Материалы

“Язмышыма ризамын”

последние и лучшие новости искусства в мире

“Серле телефон”ыма яшь ханым шалтыратып: “Газетаның 41нче санында “Сикәлтәле тормыш сукмагыннан” дигән хикәяне укып, озак уйланып йөрдем. Әгәр дә исемемне атамыйча гына язсагыз, мин дә сезгә үземнең сикәлтәле тормыш юлымны сөйләр идем», - дип сүзен башлады һәм исемен Зифа дип язуыбызны үтенде. Без аның белән 3 сәгатькә якын сөйләштек. Дөресе, ул сөйләде, ә мин бар дөньямны онытып тыңладым. Зифаның һәр сүзен уйлап, мисаллар белән исбатлап, мавыктыргыч итеп сөйләвенә, тел байлыгына чын күңелемнән сокландым. “Эх, сөйләгәннәрен диктофонга яздырып алып, тулысынча кәгазь битенә күчерсәң, газета укучыларыбызга күпме әйтем-мәкаль, юрама-ырымнар барып ирешер иде!” – дип үкенеп тә куйдым әле. Әйе, яше 40ка да җитмәгән ханымны язмыш чынлап та сынаган булып чыкты. Сыналган, әмма сынмаган икән, бары тәҗрибә, акыл туплаган, сабырлыкка, түземлелеккә, кеше хәлен аңларга өйрәнгән...

- Яшәү дәверендә Аллаһы Тәгалә дөрес юлны сайларга мөмкинлек кенә биреп калмый, ә бер төрле билге дә бирә. Тик адәм баласы әлеге билгенең киләчәк тормышында бик мөһим роль уйнаячагын башына да китерми. Мин һәркемгә Ходай җибәргән бу билгеләргә мөмкин кадәр ныграк әһәмият итәргә киңәш бирер идем, - дип сөйләвен дәвам итте Зифа. – Әйе, динебез буенча кайбер ырым-билгеләр ширк дип карала. Әлбәттә, тормышта шайтан коткысы да җитәрлек бит... Мин төрле милләт халкы яшәгән зур авылда, хәлле генә көн күргән дус гаиләдә үстем. Авыл урта мәктәбен тәмамлагач, шәһәргә китеп, югары уку йортына укырга кердем. Шунда рус егете белән танышып, очраша башладык. Билгеле, бу хәлгә әти-әнием тыныч кына карый алмадылар. Ләкин ул чакта безнең мәхәббәт киртәләргә буйсынырлык түгел иде. Тиздән егетемне армия хезмәтенә чакырдылар. Китәр алдыннан ул миңа алтын балдак бүләк иткән иде, кызганычка каршы, тулай торакта аны кемдер урлады миннән. Күпме елап эзләсәм дә, таба алмадым. Игорь хезмәт итеп кайткач, укуны тәмамлап өйләнешкәнчегә хәтле бергә яшәргә үгетли, хәтта таләп итә үк башлады. Билгеле, моңа мин һич тә риза булмадым. Сәбәпсез көнләшүләр, битәрләүләр, ышанмаулар башлангач, Игорь белән юлларыбыз аерылды. Моны ул мине югалтудан куркып эшләгәнен күпме аңлатырга тырышып караса да, ни өчендер күңелем эремәде. Шул вакытта миңа бер татар егете ябышып, артымнан калмас булды. Моны белгәч, әти-әни дә Игорьны күңелемнән сызып ташлап, Илшатны тизрәк гаиләбезгә хуш күреп кабул итәргә ашыктылар. Шулай итеп киләчәгемне ничек Илшат белән бәйләгәнемне сизми дә калдым. Шунысы тагын кызык, туй көнне ЗАГСка утырып барган машинаның тәгәрмәче шартлап, безгә икенче машинага күчеп утырырга туры килде. Аннары күңелемә шом салган икенче хәл - вальс әйләнгәндә күлмәк итәгенә абынып киттем. Вакыт узды, беренче кызыбыз туды. Тик тормышыбыз гына бармады. Ирем милиция хезмәтендә эшләде, эчте, хатын-кызлар белән буталды, миңа кул күтәрде. Гаиләмне саклар өчен барына да түздем, хәтта икенче балага уздым. Ир малай туачагын белгәч, тормышыбыз яхшы якка үзгәрер дип тагын өметләнеп карадым, кызганычка каршы, өметләрем акланмады. Шул хәлгә җитештек, ике бала белән мин өйдә, ә ирем айлап сөяркәләрендә яшәде. Кайтып керсә, гел исерек, бернәрсә әйтсәм, пистолетын чыгарып маңгаема тери, я чәчемнән өстерәп идәнгә орып, ботинкалары белән тибә-тибә кыйный. Бу хәлне әти-әнидән, әлбәттә, яшердем. Авылдан эзләп килсәләр, тәнемдәге күкләрне күрсәтмәс өчен, балаларны кочаклап ишекне ачмыйча яшеренеп утыра идек. Бераздан ул: “Мин сине күралмыйм! Сез миңа кирәкмисез, чыгып китегез! Мин Ирага өйләнәм”, - дип өйдән үк куа башлады. Шул вакытта, үч иткәндәй, балалар еш авырдылар, ә 2 яшьлек улым көне-төне елады, мин нишләргә дә белмәдем. Шулай бер көнне төшемдә көзгедән үземне кыска һәм теләсә ничек итеп киселгән чәч белән күреп авыр хисләрдән уянып киттем. Нәрсәгә булыр икән дип, шунда ук төшләр юрау китабын актара башладым. Ә анда – якын кешеңне югалтуга дип язылган иде. Юкка гына көне буе җаным бәргәләнә, сызлана, үз-үземә урын таба алмыйча газапланмаганмын икән - кичен 5 яшьлек кызым хастаханәгә эләгеп, кинәт якты дөньядан китеп барды. И, Ходаем, менә ни өчен булган икән орыш-талашлар, балаларның бетмәс чирләүләре! Ә төшем? Болар барысы да кызыбызны югалтуга булган бит. Юкка гына өлкәннәр: “Сабыр булыгыз!” яки: “Кемне “йотарга” булдыгыз?!” – дип тынычландырмыйлардыр шундый чакларда! Кызымны алырга барганда, соңгы юлга озатканда да әти кеше исерек булды. Мулла аны зиратка кертмәскә тырышып караган иде, кая ул аны тыңлау! Кызыбызның үлемендә Илшат мине гаепләде, туганнары да аны хупладылар. Бу хәлдән соң әти-әни мине шәһәргә җибәрмәделәр. Ике ел вакытымны елап уздырганнан соң, эшкә чыктым. Бераздан туганнар миңа авылда таштан зур йорт төзергә булыштылар. Илшат та өйләнде, шул ук тулай торакта 11 квадрат метрлы бүлмәдә 4 кеше яшиләр. Көтмәгәндә мин дә үз бәхетемне очраттым. Күрәсең, язмыш буенча мин рус милләте кешесе белән яшәргә тиеш булганмындыр. Бүгенге көндә Алексей белән бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез, уртак 2 кызыбыз үсә. Ә аларның өзелеп яраткан абыйлары быел 10нчы сыйныфта укый. Үземне бәхетле хатын, әни дип әйтеп, күз тидерүдән куркам. Бәхетебез бары алдыбызда булсын инде. Алексей белән яши башлаганнан соң, гаилә тормышына карашым бөтенләйгә үзгәрде. Элек һәркем безнең кебек әрләшеп-талашып, бер-берсен җиңәргә тырышып кына яшиләр дип уйлый идем. Яңа өйләнешкән парлар, хәтта туй машиналарын күргән очракта да күңелемдә бары тик авыр хисләр генә барлыкка килде. Юк, бу хисләр һич тә көнләшү түгел, ә бәлки жәлләүдер аларны. Хәзер беләм, ир белән хатын үзара аңлашып, хөрмәтләп, бер-берсен бәхетле итәргә омтылып та яши алалар икән. Ә бу инде - искиткеч рәхәт хис. Мин һәр гаиләгә шундый бәхетне тоеп яшәргә телим, - дип сүзен тәмамлады Зифа.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума