Материалы

Юршак мәчетендә никах бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

20-10Тубыл шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта, табигатьнең искитәрлек матур, зур күл  буенда урнашкан Олы Юршак авылының үзәгендә яңадан төзелгән нурлы мәчет авыл халкын, тирә-күршеләрне үзенә тартып тора.

Революция чорларына кадәр салынган авыл мәчете (150 еллар элек) башка авыл мәчетләре шикелле язмыш кичерә.  Советлар вакытында мәчет бинасын авыл хуҗалыгында төрлечә файдаланганнар - монда, үз вакытында, мәктәп тә, клуб та булган. Соңгы 25-30 еллар чамасы мәчет мескен кебек, бер кемгә кирәкмичә, түбәсе ачык хәлендә, су-яңгыр астында череп, җимереклек хәленә җитеп утырды.

Әлһәмдүлилләһ, үткән ел - 2018 елның 24 августында (Корбан бәйрәме көне) Юршак авылында тантаналы рәвештә иске мәчет урынында яңа төзелгән мәчет калкып чыкты. Ошбу куанычлы, шатлыклы вакыйга бөтен Төмән өлкәсе мөселманнары өчен онытылмаслык истәлек булып калды дип әйтәсе килә.

Яңарак, 27 апрельдә авыл мәчетендә беренче никах бәйрәме башкалар өчен бик мөһим һәм бик файдалы этәргеч булып үтте дип әйтер идем. Лариса Кульмаметьева һәм Рамил Карымов үзләренең беренче гаилә адымнарын ихластан авыл мәчете бинасында үткәрергә теләгәннәр. Чарага кияү белән киленнең туганнары - Тубыл, Төмән шәһәрләре, күрше авыллардан да җыелышып, мәчет халык белән тулды.

Тантана башында әти-әниләргә хөрмәт йөзеннән Коръән китабында әти-әнигә багышланган аятьләр укылып китте, аларга рәхмәтләр әйтелде. Ислам дөньясында тәрбия мәсьәләсе - баланы хак динебез нигезендә тәрбияләп үстерү, милләтебез татар буларак, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләнде, аларга мәхәббәт уятып, Бөек татар шагыйребез Г.Тукайның шигырь юллары яңгырап үтте.

Коръән китабында никах вазыйфасын үткәрүчеләр өчен бик мөһим һәм әһәмиятле аятьләр бар:

«Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер, сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның  бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбадәт бардыр». (16:78.)

Ошбу тантанада яшьләр хөрмәтенә Аллаһы Тәгаләнең аятьләре язылган матур чынаякларга салып «Зәм-зәм» суы тәкъдим ителде. Җыелган халык - якын туганнар бертавыштан ошбу никахлар, бергә яшәүләр хәерле булсын, көчле нык булсын дип, дога кылдылар.

Аннары никах бәйрәме киленнең әти-әниләре өенә күчте. Монда алдан ук әзерләнгән өстәлләр тәмле- затлы ризыклар белән тулып торды. Гадәттәгечә, мәҗлестә Коръән аятьләре - сүрәләре укылып, яшьләргә уңышлар, ак бәхетләр теләп, киләчәктә шундый матур йолалар, балага исем кушу, сөннәт туйлары кабатланып торсын диеп дога кылынды.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума