Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ямбай музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме үтте

13-164 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылы музеенда “Яз! Яз килә!” дигән бик матур очрашу кичәсе узды. Аны музей хезмәткәрләре Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырдылар. Чараның төп максаты - Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү, халкыбызның кунакчыллык, тырышлык, сабырлык кебек иң уңай якларын күрсәтү, әйтем-мәкальләр, табышмакларын кабатлау һәм, әлбәттә, ял итеп, күңел ачу иде. Кунаклар өчен бай табын әзерләнгән, биредә татар милли ашларыннан бәлеш, коймак, бавырсак, пәрәмәч, коштел һәм тагын күптөрле тәмле сыйлар бар иде.

Подробнее...

Асия Зимагулова – Россиякүләм бәйге җиңүчесе

13-13Казанда россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы бәйгесе үтте. Анда безнең өлкәбез данын Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылырының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Вагай районы татарларының автономия әгъзасы, “Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” Асия Зимагулова яклады. Ул бу бәхеткә өлкәбездә традициягә кергән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә быел җиңү яулап иреште. Бәйгегә Асия Юрис кызына ярдәм итәргә тормыш иптәше, шулай ук Казанлы мәктәбе укытучысы Җәлил Зимагулов, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев та бардылар. Рафаэль Галимҗан улы бәйге турында фикерләре белән уртаклашты:

Подробнее...

Әбиләр сәләтләрен күрсәттеләр

13-11Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әби” бәйгесе узды. Чара Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә фаҗигале һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Бәйгене алып баручы Зөлфинә Минебаева тамашачыларны сәламләгәннән соң, ярышучы әбиләрне сәхнәгә чакырды. Кызганычка каршы, быел 3 кенә әби үзенең сәләтен, уңганлыгын, тапкырлыгын сынап карарга булган. Жюри рәисе - филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әгъзалары - җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, мин - “Яңарыш” газетасы журналисты үз вазифаларын башкарырга әзерлекләрен белдергәч, әбиләр “Күңел һәрвакыт яшь” дип аталган номинация буенча үзләре турында сөйләделәр.

Подробнее...

Өлкәбезне Россия күләмендә танытучы

13-2Татарстан Республикасында узган “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалында “Ел укытучысы” номинациясендә - 15, “Педагогик дебют” номинациясендә - 10, “ Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Россия Федерациясе регионнарыннан - 10, Татарстан Республикасыннан 16 укытучы катнашты. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацясендә Төмән өлкәсеннән Төмән шәһәренең 52нче (Кырынкүл) мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова көч сынашып, икенче урынны яулады. Без Халидә Хәлидулла кызы белән очрашып бәйге турында сораштык.

Подробнее...

Тубылда “Себер сандугачлары” сайрады

13-1Тубылда өлкә күләмендә узган “Себер сандугачы” бәйгесендә Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан төрле яшьтәге катнашучылар җырлар аркылы үз милләтләрен таныттылар. Беренче көнне тамашачылар 40ка якын төрле милли киемнәрдә булган катнашучылар башкаруында эстрада, моңлы халык җырларын, автор-башкаручыларның чыгышларын ләззәтләнеп тыңладылар. Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде. Абруйлы жюри әгъзалары - күп профильле техникумның А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният бүлегенең югары квалификацияле укытучысы Евгений Кузнецкий, Россия һәм халыкара фестивальләр лауреаты, Тубылның атказанган шәхесе Зәкинә Арангулова, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәгенең югары категорияле укытучысы, ”Киләчәк тавышы” Халыкара бәйгесе җитәкчесе Фәйзәнә Сәйфуллина катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Подробнее...

Яңалык

Не допустить повторения кемеровской трагедии: власти Тюменской области поручили проверить все торговые центры региона. Моның турында Кемеровода булган янгын белән бәйле оператив киңәшмәдә губернатор Владимир Якушев боерык бирде. Шулай ук муниципалитетлар башлыкларына тамашачылар өчен уздырган чараларда массалы халык җыелган урыннарда контрольне ныгыту йөкләнгән. Төмән өлкәсенең чиктән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокуратура регионның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә куркынычсызлыкны мәҗбүри таләп итүне үтәү буенча контроль чаралар уздырачаклар.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836