#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Журналистлар йортында узган пресс-конференциядә

14-127 март көнне Төмән шәһәренең Журналистлар йортында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Конференция 2020 елга хәтле өлкәдә дәүләт милли политикасын дөньяга ашыру темасына багышланган иде. Эшлекле очрашу бу көннәрдә Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашып, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Евгений Воробьев журналистларны сәламләгәннән соң, конференция темасына күчеп: “Өлкәбездә 150 милләт вәкиле яши, безнең өчен Россия Гимнындагы “туганлык бердәмлеге һәм изге җиребез” дигән сүзләр гади, буш сүзләр түгел, ә эшләр өчен алар этәргеч булып торалар”, - диде.

Подробнее...

Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүче

14-22018 елның 6 апрелендә җирле язучыбыз, укытучыбыз, мөхтәрәм авылдашым Якуб Камали улы Зәнкиевка 101 яшь тула.

Ашкынып, сагынып туган авылыбызга юл тотабыз. Төньякта җылы, алтын нурларын чәчеп, язгы кояш озата, ә Тубылда карлы-буранлы кыш каршылый.

Тубылны үтеп, Хуҗайланга таба юлга борылабыз, әкрен генә машина тәрәзәсен ачам. Тәмле, үзебезнеке, йомшак ак карлы җилебез битемне кочып ала, борын эчләремә кереп кытыклый, күкрәк тутырып туган як һавасын сулыйм, хәл, көч кергәндәй үземне яхшырак тоя башлыйм, рәхәтлек хисләре кичерәм, ә уй-фикерләрем абый турында, аның үлмәс китабы – “Иртеш таңнары” юлларына күчә.

Подробнее...

Яңалык

Незрячие тюменцы научились готовить на кулинарных мастер-классах. Төмәндә Көнбатыш Себер дәүләт колледжы базасының “Айсберг” туклану үзәгендә сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен аш остасы мастер-класслар үткәрде. Проект 2017 елның декабрендә старт алды. 2018 елның 27 мартында нәтиҗә ясалды. Анда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Кулинар осталыкка өйрәнүдә 18-50 яшьләрдәге 20 кеше катнашты. Беренче чиратта гади иртәнге ашны, кайнар ашамлыклар, эчемлекләр әзерләргә өйрәттеләр. Барлыгы 15 мастер-класс оештырылды.

Подробнее...

Ямбай музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме үтте

13-164 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылы музеенда “Яз! Яз килә!” дигән бик матур очрашу кичәсе узды. Аны музей хезмәткәрләре Халидә Садыйкова белән Әлфия Яминова оештырдылар. Чараның төп максаты - Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү, халкыбызның кунакчыллык, тырышлык, сабырлык кебек иң уңай якларын күрсәтү, әйтем-мәкальләр, табышмакларын кабатлау һәм, әлбәттә, ял итеп, күңел ачу иде. Кунаклар өчен бай табын әзерләнгән, биредә татар милли ашларыннан бәлеш, коймак, бавырсак, пәрәмәч, коштел һәм тагын күптөрле тәмле сыйлар бар иде.

Подробнее...

Асия Зимагулова – Россиякүләм бәйге җиңүчесе

13-13Казанда россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-классы бәйгесе үтте. Анда безнең өлкәбез данын Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылырының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Вагай районы татарларының автономия әгъзасы, “Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” Асия Зимагулова яклады. Ул бу бәхеткә өлкәбездә традициягә кергән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә быел җиңү яулап иреште. Бәйгегә Асия Юрис кызына ярдәм итәргә тормыш иптәше, шулай ук Казанлы мәктәбе укытучысы Җәлил Зимагулов, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев та бардылар. Рафаэль Галимҗан улы бәйге турында фикерләре белән уртаклашты:

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына 1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды. Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә. Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала). Индексы 54313. Читать далее Укучыларыбызга җиңелрәк булсын өчен язылучыларга төрле уңайлырак ысуллар бар. Менә алар: 1. Газетаны редакциягә килеп алучылар ярты елга 180 сумга, 2. Төмәндә “Урал-пресс” оешмасы аша (белешмәләр өчен телефоны: 63-14-61) язылырга мөмкин. 3. Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә 6 айга - 720 сум килеп чыга. Әйдәгез, балаларыбызны үз милләтенең кадерен белә торган татар кешеләре итеп үстерик! Аларны туган телне белү бәхетеннән мәхрүм итмик!

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836