.

Әә, ну ярар, үбәм, авырма, тавышың миңа ошамады, - диде.

Трубка “пик-пик” дип өзелсә дә, әни кеше озак селкенә алмыйча торды. Кинәт аның башына уй керде. Уллары кайтканда, ире өйдә йөреп торса, бәлки, ярашып та китәрләр әле, дигән өметтән аның күңеленә җылы йөгерде.

Ул Ринатны институт янында көтеп торды.  Озакламый ире дә күренде. Янында шат йөзле, яхшы тунлы, нәзек кенә яшь хатын-кыз, аңа сарылып диярлек, атлап килгәнен күргәч, Сәхиянең аяклары тотмас булды. Ул алардан яшеренеп өлгерде. Машина әкрен генә кузгалып борыла башлаганда, аны ире күреп алуга, күзләре маңгаена менде, янындагы сылуга сиздермәс өчен, йөзен икенче якка борды.

Кичке сәгать тугызларда телефон шалтырагач,  Сәхия трубканы алды.

Алло, син инде, зинһар, алай качып мине күзәтеп йөрмә, яме. Безгә борчылырга ярамый. Катя авырлы, гафу ит, - диде.

Шул төнне Сәхия йокламады, төшендә затлы тун кигән бәхетле хатын-кыз көлде дә көлде. Шул чак Сәхия әлеге тунны кая күргәнен аңлады. Ире аны бер ел элек: “Андрей хатынына алдырды”, - дип командировкадан алып кайткан иде. Сәхиянең башына салкын су койган кебек булды, димәк, ул вакытта ук бу “апа” араларында булган.

Иртә белән торса да, йөрер хәле булмагач, эштән ике көнлек ял сорап, юрганга төренеп: “Үлеп кенә китсәм иде”, - дигән теләк теләп, үкереп елады да елады.

Көн артыннан көн үтте. Улы кайтып бераз күңелен юатып киткән шикелле булса да, йөрәк уты үзенекен итте. Эштә аның бу хәленә игътибар итмәскә тырыштылар.

Сәхиянең карашы бераз җылына башлады, улы да көн саен шалтыратып хәлен белешеп торды. Улы акыллы егет булып үсте, бала чактан космонавт булырга хыяллана иде, хәзер ул очучылар училищесында укый.

Ринат сөюгә исереп батканнан бата барганын сизми дә калды. Исенә килгәндә соң иде инде, чөнки бу яшь кыз аны үзенә нык бәйләп өлгергән иде.

Ничә тапкыр Ринат аңа: “Әйдә, вакытында аерылышыйк, мин синнән берничә яшькә зур, хатыным да бар”, - дип әйтеп карады. ”Хатыныңны уйласаң, мине исертмәс идең!” – дип я көлде, я елады. Бераздан кырт кисеп: “Мин көмәнле, ә син теләсәң нишлә, я бала, я хатының!” – диде. “Яңа гына яралган җанны ничек үтерәсең”, - дигән булып, үзен-үзе алдалап, Ринат Катяның фатирына күченде. Тормышлары бал да май кебек барды. Бала тугач кына Катяның чын йөзе ачылды. Фатиры, машинасы, кыйммәтле туннар да аңа бер көндә кирәк булды. Тик каенанасы гына: “Акыллы бабай булу урынына, җүләр малай хәленә калган мескен син. Үпкәләмә, аның ире менә дигән егет иде, минем җүләр кыз аны кешелектән чыгарды. Акылың булса, кайт дияр идем дә, бала бар бит, түз инде. Ялтыравыклыны яраткач, ялынып яшә. Тик бу баланы ташлама. Ул аны барыбер карамаячак. Әй, Ходаем, бар икән күрәселәрем!” – дип өенә кайтып китте.

Әти кешегә соңгы вакытта эштән дә сорап кайтырга туры килде, командировкаларга да бармас булды. Директор түзмичә, кисәтү дә ясап карады. Ринат янды-көйде, ә инде Катясы өйгә салдырып кайта башлагач, нишләргә белмичә улына шалтыратты. “Әти” дип шатланган улының тавышы кинәт юкка чыккач, ата ни уйларга да белмәде.

Бер кичне Катя өйгә бөтенләй кайтмады. Аннары да күренмәде. Миша гел әнисен чакырды, температурасы күтәрелде. Аннары ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып китте. Ринат ялгызы коридорда уйланып утыргач, кинәт нәрсәдер исенә төшеп, урамга чыкты да, такси туктатып беренче хатыны янына юл алды.

Сәхиянең күңеле Ринатның кайтканын сизенде. Йөрәге “ач” дисә дә, акылы “юк, ачма”, дип кычкырды. Ринат шалтыратып-шалтыратып ишек ачучы булмагач, ишек төбендәге җәймәгә утырды. Алар тимер ишек аркылы бер-берсенең йөрәк тибешләрен тоеп торсалар да, берсе – аякка басып, чыгып китәргә, ә икенчесе – ишекне ачып аны кертергә көч тапмадылар.

Клара КУЧКОВСКАЯ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума