Материалы

Язмышларның да була төрлесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Бер мәҗлестә хатын-кызлар җыелган бүлмәдә сүз ара сүз чыгып, газетабызның “Сөю чишмәсе” сәхифәсендәге “Серле телефон” акциясе турында сүз куертылды. Һәркем үзенең фикерен алга сөреп, төрле мисаллар китерделәр, хәтта киңәшләр дә бирделәр. Шул чак яныма үзен бик тыйнак тоткан ханым килеп: “Сезнең белән аерым сөйләшеп булмасмы?” – дигәч, без телефон номерларыбыз белән алмаштык. Апа үзен озак көттермәде, эштән кайтып, бераз ял итәргә дип, телевизорны кабызгач, “Серле телефон”ым шалтырады. Апа: “Мин үземнең тормыш юлымны сөйләп, сезнең “хөкемегезне” ишетәсем килде”, - диде. “Гафу итегез, апа, мин психолог түгел бит. Кеше үзе теләп сөйләгәнне, үземнең фикеремне такмыйча, һәркемгә үзенчә хөкем итәргә мөмкинлек биреп, газета укучыларга җиткерергә тырышам гына...” – дидем, апаның миңа шундый зур ышаныч баглаганыннан уңайсызланып. Якыннан танышып, бераз аралашкач, Фәйрүзә апа миңа тормыш юлын бәян итте.

- 18 яшемдә күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, 3 бала үстердек. Ирем яшь чагыннан эчәргә ярата иде, еллар үткән саен шешәгә мәхәббәте артканнан-арта барды. Эшләп акча тапмагач, сарай тутырып хайваннар тоттык, ит, сөт, каймак, май сатып керем ясадым. Ирем хуҗалыкта да булышмады, хайваннарга печән һәм башка азыкларны шул акчага сатып алдык. Минем туганнарым ярдәме белән зур йорт төзеп чыктык. Гел исерек хәлдә йөргән аталарын күреп үскән ике улым да, әтиләре юлыннан китеп, мәктәптә дә укырга тырышмадылар, армия хезмәтеннән кайткач, эшләү турында уйламыйча, әтиләре белән бер өстәлдә утырып, аракы чөмерделәр. Исерешеп алгач, бөтен нервымны бетереп, кычкырышырга, сугышырга тотыналар иде. Кече улым белән без пычак-мылтыкны яшереп, тизрәк өйдән чыгып качу юлын карыйбыз. Ирне ир иткән дә – хатын, дип әйтә халык. Бәлки, бу шулайдыр. Әмма мин күпме тырышсам да, иремнең эчүен куйдыра алмадым. Балалар булып киткәч, аерылу турында уйлый да алмадым. Мине яратмады, яшисе килмәде дип тә әйтә алмыйм, чөнки сау чагында мине югалтудан куркуын түбәнсенмичә белдерә иде. Иремнең эчкәнен зарарсыз дип кабул итсәм, балалар белән бергә эчә башлагач, бөтен ышаныч-өметем, балаларымның атасы булган өчен хөрмәтемнең дә соңгы тамчысы һавада сеңеп югалды. Ул чакта минем нервыларым какшалып, уң кулым зәңгәр төскә кереп, сызлый, эшләми ук башлады. Бу хәл мине уйланырга мәҗбүр итте. Беркөнне бөтен хуҗалыкны ташлап, булган иске киемнәремне утта ягып, бер-ике кат кием белән улымны алып шәһәргә туганнарга китеп бардым. Улымны мәктәпкә урнаштырып, үзем ике җирдә эшли башлагач, тулай торакта бер кечкенә бүлмәгә фатирга кердек. Башта иремнең апалары гаепләп, минем турында төрле гайбәтләр чыгардылар. Аннары энеләренең исерек килеш кайда туры килсә, шунда егылып йоклап калганын, эзләп табып җылы йортка алып кайтучысы юклыгын, бушлай ит, сөт-каймагы да “ыкмый” башлаганын аңлагач, мине кайтарырга тырышып карадылар. Миннән: “Йортың, җыйган малың жәл түгелме соң?” – дип гаҗәпләнеп сораучылар, “Кайтып яшә иреңә, исерекме-осырыкмы – барыбер үз ирең, балаларыңның үз аталары! Олыгайган саен акыл керә ул кешегә, гомерен заяга уздырганына үзе дә үкенер әле”, - дип үгетләүчеләр дә булды. Күрәсең, минем бәгърем шул хәтле каткан булган, артыма борылып карарга башка теләмәдем дә. Чөнки ул вакытта мин җан тынычлыгының ни икәнен аңлап, суга сусаган кеше кебек аңа ябыштым. Кече улым бик акыллы, тыңлаулы булып үсте, ул да авылга кайтырга теләмәде. Матди яктан миңа ярдәм итеп, интернеттан төрле эшләр табып, көн саен икмәк-тозлык акча китереп торды. Юк, соңгы өметем булган улымны әлеге шөпшә оясына яңадан китереп тыгып, язмышын бозарга хакым юк дип уйладым һәм вакыт үткән саен шуңа инандым. Озакламый мин бер сабыр холыклы ир белән танышып, аның белән очраша башладык. Бергә яшәргә карар кылгач, улым каршы килмәде. Без аның 3 бүлмәле фатирына күчеп, тату гына яшәп киттек. Иремнең ике баласы да безне тыйнак кына кабул иттеләр, алар инде үз гаиләләре белән яшиләр иде. Оныклары өчен мин яраткан әбигә әйләндем, улым да аларны үз итте. Ирем сәламәтлегемне бик кайгыртты, елына ике мәртәбә ял йортларына җибәреп саулыгымны ныгыттырды. Улымны югары уку йортына укырга керергә өндәп, укуына үзе түләде. Улым да безнең өметебезне акларга тырышып, яхшы укыды, кичләрен кафе-рестораннарда официант булып эшләде. Укуын тәмамлагач, ирем аны яхшы эшкә урнаштырды, үткән ел өйләндереп, зур туй ясадык. Үз әтисе, эчүдән бушый алмыйча, улыбызның туена да килә алмады. Туй өстәлендә кияү белән кәләшнең әти-әнисе өчен куелган урынга ирем, улым белән күпме әйтсәк тә, тиз генә килеп утырмады, улымның үз әтисен көтеп карады. Ул бит әле авылда калган икенче улымны да яныбызга алдырып, эшкә урнаштырды. Улым эчүен бөтенләйгә ташлады дисәм, арттыру булыр иде. Әмма хатыны һәм ике баласын өзелеп ярата, Ходаема мең рәхмәт димен, шулай үзара аңлашып уртача гына яшәп барганнарына. Зур улымны гына әтисенең коткысыннан йолкып ала алмадым. Аның өчен генә хәзер җаным сыкрый. Әйтәсе сүзем шул иде. Иремне, ике улымны ташлап авылдан чыгып киткәч, күпләр мине гаепләп, төрле гайбәтләр чыгардылар. Ә инде кияүгә дә чыккач, атагым “йөртәк бичә”, “идән тастымалы”на әйләнде. Күптән түгел ирем белән туган авылыма кайтып килдек. Урамнан узганда, бер йорт капкасыннан таякка таянган бер әби килеп чыкты. Якынрак җиткәч, әби дигәнем, минем сыйныфташым Суфия булып чыкты. Мине күргәч, болай да сызланудан каралган йөзе, тагын да карала төшкәндәй булды. Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашып киткәч, ул шундый нәфрәт белән: “Без дә “кычытынып” хәләл иребез, балаларыбызны ташлап чыгып китсәк, күбәләктәй очып йөргән булыр идек!” – диде. Ирем хәлнең кая таба барганын тоеп, тизрәк мине яклау ягын карады. “Суфия ханым, безне көтәләрдер, китик без. Сезгә Ходай сәламәтлек, сабырлык бирсен, сау булыгыз”, - дип, мине җай гына алга сөйрәде. Сыйныфташымның шул сүзләре бар кәефемне сыпырып атты. Минем канатлары каерылган кош кебек боегып йөргәнемне күреп, ирем бик борчылып: “Синең тормышыңны кеше яшәмәс, шуңа кеше сүзенә карамаска кирәк. Кем белә, әгәр вакытында шундый җитди адым ясамасаң, синең дә язмышың Суфия ханымныкыннан аерылмас иде. Сөйләделәр бит, ире эчте, кыйнады, баш өстеннән мылтык та атты, шул сәбәпле берничә мәртәбә инсульт сукты, дип үзен. Шул булдымы тормыш, горурланып сөйләрлек! Үзенең бәхете булмаганга, ачуын синнән алырга тырышуы инде мескен хатынның! Андыйларга ачуланырга түгел, жәлләргә кирәк. Чөнки алар үзләренең Ходай биргән тормышларын, балаларының бәхетле балачакларын шул исерек иргә, әтигә корбан иттерәләр. Ә ул ир моны аңлыймы соң? Ул аның белән куллана гына, үзен дә, гаиләсенең дә тормыш сукмагын хәвефле юлга дучар итә. Язмыш нинди мул бәхет бүләк иткәнен улларыңның әтиләре бәяли алмавы бик кызганыч инде... Ә мин тормыш юлымда сине очратканыма көн саен диярлек Аллаһыма рәхмәтләр укыйм”, – дип әйтте. Аның ихлас сүзләреннән еллар буе күңелемә җыелган үпкә-ачу, ярсу-үкенечләрем бүтән яшеренеп торырга теләмичә, кайнар, әче яшьләр булып түгелделәр. Шул мизгелдә шуны аңладым - яныңда сине аңлаган, кайгырткан, тормышның кырыс сынауларыннан сабый баланы яклаган кебек нык җилкәсен куйган, көчле, проблемаларны чишүне үзенең туры бурычы итеп караган ирең булуы чын мәгънәсендә зур бәхет икән ул. Бу инде минем дөреслек. Ә сез ничек уйлыйсыз? Бәлки мин намусымны тынычландырыр, акланыр өчен аның белән килешәмдер?!” – дип икеләнгән сорау белән апа сүзен тәмамлады. Ә мин аңа:

- Фәйрүзә апа, әйдәгез, сезнең бу сорауны газета укучыларыбызга биреп, аларның фикерләрен белешеп карыйк, - дип тынычландырдым.

Хәзер инде, дуслар, “Сөю чишмәсе” сәхифәсе һәм Фәйрүзә апа сездән җавап хатлары көтеп калалар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума