tyumen

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 2014 елның 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, 2015 елның 36нчы, 2016 елның 6нчы, 48нче, 2017 елның 13 саннарында).

Якташларыбызның үтенече буенча “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” исемле истәлекләр циклыннан соңгы язманы бастырабыз. “Без ул чорда яшәмәгән, аны кинофильмнардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Шамил Фәхретдиновның истәлекләреннән тагын өзекләр калмадымы, бигрәк кызыклы”, - дип яшьләрнең мөрәҗәгать итүләре шатландырды, гаҗәпләндерде. Шамил Сафарбәк улының соңгы истәлекләреннән – армиядә хезмәт иткән елларын тәкъдим итәбез.

“1957 елның октябрендә армиягә китәргә чакыру кәгазе килде. Җизниләр, Әхтәм әкәм Бусаев, Камил Ганиев, яңа армиядән кайткан кода бала - Мәкъсут Әскәров берләшеп, саубуллашу кичәсе үткәрдек. Икенче көнне мине бөтен Карбан авылы халкы армиягә озатты. Әхмәтгәрәй җизни Әскәров белән елганы паромда чыгып, Усалка аркылы атта район үзәгенә бардык. Анда Фәйзерахман әкә Балдашовларда кундык. Икенче көнне военкоматта машинага утырганда, Бурбардан туганнар – Мәсрүрә әбәм, Әкрәм әкәм, Петропавловкадан Галия сеңлем килделәр. Машина кузгалам дигәндә генә, Ваңгының Валериан Хәбибуллинны чак китереп өлгерделәр. Без Төмәндә җыелу пунктында 4 көн булдык. Өлкә комиссиясен үткәннән соң, “телятник” дип аталган йөк эшелонына төялеп, көнчыгышка юл алдык. Омск шәһәрендә безне эттеләр-төрттеләр, ноябрь бәйрәмнәре дә җитеп килә. Вагонда нарлар, тимер миче дә бар. Ашарга вагонга китерәләр. 6нчы ноябрьдә Красноярск шәһәренә җиттек һәм безне кинәт пассажир поездына күчерделәр. Н.Хрущев Г.Жуковны урыныннан алып, оборона министры итеп Р.Малиновскийны куйган мәл. Яңа министр солдатларны пассажир поездында йөртергә кушкан. Шулай итеп без көләч Байкал күлен, Чита далаларын үтеп, сопкалар, тайга аркылы 8 ноябрьдә Свободный дигән зур гына шәһәргә килеп җиттек. Салкын, кар яуган, ә безнең киемнәребез юка. Кайберәүләр яланаяк, чөнки поездда теләнчеләр баянда уйнап, җырлап әйберләр җыялар икән, ә без өстебездән барысын салып бирдек. Безне тезеп мунчага алып киттеләр, киендерделәр, шулай хәрби хезмәт башланды.

100 мм пушкалы зенит-артиллерия полкы. Полк Зея елгасы аркылы салынган тимер күперне саклый. Безнең часть янында десант полкы бар иде, солдатлары Венгриядә булганнар (1956 елгы чуалыш). Казармаларында 102 һәлак булган солдатның фоторәсемнәре бар. Безне, урта белемлеләрне, башкалардан аерып, полк мәктәбенә алдылар. Казарма аерым урнашкан, бөтенебез бер елгылар, “дедовщина” дигән нәрсәне белмәдек. Тик беренче вакытны нык сагындык, музыка, җыр ишетсәләр, кайберәүләр елый иде. Без сержантлыкка, пушка расчетының командирына укыдык, күпләр дизелист, радиолокация буенча белем алдылар. Полк командиры полковник Никитин - Бөек Ватан сугышы ветераны, ә бит сугыш тәмамлануга 12 ел гына үткән. Мин армиядә өч ел буена яхшы командирларга бәхетле булдым. Берсен дә начар сүз белән искә алырлык түгел. Свободный кечкенә таулар арасында урнашкан. “Увольнение”гә бушатмадылар, тик кайчак патруль булып урам буйлап йөрдек: ике солдат, бер офицер. Ашарга җитә, тик каравылда тору авыр иде. Кышкы төн озын, салкын, ике сәгать буена берүзең торасың, якында гына Кытай чик буе күренә. Монда 1958 елның май аенача хезмәт иттек, укыдык. Без, Омск, Төмән, Новосибирск, Красноярск егетләре идек, көнбатыштан һичкемне күрмәдем. Безнең бүлектә Юрга районыннан Иван Лыков, Голышмановодан Анатолий Кокшаров, Төмәннән Виктор Самойлов, Исәт районыннан Степан Нохрин, Тубыл районы, Хуҗайланнан Мидхәт Хәлилов (укытучы), Мидхәтнең курсташы Зәйнулла Рәхимов булдылар. Алар армиягә кадәр Тубыл татар педучилищесын тәмамлаганнар. Комсомольск–на-Амуредан Рамазан Фәхретдинов бар иде. Хатын ялгыш миңа китерделәр, егет татарча сөйләшми иде. 1957 елны Мәскәүдә беренче мәртәбә Октябрьнең 40 еллыгына Кызыл мәйданга хәрби парадта стратегик ракеталарны, шулай ук зенит ракеталарын чыгарганнар иде. Шул вакытны 100-150 мм зенит пушкаларын ракета комплекслары белән алыштыру хәбәре һавада “йөзде”. Безне каядыр: я Мәскәүгә, я Житомирга, я Ленинградка җибәрүләре турында хәбәр иреште. Бу дөрес булып чыкты. Безне оркестр белән вокзалга озаттылар. Поезд кузгалыр алдыннан старшина йөгереп килде. “Шамил, сиңа телеграмма, әбиең үлгән, отпускага кайт”, - диде. 93 яшьлек әбием әти-әнине алыштырган туганым иде. Ничек иптәшләрдән аерылырга, Ерак Көнчыгышта тагын 2,5 елга калырга? “Поезд белән 10 көн кайтырга кирәк, әбиемне инде күмгәннәрдер, өлгермим. Барыбер Төмән аркылы үтәбез бит”, - дидем. Ерак Көнчыгыш, Свободный шәһәре белән мәңгелеккә саубуллаштык. Ул шәһәрдә хәзер космодром урнашкан. Без яңадан таныш шәһәрләр, Байкал күле аркылы үттек. Армиягә барганда күлдә пароходлар йөзә иде, ә хәзер, май аенда, анда боз ятты. Без туганнарга алдан телеграмма биргән идек, безне каршы алырга күпләребезнең якыннары килде. Поезд ярты сәгатьләп Төмәндә торды, Көнбатышка юлны дәвам итте. Кая алып барганнарын белдек. Ленинградка! Менә Ленинградның кырыена килеп җиттек. Шәһәр урамнарында безнең 100 ммлы зенит пушкалары тора, җимерелгән йортлар күренә, метро әлегә рәтләп эшләми. Безне тиз генә трамвайга утыртып, Финляндия вокзалына китерделәр дә, электричкага утыртып Всеволожский район үзәгенә җиткезделәр. Аннары машиналарга төяп Борисово Грива авылыннан 4 чакрым ераклыкта урнашкан саз эчендәге хәрби шәһәрчеккә алып килделәр. Шәһәрчек яңа, казармалар, плацлар, полигон әле җиһазлана гына. Анда илебезнең төрле почмагыннан килгән 2 меңләгән курсант җыелган. Без Көнчыгыштан бердәнбер икәнбез, беренче карлыгачлар. Монда үтә каты яшеренлек. Без радиоэлемтәчеләргә, хәрәкәткә китерә торган җайланма командирына һәм башкасына укып чыгарга тиешбез. Укытучыларны кораллы сакчылар саклап йөри. Тәртип каты, ял вакыты – 30 минут, “увольнение” юк. Шулай да ашау яхшы, кибетләре бай. Без хезмәттән тыш эшләдек тә. Мәктәп начальнигы полковник Бязев олы кеше, бик усал иде, аеруча офицерларга. Полигонга каравылга да йөрдек. Көзен монда саз, нарат чияләре ишелеп уңды, җыеп ашый идек. Ак төннәр... Төнлә постта газета укый идем. Ике чәнечкеле тимерчыбык арасында болан чабып йөри. Ничек ул анда барып кергән, Алла беләдер. Полигон территориясендә сугыштан калган окоплар, бетоннан ясалган кыска баганалар (надолбы) тора, әле искермәгәннәр. Бездән 6 чакрым ераклыкта Ладога күле урнашкан, суы керле, үзе матур, зур, диңгез кебек. Полигонда көпшә - артиллериянең атышу урыны ясалган. Самолет арканга тагып түгәрәк конус йөртә, шуңа пушкалар көнен-төнен аталар. Безнең мәктәп икмәкне шуннан китерә иде. Күп вакытыбызны шәһәрчекне бизәү, төзекләү эше ала иде. Бетон плацлар, юллар ясый идек. Кәс (дерн) белән казарма тирәләрен түши идек. Җәйге айларда көннәр эссе. Биналарның тыш ягында су краннары ясалган, без алардан су эчәбез. Минем эчем китте, санчастька салдылар, ләкин анда авыруымны төзәтерлек шартлар юк иде. Мине Ленинградка алып киттеләр. Башта гарнизонның, аннары округның госпитальләренә алып бардылар. “Ярамый, ул яшерен мәктәптә укый, башка хәрби авырулар белән аралашыр, серне ачыр”, - дип мине боларга кабул итмәделәр. Ленинградның Выборг ягы районындагы С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе шифаханәсенә салдылар. Ерак түгел Финляндия вокзалы, броневикта Ленин һәйкәле урнашкан. Бу академиядә югары белемле хәрби табибларны әзерлиләр. Монда гарәпләр, кытайлар, кореялеләр, африкалылар һәм башка илләрдән килгән вәкилләр дә укыйлар. Мине рус терапевты дәвалады. Палатада 4 кеше яттык. Безнең белән полковниклар, майорлар, бәлки генераллар да булгандыр. Ашату ресторандагы кебек, дәвалау иң югары дәрәҗәдә иде. Монда бер айдан артык яттым, төзәлеп, тазарып чыктым. Тагын бер ай табиб күзәтүендә булдым. Кухня эшеннән, каравылдан азат иттеләр. Октябрь аенда укулар тәмамланды, 3нче разрядтагы хәрәкәткә китерә торган җайланма комплексы командиры дигән документ бирделәр.

Радиотехник ике латыш егете – Смалис, Кальнишны һәм мине Литваның башкаласын дошманнан сакларга җибәрделәр. Болар русча рәтләп сөйләшә белмиләр. Без Латвия аркылы Вильнюска барып җиттек. Частебез Вильнюста оешкан. Шәһәрне 4 яктан һавадан саклау өчен 80-90 чакрым ераклыкта тәре формасында нокталар (шәһәрчекләр) урнашкан. Безнең нокта Каунастан ерак түгел Каварскас районында Швинтон дигән елгачык янында иде. Якында асфальт шоссе, ике шәһәрчек, хуторлар урнашкан.

Миңа кече сержант дәрәҗәсен бирделәр, шул дәрәҗәдә демобилизацияләндем. Минем бүлектә белоруслар, бер яһүди, руслар булдылар. Мин бердәнбер татар, Себер кешесе идем. Кавказдан егетләр күп иде. Бигрәк кызу халык, сугыша идек. Себерәк булганым өчен хөрмәт иттеләр. Мин татар егетләре белән гарнизон клубында гына очраштым. Алар Новосибирск өлкәсеннән, себер татарлары. Анда да җирле татар авыллары бар. Ноктада палаткаларда яшәдек, бер үк вакытта казармалар ясадык.

1960 ел. Озын хезмәтемнең соңгы елы. Апрель аенда поезд белән Көньякка Каспий диңгезе буена Капустин Ярда урнашкан сынау полигонына ракета бушатырга алып киттеләр. Без 2 һәм 3 дивизион идек. Калуга, Саратов аркылы, Идел елгасы аръягындагы юл белән киттек. Юлда Рязань-Урал тимер юлының Астапово дигән станциясендә туктадык. Анда разъезд смотрителенең кечкенә генә бүлмәсендә бөек рус язучысы Л.Н.Толстой үлгән. Койкасы тора.

Без Казахстан далалары аша бардык. Офык күренми, тик далада мираж гына күзгә чагыла: я урман, я күл булып. Тоз курганнары 100-200 метр биеклеккәчә күтәрелгәннәр. Без яхшы уңайлыклы немец вагонында бардык. Ул вакытта ГДР (Германия Демократик Республикасы) бай илгә әверелгән иде. Безне ком бураны каршы алды. Ком ашарга да, йокларга да ирек бирми. Буран палаткаларны шатырдатып ерта. Ул туктагач, ике дивизион да тиешле ноктага берәр ракета бушатты. Бирем “олично”га үтәлде. Шулай кире маршрут белән Вильнюска кайттык. Вильнюс – матур, әйбәт шәһәр. Казармабыз янында үзәк стадион урнашкан. Безне оешкан рәвештә гарнизон клубына опера-балетларга йөртәләр иде. Мин мәдәният түгәрәгенә дә язылдым. Шәһәрнең үзәк универкибетеннән ерак түгел Литваны фашистлардан азат иткән, Көнчыгыш Пруссиядә һәлак булган, 3нче Белорус фронты командующие Иван Данилович Черняковскийга һәйкәл куелган. Без колонна белән көнен-төнен аңа честь биреп үтә идек. Литвалылар русча белсәләр дә сөйләшмиләр иде. Миңа яхшы гына литва телен өйрәнергә туры килде, җирле диалектларны да аера башлаган идем. Сентябрь азагында Мәскәү, Свердловск аркылы Себеремә, туган авылым Карбаныма Ватан алдындагы изге бурычымны үтәп кайттым”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836