#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәүдә өлкә Сабантуе

28-1Өлкә Сабан туе Яркәү авылының “Сибиряк” стадионында оешкан рәвештә һәм зур әзерлек белән үтте. Көн дә, әйтерсең, алдан килешенгән кебек, кояшлы, әмма хәлне бетерерлек үтә эссе дә булмады. Бәйрәм Яркәү мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә башкарылган ”Сабантуй күренеше” белән ачылды. Тантаналы өлештә колхоз-совхозларда эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган районның өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары – Әхтәм Каюмов, Рүсләм Шарапов (Тархан авылы), Илдус Бикшанов (Бурбар), Ибәтулла Хәбибуллин (Яңа Кәешкүл), Майсәрвәр Сәетованың (Түрәвыл) бәйрәмгә махсус чакырылганнарын әйтеп, Рүсләм Шараповка Сабантуй әләмен күтәрергә рөхсәт бирелде.

Подробнее...

Шәфкатьлелек бизи кешене

Акъяр авылы клубына ветераннар советы рәисе Фәрхәт Мотоголла улы Хәмидуллинның ярдәме бик зур. 7 июльдә аңа 73 яшь тулды. Сигезенче дистәне ваклый башлауга карамастан, ул бар кешегә ярдәм кулы сузарга әзер. Һәркем белән дә уртак тел таба, сабыр холыклы, беркайчан да тавышын күтәрми. Авыл халкының күп проблемалары аның ярдәме белән чишелә.

Чыгышы белән Фәрхәт абый Акъяр авылыннан. 1951 елдан 1958 елга кадәр Акъяр җидееллык мәктәбендә укып, 1958-1961 елларда Червишево урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ишим авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1967 елда Әлфирә апа белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар 5 оныкларын тәрбияләшәләр. 1976 елдан 2003 елга кадәр Сургут шәһәрендә гомер итәләр. Соңыннан туган якларына кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә ул җәмәгать эшләрендә актив катнашып, авыл халкы белән җылы мөнәсәбәттә яши. Фәрхәт абыйның сабыр холкы авыл эшмәкәрләре белән элемтәне ныгыта.

Подробнее...

“Корыч характер”да сыналучылар саны арта

27-28Төмән янындагы “Жемчужина Сибири» кышкы спорт төрләре үзәгендә 4784 кеше катнашында “Корыч характер” экстремаль йөгереше оештырылды. 18 яшьтән 70 яшькәчә теләүчеләр 8 чакрымдагы 25 киртәне үттеләр. Киртәләр исемлегенә биек коймаларга менү, пычрактан чыгу, салкын суга сикерү, чәнечкеле тимерчыбык астыннан шуышып үтү, шикелле сынаулар кергән.

- Бу йөгереш Төмәндә башлангыч алып, хәзер башка шәһәрләрдә дә яратып кабул ителә. Тиздән ул Екатеринбургта уздырылачак. Ләкин безнеке иң күп санлы булып кала бирә. Ел саен катнашучылар арта.

Подробнее...

Тубылда - шәһәр Сабан туе

27-239 июль көнне Тубыл шәһәренең Александр бакчасында себертатар мәдәният үзәге оештыруы, шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм буенча шәһәр комитеты матди ярдәме белән Сабантуй бәйрәме гөрләде. Тубыллыларны һәм районнан җыелып килгән кунакларны шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов, шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов һәм Татарстан кунагы – туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов котладылар. Аннары төп сәхнәдә шәһәр, район, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге җырчылары тамашачыларга бүләк итеп матур җыр-биюләр башкардылар.

Подробнее...

Яңалык

Владимир Якушев обсудил с Mitsui перспективы сотрудничества. Регион башлыгы В.Якушев “Мицуи энд Ко. Москоу” компаниясе җитәкчесе Тосиаки Маруока белән Төмән өлкәсе территориясендә нефть һәм газ чыгару җиһазлары җитештерү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Губернатор аңа регионның сәнәгать үсешенә зур өметләр баглавын һәм теләсә кайсы инвестор белән эшләргә әзерлеген белдерде. Mitsui компаниясен кызыксындырган икенче сфера – медицина. Бу юнәлеш буенча бергә эшләү өлкә өчен шулай ук кызыклы: регионда югары технологияле клиникалар формалаша һәм дарулар җитештерү ягы да алга бара. “Фармацевтикада безнең компания көчләрен замана даруларын чыгару ысуллары һәм җитештерүгә куялар”, - дип әйтә Тосиаки Маруока. Очрашу ахырында алар Төмән өлкәсе белән компания арасында тыгыз хезмәттәшлек барлыкка килүенә өмет белдерделәр.

Подробнее...

“Яңарыш” яңа форматта

“Яңарыш” газетасын гадәти форматта укырга ияләндегезме? Ә инде бүгенге көннән яңа санны башкалардан алдарак pdf-форматта укырга мөмкин. Аны электрон почтагызга җибәрәчәкбез. Кәрәзле телефон, планшеттан һәм компьютердан үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта яраткан газетагызда чыккан материаллар белән танышып бара аласыз.

Электрон газетага язылу бәясе:

1 айга – 35 сум; 6 айга – 210 сум; 1 елга – 420 сум.

Сез акча түләп, килешү төзүгә “Яңарыш”ның сез теләгән саны үзегез җибәргән электрон адреска юлланачак.

Килү өчен “Яңарыш”ның адресы: Төмән шәһәре, Шишков урамы, 6нчы йорт.

Электрон адресы: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (3452) 69-57-60

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836