Материалы

Үпкә суда батмый…

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы киләсе саннарда).

Гөлүсәнең хәле көннән-көн начарлана баруын күреп, үз кызы янына килеп йөрүче Хатирә исемле хатын аның янына килде:

– Балакаем, синең әллә бер кешең дә юкмы? Син һаман ялгыз. Ничә килүемдә дә шулай утырасың, – диде.Гөлүсә елый-елый язмышын сөйләп бирде. Еракта абыйсы барын, тик аның Гөлүсәнең хәлен белмәве турында сөйләде. Әгәр, ул белсә, ярдәм итүенә шикләнми иде. Хатирә Дилүснең адресын язып алды һәм хәбәр итәчәген әйтте. Гөлүсә үз акылында абыйсының адресын төгәл әйтеп бирде. Шул көннән хатында өмет чаткылары кабынды, һәркөнне абыйсын көтте. Дилүс үз гаиләсенең язмышын чит бер хатын кайгыртуын ишеткәч, үз-үзенә урын таба алмады.

– Кара әле, зинһар, Гүзәл, – диде ул хатынына, – гаиләдә шундый хәл, сеңлем ут эчендә, ә өйдән ник бер хәбәр булсын! Әтине беләм мин, аның җаны таш, бала вакытта ук безнең каныбызны мамыкка тамызды, аңардан куркып, тилгән алган каз бәбкәсе өчен Гөлүсә үлемнән калды. Инде тагын шул хәл кабатланган икән. Нишләп Гөлүсә негр белән йөреп бала тапсын, ул Илгизәрдән башка егетне күрмәде дә, кияүгә чыкканда да 19 да тулмаган иде.

Психик авырулар шифаханәсен эзләп табуы кыен булмаса да, Гөлүсәне табуы җиңел булмады. Ә эзләп тапкач, танымады. “Абыем, бәгырем”, - дип килеп сарылган хатынны әкрен генә урынга утыртып, Гөлүсә турында сорамакчы иде. “Тилеләр йорты бит бу, бәлки, танымыйча кочаклагандыр”, - дип уйлап өлгерә алмады, Гөлүсә тагын:

– Абый, Дилүс абый бит син, ник мине танымыйсың соң? – дип өзгәләнеп елап җибәрде. Дилүснең күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен стенага тотынды:

– Йә, Аллаһым, нишләттеләр сине, балакаем, ник миңа хәбәр итмәдегез? Сине шунда ук кайтып алган булыр идем, – диде Дилүс өзгәләнеп.

– Мин курыктым, абый, әти белән әни дә миңа ышанмадылар, син дә ышанмассың, дидем. Минем бит бер гаебем дә юк, ничек шулай булганын да аңламыйм, - диде Гөлүсә. Документлар белән йөрсәң, тагын да начар булуы бар, дип уйлады Дилүс. Табиблар белән болай гына сөйләшергә уйлап яннарына керде, барысын да сөйләп аңлаткач, билгеле инде, бераз акча да төрткәч, Гөлүсәне чыгардылар. Шулай да аны бу хәлдә ерак алып китеп булмас кебек иде. Ә Гөлүсә авылга кайтырга теләмәде. Дилүс якында гына яшәүче дусты Хәйдәргә шалтыратып, хәлне аңлатты. Гөлүсәне анда ачык каршы алдылар. Мунча кертеп, чәчләрен алып (чөнки калдыру мөмкин түгел иде), чиста киемнәр киендергәч, кешегә охшап китте. Мунчада юындыра-юындыра Хәйдәрнең хатыны барлык булганнарны сорашты. “Шөкер, үз акылында икән”, - дип уйлады. Үз фикерләрен Дилүскә дә әйтеп шатландырды. Дилүс Гөлүсәне анда калдырып, хәлне ачыкларга, дип, авылга кайтып китте. Иң беренче тудыру йортына кереп Зәбирә Әхмәтовна белән сөйләшергә булды. Анысы куркып еларга тотынды, үзен гаепләрләр дип курыкса да, барысын да ничек булган, шулай сөйләп бирде. Баланың инде хәзер чит ил кешесе булуын әйтеп, Гөлсылу җибәргән рәсемне күрсәтте. Дилүс балага озак кына карап торгач, күзеннән яше тәгәрәп төште.

– Еламагыз, – диде табибә, – ул балага барыбер монда яшәргә җиңел булмас иде. Анда бит барысы да шундый.

Аннан Дилүс авылга әти-әнисенә кайтты. Аны күргәч әнисе куркып калды. Дилүс әтисенә ачулы караш ташлап:

– Их, сез, әти-әни, сеңелемне нинди хәлгә җиткергәнегезне беләсезме соң сез?! Кем сүзенә ышандыгыз, Гадилә сүзенәме? Үз балагызның нинди икәнен белмисезмени соң? Әти, синең аркада Гөлүсә икенче тапкыр авырый бит. Әле, шөкер, барысы да сезнең кебек таш йөрәкле түгел. Гөлүсенең хәлен аңлаган, чит бер хатын миңа хат язып, сеңлемә ярдәм итүемне сорады. Аның үз баласы шул хәлдә, ана йөрәге бит ул, Гөлүсәнең дә хәлен аңлаган. Ә сез аның янына да бармагансыз. Белә торып газиз балагызны хөкем иткәнсез, – диде Дилүс. Аннары ашыгып чыгып китте. Илгизәрне дә күрәсе килде. Ничек Дилүснең йөзенә карый алыр икән? Илгизәр, гадәттәгечә, исерек иде, Дилүсне күргәч куркып калды. Идият белән Гадилә дә алар янына килеп бастылар, янәсе, сугышмасыннар.

– Курыкмагыз, – диде Дилүс, – мин сугышырга да, закон эзләргә дә кайтмадым. Мине бары тик сеңлемнең сәламәтлеге генә борчый. Минем аны тизрәк аякка бастырасым килә. Илгизәр, бу оятсызлыгыгызны ничек итеп аңлата алырсыз икән? Син бит Гөлүсәне балачактан беләсең, аның синнән башка беркеме дә булмаганын да беләсең. Шулай ук баланың да 9 айдан туганын беләсең. Сезнең өйләнешүгә 11 ай, Гөлүсә имтихан бирергә барганда 4 айлык йөкле булган, 40 көн Казанда яшәгән, калганы гел синең яныңда, негр өегезгә килеп йөрмәгәндер бит. Кемнең гаепле икәнен бик тиз белеп була, тик аның артыннан йөрергә теләгем дә, вакытым да юк.

– Ничек белеп була? – диде Гадилә. – Хәзер бала да юк, аны бит Гөлүсә кабул итмәде, тиз-тиз башкага бирде.

– Баланың монда катышы юк, – диде Дилүс, нәфрәтләнеп. Менә синең үзеңнең авылдан китеп-китеп йөргәнеңне сөйлиләр. Бәлки, Илгизәр белән Идият абыйның анализлары да җитеп торыр, тик мин ул эшне Ходайга калдырам, үзе бәйләгәнне, үзе чишәр әле. Әбием мәрхүмә әйтмешли, суда үпкә батмый ул, баскан саен кире калка.

Әбисенең сүзләре исенә төшүгә үзе дә елмаеп куйды. Бервакыт, әле Гөлүсә дә тумаганда, Дилүс әбисенең тәсбихын өзде. Төймәләр бик матур иде, шуңа ташларга кызганды да, яшереп шкафка куйды. Берничәсен кесәсенә салган иде, әбисе конфет бирәм, дип, кесәгә тыгылса, анда тәсбих төймәләре. Шулвакыт әбисе пешерергә әзерләп куйган терлек үпкәсен алып килде дә, суга салды. Дилүскә чиләкнең төбенә үк батырырга кушты. Малай күпме генә азапланса да, батыра алмады.

– Күрдеңме, улым, – диде әбисе. – Онытма, начар эш эшләсәң, аны берничек тә яшереп булмый, барыбер кайчан да булса, калкып чыга.

Дилүс бик оялды һәм әбисенең сүзен гомер буе хәтерендә тота. Сеңеленең бер әйберен дә алмады, тик бәбигә, дип әзерләгән төенчекне туздырып карады да, кире төреп куйды. Аңа бик авыр иде, күпме өмет, күпме күз нурларын түгеп әзерләгән бала киемнәре иде ул. Дилүс елап җибәрүдән куркып, тиз-тиз чыгып китте. Аның артыннан авыр тынлык калды. Һәрберсе үзен гаепле сизде. Әгәр Дилүс килеп тавыш чыгарган булса да, болай авыр булмас иде. Дилүс Гөлүсәнең документларын гына алды да, кунып та тормыйча китеп барды. Аның әти-әнисе белән дә сөйләшәсе килми иде. Иртәгесен Илгизәр адрес сорарга дип барган иде, аны куып кына чыгардылар. Инде ата-ана үзләренең гаебен танып, бик үкенәләр иде. Дилүс иң яхшы табиблар, психологлар тапты, ике ай эчендә Гөлүсә аякка басты. Тик бала турындагы уйлары кабат-кабат исенә төшеп, күзенә яше тула иде. Аның хәлен күргәч, абыйсы бер көнне:

- Сиңа кияүгә чыгарга кирәк, бала табарга, психолог та шулай диде бит. Синең бала турындагы уйларың шуннан соң гына бетәчәк. Дустым Илһам сине бик ярата, бәлки, син аны әлегә яратмассың да, тик балагыз булгач, якын күрерсең, ярату яши-яши килә ул, – диде. Илһам аларга көн саен диярлек кереп чыга иде, Гөлүсә аның белән аралаша, кайчагында концертларга да баргалыйлар. Сентябрь җиткәч, Гөлүсә мәктәпкә, татар теле укытучысы булып эшкә керде, балалар арасында үзен яңадан туган кебек итеп сизде. Илһам белән өйләнештеләр. Вакыты җиткәч, ап-ак тәнле, Гөлүсәнең үзе төсле кызы, ике елдан улы туды. Абыйсына бик рәхмәтле иде Гөлүсә. Аның аркасында шундый бәхетле бит ул. Аның янында хәзер яраткан ире, балалары бар, кара малай кайчагында төшенә килеп керсә дә, бик матур керә, ул да бәхетледер мөгаен, дип, уйлый Гөлүсә.

Авылга кайтканы юк Гөлүсәнең, әти-әнисе генә кунакка килеп киткәлиләр. Аларны да гафу итте ул. Тик Илгизәрне беркайчан да кичермәячәк. Әгәр ул, шулай килеп тавыш чыгармаган булса, аңлашкан булса, бу хәлләр килеп чыкмаган булыр иде. Гөлүсә үзенә шул кадәр яхшылык эшләгән Хатирә апасын да эзләп тапты, аның кызы да җайланган, хәзер алар белән туганнар кебек йөрешәләр. Гөлүсәнең инде кияүгә чыгып, балалар үстерүен ишеткәч, булмаса булган, дип Илгизәр дә өйләнергә уйлады. Кияүдән аерылып кайткан, Гөлүсәнең Илзирә исемле дус кызына өйләнде ул. Илзирә чая иде, Гадиләгә сүз әйтергә дә ирек бирмәде, ә кайната белән уртак фикердә булуы – кайнананы чыгырдан чыгарды. Киленнең бала табарга вакыты җиткәнен белгәч, Гадиләгә тагын курку төште. Ул әле һаман Дилүснең суда үпкә батмый ул, дигән сүзен онытмаган иде. Илгизәр тагын кайгырды, әгәр бу бала да кара булса, дөньяда яшәргә дә юк, дип уйлады. Килен бик башлы иде, ул инде үзенең дә Гөлүсә хәленә каласын уйлап, үзенчә хәл итте. Тудыру йортына алдан кереп ятты, табибларга, әгәр кара бала тапса, берәүгә дә күрсәтмәскә кушты. Барысы да ул әйткәнчә эшләнде, баланы төргәндә дә берәү дә күрмәде. Юлда иренә дә, кайткач күрерсең, диде. Өйгә кайткач, баланы Гадиләгә сузды.

– Мә әле, әбекәй, кадерле оныгыңны кабул итеп ал, суйган да каплаган бабасы, - диде. Ап-ак биләүне ачсалар, бармагын суырып кап-кара негр кызы ята иде. Илгизәр борылып чыгып китәргә җыенган иде дә, Илзирә тотып алды. – Ана өчен бала җавап бирми, без ул баланы икәү үстерергә тиеш. Баланы берәү дә күрмәсен, без авылдан китәбез. – Аннары өстәп куйды. – Әти, бәлки, син дә безнең белән китәрсең? Идият дәшмәде, ул елый иде. Үзе өчен түгел, хаксызга рәнҗетелгән Гөлүсә өчен елый иде. Гадилә башын иеп чыгып китте.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума