Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Якшәмбе көнне “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты янында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты оештыруында Ураза бәйрәмен зур күтәренкелек белән билгеләп үттеләр. Ай буена ураза тоткан кардәшләребез шатлыклары белән уртаклашырга дип бирегә җыелдылар.
Бу көнне шәһәр һәм районнарыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкъбирләр әйтелде.
Бәйрәмне изге Коръән сүзләре белән Нургази хәзрәт ачты.
Ялутор районы Сабан туе район, авыл хакимиятләре һәм Аслана татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән Аслана авылының мәктәп ишек алдында уздырылды. Бәйрәмдә 15 авыл хакимиятендә яшәүче төрле милләт халкы катнашты. Сабантуй ат чабышы белән ачылды. Анда 14 җайдак узышып, урыннар авыл һәм шәһәр атлары арасында бүленде. Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, халык сабантуй мәйданына юл алдылар. Аларны татар мәдәният үзәге (җитәкчесе И.Хөснетдинов) хезмәткәрләре җыр-бию, уен-көлке белән озата барып, сөлге җыю йоласын башкардылар. Мәйдан тирәсендә кунакларны татар, рус һәм күпмилләтле “йорт”лар хуҗалары каршы алып, төрле уеннар, бәйгеләр уздырдылар.
Төмән өлкәсенең мәктәпкәчә белем бирә торган оешмалары педагоглары өлкә Думасы депутаты Владимир Пискайкин һәм “Төмән өлкәсе балалар бакчалары” электрон вакытлы басмасы оештыруында, өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәмендә “Әйдәгез, саклыйк!” төбәк методик күргәзмә-бәйгесендә катнаштылар. Чара илдәге Экология елы уңаеннан үтте. Аның максаты – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен ачыклау, ярдәм итү һәм тарату, экологик белем бирү буенча тупланган мәгълүматны электрон базага җыю, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү, тәрбиячеләрнең иҗатын һәм мавыгуларын стимуллаштыру, экологиягә җавапчыллык булдыру, нәтиҗәле, файдалы аралашу өчен мөмкинлекләр барлыкка китерү, заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне актив файдалану нигезендә эшлекле бәйләнешләр урнаштыру.
Поздравляю всех жителей Тюменской области, исповедующих ислам, с наступлением праздника Ураза-байрам, знаменующего окончание священного месяца Рамадан.
Ураза-байрам занимает особое место в сердцах мусульман. Древние традиции праздника бережно хранятся и передаются из поколения в поколение. Они имеют глубокий нравственный смысл, символизируют истинные ценности культурного и духовного наследия ислама, основанного на идеалах справедливости, добра и милосердия.
Мусульманскую умму Тюменской области отличает сплоченность, верность обычаям предков, добрые взаимоотношения с представителями разных народов, религий и культур. Для региона очень важна просветительская и образовательная деятельность духовных объединений мусульман. Их плодотворные усилия по решению важных социальных проблем, укреплению института семьи, воспитанию подрастающего поколения способствуют гармоничному развитию Тюменской области, служат надежным фундаментом взаимного доверия и уважения.
Изге рамазан аеннан соң, һәркемне
25 июнь көнне 15.00 сәгатьтә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты артындагы мәйданда,
1 июль көнне 15.00 сәгатьтә Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният йортында,
2 июль көнне 15.00 сәгатьтә Төмән татар мәдәният үзәгендә (Щербаков урамы, 4/1) үтәчәк дини бәйрәмнәребезгә чакырабыз.
Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Өлкәдә җәйнең көтеп алынган милли бәйрәме – Сабантуйлар чоры башлана. Сабан туеның бу айда үткәрелмәве гадәти хәлгә әверелеп бара. Халкыбыз милли, рухи асылына кайтып, эчүчелек, тәртипсезлек кебек чирләрдән әкренләп арынып килә. Сабан туенда күптән инде исерткеч эчемлекләр сатылмый, күп оештыручылар дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкларның да булмавын күзәтә. Шуңа да авып-түнеп ятучылар да очрамый диярлек.
Коммунисты во главе с Зюгановым внесли в Госдуму законопроект “О детях войны”. КПРФ дәүләт Думасы лидеры Г.Зюганов депутатлары белән “түбән палата»га ”Сугыш балалары турында” дигән закон проектын керттеләр. Анда 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 4 сентябренә хәтле туган гражданнарны аерым льготалы категориягә кертеп, социаль ярдәм күрсәтү тәкъдим ителә.
“Яңарыш” газетасын гадәти форматта укырга ияләндегезме? Ә инде бүгенге көннән яңа санны башкалардан алдарак pdf-форматта укырга мөмкин. Аны электрон почтагызга җибәрәчәкбез. Кәрәзле телефон, планшеттан һәм компьютердан үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта яраткан газетагызда чыккан материаллар белән танышып бара аласыз.
Электрон газетага язылу бәясе:
1 айга – 35 сум; 6 айга – 210 сум; 1 елга – 420 сум.
Сез акча түләп, килешү төзүгә “Яңарыш”ның сез теләгән саны үзегез җибәргән электрон адреска юлланачак.
Килү өчен “Яңарыш”ның адресы: Төмән шәһәре, Шишков урамы, 6нчы йорт.
Электрон адресы: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (3452) 69-57-60