#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзе абынган, еламый шул

последние и лучшие новости искусства в мире

Кечкенәдән хәтеремдә - Кояш апа белән күршеләр булып, бик тату яшәдек. Әти- әниләр белән ачуланмыйча, бер-беренә яхшылык кына теләп гомер иттеләр. Мин тугач та Кояш апа пилмәннәр пешереп алып кергән, исемне дә «Лилия» дип үзе биргән. Улы Марат белән бер мәктәптә укыдык, клубка йөри башлагач, ул мине гел озатып йөрде, өй буена җиткәч, бакчаларыннан чәчәкләр өзеп бирә иде. Шул чәчәкләргә карап Кояш апаны кызгана идем - ул азапланып шундый матур чәчәкләр үстерә, ә Марат аларны өзеп миңа бүләк итә... Бүтән өздермим бу чәчәкләрне, дип уйлый идем. Марат шәһәргә барып укып кайткач, төньякка эшкә китте. Сүз куешмадык, ул вакыт кесә телефоны юк, хат алышу да булмады. Бер елдан Марат ялга кайтты. Шундый ямьле көз көне иде, ай якты, күлдә аккошлар кычкыра.

– Әйдә, Лилия, көймәдә йөрибез, - диде Марат. Мин дә дус кызымны чакырдым. Өчебез ай яктысында көймәдә йөрдек. Иртәгә Маратка эшкә вакыт иде.

– Кызлар, менә минем адресым, миңа кунакка килегез, - дип капкага үзенең адресын язды ул.

Марат эшкә, ә мин шәһәргә укырга киттем. Шунда Илшат исемле бер егет белән таныштым. Ел буе очраштык, укып бетергәч, Илшатны практикага еракка җибәрделәр. Хат алышып тордык, ул килеп йөрде. Мин авылга кайттым. Бер көнне безнең йорт янына бер машина килеп туктады. Карыйм – туганнары белән Илшат иде. - «Миңа кияүгә барырга әле иртә», - дигәч- ярый, алай булгач мин моннан кайтмыйм, хәзер үземә кул салам», - дип ишеккә атлады. Бергә чыктым. - «Нигә шундый сүзләр белән ризалыгымны аласың?» - дидем. - «Мин синсез яши алмыйм», - дип ялына-ялвара ризалыгымны алды. Әти-әнием риза түгел иделәр, шуңа да туебызда булмадылар. Туй күлмәген кигәч, әтиемнең ризасызлык белән каравы әле дә күз алдымда. Ул борылып кына өйдән чыгып китте.

Хәзер әти-әниемне, авылымны Илшатка алыштырмас идем. Яшьлегем, юләрлегем, язмыштан узмыш юк, дигәннәр бит. Туй көнендә Илшат: “Әлегә язылышмый торабыз, туйдан соң гына, син ризамы? Безнең заманда кызларга ышану куркыныч”, – дип шаярткан булды. Туйдан соң мине кулына алып: “Ә хәзер инде атлап түгел, йөгереп барып язылышырга риза мин”, - дип елмайды. “Юк инде, мин риза түгел, үз фамилиямдә калам, син бит паспорт пычратырга курыктың, миңа ышанмадың”, - дип, бармадым. Иртән мине кочып: “Менә безнең уртак паспортыбыз, син риза булмагач, үзем генә бардым», - дип, язылышу таныклыгын тоттырды. Каенанам мине үз итмәде, бергә яшәүләр бик авыр иде. Илшат ни эшләргә белмәде. Без шаярып көлгәндә каенанамның шундый ачуы чыга, ә Илшат белән ачуланышсак, күбәләк кебек бөтерелә иде. Малаебыз тугач, Илназ дип исем куштык. Илназга 4 яшь булгач, каенанам безне куып чыгарды. Баламны алып туган авылыма кайттым. Кояш апа безгә сөт, каймак, эремчек кертә иде. Бер көн Кояш апа: “Лилия, нигә Марат белән бергә түгел сез? Илназны үз балабыз кебек үстерербез, бер дә үкенмәссең”, - дип әйтте.

- Юк, Кояш апа, баланы ничек үги әти үз күрсен, мин сезгә ышанам, ә Маратка минем балам – кеше баласы бит, - дидем. Кояш апа безгә көн саен кереп йөрде, икебез озак сөйләшеп утырабыз. Беркөнне Марат кайтты. Безгә килеп керде, исәнләште, ә мин аңа күтәрелеп карарга көч тапмадым. Мин бит башкага кияүгә чыктым. Марат абыем белән озак сөйләшеп утырдылар. Илназ уйнарга урамга чыккач, Марат янына барган. Өйгә кайткач: «Әни, мин үземә әти таптым», - дип әйтмәсме.

“Юк, балам, синең үз әтиең бар», - дигәч, улымның күзләрендә яшьләр күренде. «Андый әти булмый, ул бит әбине генә тыңлый, безне түгел», - диде дә, Марат абыйсы янына йөгереп чыгып та китте.

Озакламый Илшат килде. “Мин яшәргә йорт таптым, кайтыйк”, - диде. Балам хакына риза булдым. Беркөнне Марат без яшәгән авылга килде. “Бергә кайтабыз, бер нәрсәңне алма, миңа Илназ белән син генә кирәк”, - диде. Ничек инде, ул яшь егет, ә мин балалы хатын... Дуслары ни әйтер? Ә күңелем һаман Марат белән иде. Ул кайткач, көне буе еладым. “Лилия, син кайтырсың, мин сине көтәрмен, ышанасыңмы, мин сине 10 ел көтәм”, - диде Марат.

Кайтмадым. Марат сүзендә торды. 10 елдан соң өйләнде, бик бәхетле, шулай гына булсын. 12 ел элек Маратны күрдем. Ул кулындагы кәгазьләрне карый-карый каршыма килә иде. Уктай атылып башка юлга чыкканымны сизми дә калдым. Кеше арасына кереп югалгач, борылып карадым, Марат машинасында утыра иде.

Минем тормышым килеп чыкмады, каенанам безгә яшәргә бирмәде. Аллага шөкер, балаларым белән исән-сау яшибез, шуннан да артыгы кирәкми.

Каенаналарга шуны әйтәсем килә. Киленнәрегезне кимсетмәгез, рәнҗетмәгез. Алар арасына кереп, яшьләрне бәхетсез итмәгез. Яшьлегеңдә киленне кадерләсәң, картлык көнеңдә килен сине кадерләр.

Ә инде Кояш апага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Авылга кайткан саен җылы йөз белән каршы ала. Елмаеп сөйләшеп, үз киңәшләрен биреп, бар кешене үз күреп, кояштай җылысын биреп кенә тора. Өч кыз, өч егет үстереп, киленнәрен үз кызлары кебек күреп, балкып гомер итә. Озын гомер сиңа, Кояш апам!

Лилия.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836