tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Юрмы мәктәбендә хәтер көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районының хөрмәтле кешесе Закир Фәтхетдин улы Закировның январь аенда 80 яше тулды, март аенда үлүенә - 10, ә Юрмы мәктәбенә аның хөрмәтенә мемориаль такта куелуга 5 ел. Бу түгәрәк даталарны исәпкә алып, хәтер көнен үткәрергә булдык.

Закир Закиров р 45 ел педагогик хезмәтенең 34 елын Юрмы мәктәбендә директор вазифасын үти.

Ул – СССР, РСФСРның мәгариф отличнигы, Россиянең атказанган укытучысы. Аның тырыш, намуслы, нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. Укытучылар укытучысы Закир абыйны хезмәттәшләре хөрмәт белән искә алалар, өч авылның укучылары онытмыйлар аны.

Закир абыйның һәм бергә хезмәт иткән бакый дөньядагы укытучылар рухына дога укылды.

Юрмыда Закир абыйның балачактан эзе калды, яшьлегендә тагын килеп математика фәнен укытты.

Бөек Ватан сугышы башлана. Закирнең әтисе Фәтхетдин абый Вагай районы, Тугыз авылында укытучы булып эшли. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласын аналары кулына калдырып сугыш явына китә. 1942-1943 елларда Паймәт бабае Закир оныгын алып күлле-балыклы Юрмы авылына алып килә.

1962-1963 елларда Юрмы мәктәбендә физика, математика фәннәреннән укыта.

Армия сафында хезмәт итеп кайткан коммунист, югары белемле Закир Фәтхетдин улын Юрмы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Аңа кадәр директор булып Бибиҗамал апа Әлмөхәммәтова эшләгән була.

Ул мәктәп төзетер өчен агач бүрәнәләр китерткән, фундамент төзелеп башланган була. Яшь директор Закиров алдында бик җаваплы, мәшәкатьле эшләрне башкарып чыгарыр өчен зур тырышлык таләп ителә.

Гөлҗиһан ханым Закированың мәктәп төзелеше турында хатирәләре:

«Элекке байларның өч йортында укучылар берничә дистә еллар ике сменада укыйлар. Өч авыл халкының ярдәме белән өмәләр оештырып биш бүлмәле беренче бүлеге төзелә. Завуч Садретдин абый Азисов белән Закир икенче бүлегенә үзләренең проекты белән төзелешне алып баралар. Төрле кыенлыклар юлсызлыктан килеп чыга. Җитәкченең тырышлыгы, халыкның бердәмлеге белән тугыз класс бүлмәле, иркен коридорлары, зур спорт заллы мәктәп төзелә».

Директор Закир абый Закиров илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү өчен мәктәп янына һәйкәл куйдыруны үзенә бурыч итеп куйды. Бу эштә укучылар өч авылдан сугыштан кайтмаганнарның төгәл исем-фамилияләрен өйдән-өйгә йөреп язып киләләр.

Такыйулла абый Капшанов һәм Давыт абый Касыймов ярдәме белән исемлек тулыландырыла. Садретдин абый Азисов белән эскиз булдырып һәйкәл тиешенчә төзелә.

Закир абый Закиров беренче булып һәйкәл янында өч авылдан җыелган фронтовиклар, тылда хезмәт иткән апа-әбиләр хөрмәтенә мәктәп коллективы белән Җиңү бәйрәмен үткәреп тордылар. Хәрби ритуалларны кертеп, барабан кагу белән сугышта һәлак булганнарның һәрберсенең исеме әйтелә. Тыңлап утыручыларның күзләрендә яшь, сугыш елы хатирәләре күңелләрне тетрәндерә.

Фронтовиклар һәм тылда хезмәт иткән әби-апалар белән мәктәптә очрашулар, Тимурчылар командаларының аларга ярдәме, яралардан авырып үлгәннәрне мәктәп коллективы чәчәкләр, веноклар һәм Кызыл байрак белән соңгы юлга озаталар иде.

Әйе, Закир абый изге эшләр башкарды. Ул олыларны олылап, үлгәннәрнең исемнәрен зурлап, шулай эшләргә кирәк дип уйлагандыр.

Закиров директор булып эшләгән елларда Юрмы мәктәбе укыту-тәрбия һәм башка яклардан район буенча алдынгылардан санала, коллектив түләүсез путевкалар белән Мәскәүдә истәлекле тарихи урыннарда булып, ял итеп кайталар.

Мәктәп бакчасында күп итеп кәбестә, бәрәңге утырта идек, балалар хезмәтен директор тиешле урынга дөрес куллана белде.

Укытучы Нурия Капшанова (Галиәкбарова) хатирәләре:

«Закир абый математика, физика фәннәрен яратырлык итеп укытты. Ул биремне тиз эшләүче укучыларга өстәмә эшләр биреп, фәнне авыр үзләштерүчеләргә аерым вакыт таба иде. Математика фәнен яратып укыгач, абыйның юлыннан киттем, институтны тәмамлап, аның белән 25 ел бергә эшләдек».

Укытучы, мәгариф отличнигы Әсма Сальманова да тәрбия эшләрендә иң мөһим урыннарны искә төшерде:

«Директор Закир абый мәктәптә патриотик тәрбияне беренче урынга куярга кирәк дип таба. Укучылар өчен февраль аенда армиядән кайткан солдат-авылдашлар белән очрашу, хәрбиләштерелгән эстафеталы уен, чаңгы ярышлары, патриотик җыр конкурслары, сәхнәләштерү, балаларның иң яраткан “Аҗаган” уены, авыл халкы алдында тематик концертлар куела иде. 15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Пионер дружинасы аның исемен йөрткәнлектән, сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы, портреты янында почетлы каравылда тору, балалар күңелендә тирән эз калдыра иде».

Тубыл педагогия институты галиме, Россиянең фәнни китаплар конкурсы лауреаты К.Садыйковның Юрмы мәктәбе директоры турында истәлекләре:

«Ул җитәкләгән мәктәп районда иң югары күрсәткечләргә ирешә, укучыларына төпле белем бирелде. Укучылары урта, югары уку йортларына керәләр һәм уңышлы укыйлар. Рус-татар бүлегендә Миләүшә Азисова беренче курстан “5”ле билгеләренә генә укыды. Ул эзлекле фикер йөртә, үз фикерен ачыклый, үзлектән эшләргә өйрәнеп килгән... Закиров эшләгән елларда Юрмы мәктәбе яңа уку елына әзерлек буенча куелган таләпләрне җиренә җиткереп, башкарылган эшләрен һәрвакыт яхшы дип табалар һәм район буенча 27 мәртәбә беренче урында була».

Әйе, Юрмы мәктәбе өлкә буенча да алдынгылар исәбендә булды. Әлбәттә, бу – талантлы, иҗади эшләүче, тырыш укытучылар хезмәте.

Илебездәге, өлкә, район новатор тәҗрибәле укытучыларның хезмәтләрен өйрәнеп, директор үз укытучыларына тәкъдим итә һәм үтәлешне контрольдә тота. Уку елы ахырында һәркем коллектив алдында үз иҗаты, тәҗрибәсе белән уртаклаша, ә район, өлкәкүләм семинарларда чыгыш ясый.

Укытучылар коллективы бердәм, дус-татулыкта һәр эшне зур җаваплылык белән башкарды. Һәр эшнең үтәлешендә таләпчән, оста оештыручы җитәкченең роле зур булды.

Юрмы мәктәбенә өлкә мәгариф һәм профсоюз линиясе буенча нәтиҗәле хезмәте өчен ике мәртәбә Кызыл байрак тапшырыла. Бу – тырыш хезмәт билгесе иде.

Закир абый һәр эшендә киңәшче, ярдәмчесе Гөлҗиһан ханым белән дус-тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр, уңган-булган, килгән-кергәннәрне җылы йөзе, тәмле ризыгы белән кунак итә иде. Алар ике бала үстерделәр, укыттылар. Балалары гаиләләре белән матур гына яшиләр, дәрәҗәле хезмәттә эшлиләр.

Закир белән Гөлҗиһан авыл тормышында бик актив булдылар, доклад-лекцияләр уку, концертларда парлашып җырладылар, ә лаеклы ялга чыккач, Тубыл шәһәренә барып урнаштылар. Анда да активлыкларын югалтмыйлар, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә Гөлҗиһан - сүз остасы, концерт программасын алып баручы, ә Закир - сәнгатьле шигырь сөйләүче булдылар.

Закир Фәтхетдин улының 70 еллык юбилей кичәсен балалары, дус-ишләре истә калдырырлык итеп үткәрделәр. Кызганычка каршы, бер ярым ай да үтми, Закир бакый дөньяга китә. Бу һәркем өчен көтмәгән хәл була.

Шестовой авыл советы җитәкчесе Мансур Азисов әтисенең дусты Закир абые турында:

“Абый мәктәп эшен беренче урынга куйды, үзенә һәм балаларга таләпчән, җәмгыять эшләрендә актив, кирәк урында оештыручы, җитәкче дә иде, өлкәннәргә игътибарлы”. Ветераннар советы рәисе Галина Вяткина: “Закир Фәтхетдинович депутат, пропагандачы, лектор буларак, һәр эшендә җаваплы, ярдәмчел, кешелекле, халык алдында авторитеты зур иде”.

Чыгышлар арасында якташ шагыйрьләрнең Закировка багышланган шигырьләре укылды, яратып җырланган җырларын “Яшь йөрәкләр” ансамбле башкарды.

Укучылар, җыелган кунаклар һәр чыгышны кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Мемориаль тактаның ни өчен куелуын һәм Закир абыйлары турында күп мәгълүмат алдылар, фоторәсемнәре экранда күрсәтелеп барды. Мәктәп коллективы тиешле, кирәкле әзерлек алып барды. Җитәкче Гүзәл Әбделбарый кызы Гайсинаның ярдәме зур булды. Мәдәният җитәкчесе Гөлфирә Мөхәммәтрәхимова һәм “Яшь йөрәкләр” ансамбле чыгышлары урынлы булды, җырлары күңелләрне күтәрде.

Мәктәп ашханәсендә коллективның тырышлыгы белән мул табын әзерләнгән, ә өстәл артында сөйләшүләр, фикер алышулар күп булды, ашханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.

Хәтер көненә әзерлек һәм үткәрүне үземә бурыч итеп куйдым һәм үтәргә тырыштым.

Коллегам Закиргә ихтирамым зур, аның фидакарь хезмәте турында онытылмас хатирәләремне язып калдырасым килде.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, ветеран укытучы.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836