Материалы

Язмыш җәзасымы, әллә сынавымы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Автобуста яныма килеп утырган татар апа белән ничек сөйләшеп киткәнне хәтерләмим. Үтәсе ара ерак булгач, озын юлны кыскартып, башта һава торышы, аннан табигать байлыклары, көзге бакча уңышлары турында гәпләштек. Ә инде якынрак белешкәч, ул миңа эч серләрен чишәргә кереште.

- Күз нурларыңны түгеп үстергән балаң хатыннан уңмаса, бигрәк тә җаннар әрни икән. Мин бит ике баламны ялгызым диярлек аякка бастырдым. Әтиләре фаҗигале рәвештә үлеп киткәч, каенанам белән яшәдек. Аңа рәхмәтем чиксез, балаларны карашты, ә мин көне-төне эштә дигәндәй, ике урында эшләдем. Әни өйдә булгач, мин дә, балалар да җылы йортка, кайнар ашка кайтып кердек. Җаныкаемның урыны оҗмахта булсын, бик юксынабыз үзен. Ике ел урын өстендә ятты, безгә авыр йөк булмас өчен, Ходайдан гел үзенә үлем сорады. Шулай безне кайгыртуы булды... Улына бик сагынды, бакыйда аның белән тизрәк күрешәсе килде, бәгырькәемнең... Тик безгә дә ансыз авыр булачагын уйламады шул... – дип күз яшьләрен сөртеп алды юлдашым.

- Каенанам белән бер дә әйткәләшмичә, бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп яшәдек. Уема да кермәде, шул хәтле тәүфыйксыз киленгә юлыгармын дип. Нинди гөнаһларым өчен Аллаһы Тәгалә шушы сынауларны җибәрде икән, дип борчылам. Ә бит улым әбисе тәрбиясендә бик акыллы, тыңлаулы булып үсте. Армия хезмәтеннән кайткач, 5 яшькә кече булган авылыбыз кызы ябышты да, беркемне аңа якын җибәрмәде. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Рияна шәһәргә укырга китте. Яңа ел бәйрәменә кайткан арада, улым аны үзебезгә алып кайтты. Шуннан башлап укуына, фатирга түләү, киендерү, ашату бурычлары безнең җилкәгә төште. Улым вахта юлы белән төньякка эшкә йөрде, аның булган бар акчасын ул үзенә генә тотына барды. Бер тамчы да арттырмыйм, киленем кыйммәтле итекләр, күн түфлиләр, күлмәк-чалбарларны көн саен яңартып торды. 2-3 төр чәшкә туны булды. Җәйге каникулларда авылга кайтмыйча, төрле сәбәпләр табып, шәһәрдә яшәде. 4 нче курста укыганда оныгыбыз туды. Укуын дәвам итсен өчен, оныгымны авылга алып кайтып үзем карадым. Нарасыем бөтенләй ана сөтен татымыйча, әни җылысын тоймыйча үсте. Миңа әни дип дәште. Бөтен акчабыз киленне укытуга, оныгыма китә барды. Йортны ремонтларга күпме хыяллансак та, бу эшкә тиен дә арттыра алмадык. Авылда күрше-туганнар йортларына су үткәреп, бәдрәфләр ясаттылар, кер юуу машинасы куйдырдылар, ә без шуларны да булдыра алмадык, киленнең укып беткәнен көттек. Ул вакытта ук авылда киленебез турында төрле имеш-мимешләр ишетелә иде, ышанмаска тырышып, авыл кешесенең көнләшүе дип кабул иттек. Күпме үзебезне дә төп башына утыртты, улымны борчымас өчен, читкә чыгармадык. Ахырда, кешеләрдән безнең исемнән акча алып, безне муеннан әҗәткә батырып, улым эштә чакта, икенче бер егеткә кияүгә чыкты. Ярый, чыкты да, тынычлансын иде бит ул! Юк, ирен авылга әти-әнисе янына озата да, улымның вахтадан акча белән кайтканын көтеп алып, әллә нинди юллар белән үзенә чакыртып, үзендә яшәтте. Икенче балага корсакка узгач, улымныкы дип, төшертергә акча таләп итеп, оныгым белән күрешергә мөмкинлек бирмичә җаныбызны җәберләде. Билгеле, икенче ире белән дә озак яши алмады. Аерылып, төньяк шәһәренә яшәргә киткән булган. Ләкин анда да озак эшли алмады. Хезмәттәшенең телефонын урлап, чак төрмәгә эләкмичә, авылга качып кайтты. Шул арада җәйнең кызу бер көнендә, юк җирдән мунчабызда янгын чыгып, барлык каралтыларыбыз янды. Авылдашларга рәхмәт, йортыбызны саклап калдылар. Әлбәттә, бу сәер хәлне халык төрлечә сөйләде, кеше авызына ямаулык салып булмый бит. Әмма тотылмаган – бур түгел, диләр бит... Ә мине бары тик оныгымның язмышы гына борчый, нинди кеше булып үсеп җитәр инде нарасыем?! – дип юлдашым уфтанып алды да, әйтергә теләгән сүзенең иң мөһим җиренә җиткәнен аңлатып, озын итеп тын алды да, бөтен сабырлыгын учына җыеп, дәвам итте.

- Бераздан улым икенчегә өйләнде. Киленем белән көнендә үк уртак тел таптык, тик улым Риянаны оныта алмады, кызымны күрергә барам дип, чыгып китә дә, атналап аларда яшәп кайта торган булды. Әлбәттә, бу хурлыкка киленем озак түзмәде. Шундый тормыштан, бәлки, вахта эшенә йөрептер, улым аракы салдыра башлады. Ана өчен моның нинди зур фаҗига икәнен, әйтеп торасы юк. Бу көннәрдә исерек килеш машина йөртеп, юл читендәге баганага сугылып, хастаханәгә эләкте. Шөкер, хәле яхшыра бара, әмма аннан үз аяклары белән чыгармы, юкмы, бер Ходаема гына билгеле..., - дип күз яшьләренә тыгылды...

Ә автобус сары сагышка чумган урманны ярып, алга чапты да чапты. Әйтерсең, ул да бу апаның кайгысын уртаклаша. Бар халәтен биләп алган кара сагышын тизрәк артта калдырырга тырышкандай, ул алга - якты өмет, ышаныч, җан тынычлыгы, бәхетле тормыш вәгъдә итүче офыкка ашкынды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума