#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үбешүнең файдасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Үбешүләрнең романтик мөнәсәбәтләргә хас булуын барысы да яхшы белә, әмма алар әле сәламәтлек өчен дә бик кирәк. Еш үбешкән кешеләр озаграк яши һәм азрак авырый.

Үбешкәннән соң организмда барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә торган фән - филематология. Галимнәр фикеренчә, үбешүләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы бәяләп бетергесез.

Тикшеренүләр раслаганча, үбешү сабыйларда сукырлыкны, шулай ук башка тумыштан килгән дефектларны да китереп чыгарырга ихтимал булган цитомегаловирус йөртүче йөкле хатын-кызларда иммунитетны ныгытырга мөмкин. Үбүләр бу вирустан «прививка» һәм организмның саклану көчен ныгыту мөмкинлеге булып тора. Шул ук вакытта, үбешү йөкле хатын-кызның психоэмоциональ халәтен яхшыртырга сәләтле.

Нык дәртләнеп үбешкәндә калорияләр яна. Минутына 2-6 калорий юкка чыга. Йөгергәндәге кебек түгел, әмма күпкә күңеллерәк. Тагын матдәләр алмашы ике тапкыр диярлек яхшыра. Менә ни өчен гашыйк кеше ябыга.

Үбешү вакытында 35тән артык бит мускулы эшкә җәлеп ителгәнлектән, күзәнәкләрнең кан белән тәэмин ителеше яхшыра, бу тышкы кыяфәтнең яхшыруына китерә, димәк, җыерчыклар һәм иртә картаю янамый.

Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, үбүләр окситоцин дәрәҗәсен, организмдагы табигый тынычлану матдәләрен, шулай ук яхшы кәефне стимуллаштыра торган эндорфиннар, химик матдәләр дәрәҗәсен арттыра.

Сез кемне дә булса үпкәндә, аның исен, кагылуын, температурасын тоясыз. Үбешү вакытында сәламәтлек торышын, репродуктив статусны һәм генетик сәламәтлекне бәяли торган механизмнар эшли башлый. Шуңа күрә үбешү ул гади генә процесс түгел, ә булачак тормыш иптәшен сайлау ысулы да.

Селәгәйдә булган эндорфиннар ярдәмендә баш һәм теш авыртуы басыла. Хисле үбешү нәтиҗәсендә гистамин дәрәҗәсе кими, бу сезне бизгәктән саклый. Аллергиягә каршы көрәшүче матдәләр саны арта. Ә организмда кан әйләнешен яхшырту инсульт һәм инфаркт белән көрәшергә ярдәм итә.

Хатынын эшкә китәр алдыннан үпкән ирләр моны эшләмәгәннәрдән күпкә озаграк яши. Шуңа күрә бу үбүдән баш тартмагыз, ешрак үбешегез һәм сез бик озак картаймаячаксыз һәм азрак чирләячәксез, стресслардан сакланачаксыз.

Шулай да сак булыгыз, гигиенаны саклагыз һәм үбешүләрегезне даими партнерыгызга гына бүләк итегез!

«Акчарлак».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836