#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мактаулы сыер савучы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-13Бу юлы көчле характерлы, тормышын авыл җирендә эшләүгә багышлаган гади хатын-кыз, II группа инвалиды Мәхмүдә Чәләлетдинова язмышы турында язарга булдым. Ул күп еллар фермада сыер савучы булып эшләгән, аннары шәхси сектордан сөт җыйган, шулай ул фидакарь хезмәте белән Ялутор районы тарихына үзенең өлешен керткән.

Мәхмүдә Сәфәргали кызы 1941 елның 25 сентябрендә Рауды авылында, күп балалы крестьян гаиләсендә, өченче бала булып туа. Әти-әниләре, Әминә һәм Сәфәргали Нигъмәтуллиннар 6 бала тәрбияләп үстерәләр, ә үзләре С.Киров исемендәге колхозда эшлиләр. Мәхмүдә Сәфәргали кызы Заводопетровский шәһәрендә урнашкан «Коммунар» пыяла заводында эшләгән вакытта, Совет Армиясендә хезмәт итеп, туган ягына кайткан егет - Солтан Чәләлетдинов белән таныша. 20 яшьлек чибәр, эшчән, тырыш кызга күз салучылар күп була. Шуңа гашыйк егет эшне озакка сузмыйча, кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз да җавабын озак көттерми, чөнки егет бар яктан да уңган, үзе тәртипле дә була. Менә шулай 1962 елның 18 январында Кулик авылында аларның туйлары гөрләп уза. Чәләлетдиновлар 4 бала тәрбияләп, озак еллар бәхетле гомер кичерәләр. Мәхмүдә Сәфәргали кызы барысына да өлгерә: фермада да эшләргә, өйне дә чиста тотарга, өй хуҗалыгын карап, тәмле ризыклар пешереп, балаларны да тәрбияләргә. Озак еллар намуслы хезмәте, планны үтәү буенча югары күрсәткечләргә ирешүе - берничә тапкыр социалистик ярышларда җиңгәне өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Яшь чагында ул көч-куәтле була, бернинди эштән дә курыкмый, барысы да аңа кызык булып, барлык авырлыкларны да җиңәргә өйрәнә. Ул куелган   йөкләмәләрне арттырып үти. Мәсәлән, 1973 елның 10 мартында чыккан «Ленин юлы» район газетасында авылдашы Мансура Нурмөхәммәтова: «Кулик фермасы сыер савучысы Мәхмүдә Чәләлетдинова хәзер тәүлегенә 12 килограмм сөт сава. Кышкы абзар чорында ул тәүлегенә 1800 килограмм алырга планлаштыра», - дип яза. Мәхмүдә апа бүләкләрен бүгенге көнгә хәтле кадерләп саклый. Алар аңа яшь хезмәт елларын хәтерләтә.

25 сентябрь көнне Мәхмүдә Сәфәргали кызы олы юбилеен билгеләп үтте. Артта 80 елга сузылган бәхетле гомер юлы. Мәхмүдә апаның шатлыгын уртаклашырга бала-оныклары, туганнары, Кулик авылы халкы җыелышып килделәр. Бу көнне алар ишек алдында самовар кайнап торды, музыка тавышы, җыр-биюләр кичкә хәтле тынмады. Юбилярны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Галина Шелягина котлап, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек, туганнарының мәхәббәтен һәм кайгыртуын, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм яшәү теләген теләде. Шулай ук ул Рауды авыл җирлегенең башлангыч оешмасы рәисе Зәйтүнә Кормановага онытылмас бәйрәм оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде. Аслана татар мәдәният үзәге (җитәкчесе Илчан Хөснетдинов) һәм күчмә мәдәният комплексы (Ильяс Бакиев) артистлары матур концерт оештырдылар, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Бүгенге көндә Чәләлетдиновларның өченче уллары Марат ныклы таяныч булып тора, ул өйдә тәртип урнаштыра, ә җәй көне бакчаны төзекләндерә һәм олы яшьтәге ата-аналарын бик кадерләп карый. Гомумән, бала-оныклары әти-әниләрен онытмыйлар, яннарына еш килеп, хәлләрен белешеп, йорт эшләрен башкарып китәләр. Киләсе елга балалары, 5 онык, 2 нәбәрәләре хөрмәтлеләренең Бриллиант туйларын билгеләргә уйлыйлар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836