#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искитмәле язгы бүләк

15-14“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Төмәнгә дә килеп җитте. Билетлар алдан ук сатылып бетеп, соңгы минутларга кадәр белешмәләр өчен телефоннар билет сорап тилмерүчеләр шалтыратуыннан тынмады.

Һәм менә дулкынландыргыч минутлар җитте: сәхнәдә “Дуслык күпере” фестиваленең гимны яңгырый. Күңелләр туган якларны әйләнеп килделәр. Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының иң шәп алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдат Галиев тиз генә залга кайтарып, әлеге зур чараның Россиянең 11 төбәгендә үтүен һәм ул ике Республика җитәкчеләре ярдәме белән тормышка ашуын билгеләп үттеләр.

Подробнее...

Фольклор – тәрбияче

15-8“Татар халык авыз иҗаты – халкыбызның милли рухи байлыгы ул. Төмән өлкәсендә яшәүче татар халкының авыз иҗаты да үзенең кабатланмас милли үзенчәлекләре белән аерылып тора. Яшәү рәвешенең табигать белән бик тыгыз бәйләнгән булып, аучылык, сунарчылык, балык тоту кебек кәсепләрнең төп яшәү чыганагы булуы да фольклор әсәрләренең үзенчәлекле булуын китереп чыгара”, - дип яза өлкәбезнең күренекле шәхесе, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина үзенең “Туган як әдәбияты” китабында. Тагын да фольклорның яшь буында үз тарихыңа, үз халкыңа карата хөрмәт, тарихта зур эз калдырган шәхесләрне олылау кебек хисләр тәрбияли дип тә билгеләп китә ул.

Подробнее...

Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

15-126-28 нче март көннәрендә Казан шәһәренә илебезнең 48 төбәгеннән Ана теле (рус, татар, чуваш, мари, удмурт) укытучылары Бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә көч сынашырга җыелдылар. Татарстан Республикасыннан, Россия регионнарыннан (Төмән, Ульян, Пенза, Омск, Әстерхан, Свердлау, Оренбург, Красноярск өлкәләреннән һәм Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан, Мордовия Республикаларыннан) катнаштылар.

Бу мәртәбәле конкурс 2 турдан торды. Беренче читтән торып башкарылган турда укытучылар зур сынау үттеләр. Дәрес һәм класстан тыш чаралар эшкәртмәләре, дәресләр һәм түгәрәкләр программалары, видеодәресләр, “Минем педагогик осталыгым” темасына язылган эссе, “Минем регионым, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем” темасына видеопрезентацияләр, визиткалар, укучыларның һәм укытучының эш нәтиҗәләрен күрсәткән диплом-грамоталар профессиональ жюри тикшерүләрен үтеп чыкты.

Подробнее...

Яңалык

Тюмень и Казахстан укрепляет сотрудничество в логистике и торговле. Төмәндә өлкә губернаторы Владимир Якушев Казахстан Республикасының Павлодар өлкәсе акимы Булат Бакауов белән очрашты. Очрашуда сүз ике як хезмәттәшлекне үстерү турында барды. Булат Бакауов әйтүенчә, партнерлыкны киңәйтү һәм ныгыту, регионара эшкуарлык берләшмәсен үзара йогынты ясауда активлаштыру буенча килешүгә ике ил вәкилләре быел Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә узачак форумда кул куячаклар. Бүгенге көндә өлкәбез Казахстаннан кара кургаш әйберләре, кара металл һәм азык-төлек кайтара. Казахстан Республикасын углеводород, полимер этилен һәм пропилен, урман материалы, фанера, пыяла савытлар, куертылган сөт һәм башкасы белән тәэмин итә.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836