Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөселман хатын-кызлары өчен семинар оештырылды

18-1329 апрель көнне Төмән шәһәренең “Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында өлкә мөселман хатын-кызлары өчен семинар үткәрелде. Чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән оештырылды. “Женщина в ансамбле жизненных ролей” темасына багышланган семинарны ерак Кырымнан килгән хөрмәтле кунаклар Зейнеб Баирова, Айша Дуран һәм Гөлнара Солтанова алып бардылар.

Подробнее...

“Тормыш мизгелләре” иҗади кичәсендә

18-1029 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылы, ә 30 апрельдә Талымхан мәдәният йортында оста гармунчы, җырчы, өлкәдә генә түгел, чит регионнарда үзләрен таныткан бик күп ансамбльләр җитәкчесе Илнара Хәлит кызы Рамазанова үзенең тамашачылары белән очрашып, бик күңелле концерт тәкъдим итте. Биредә Илнара Хәлит кызы җитәкләгән 5 вокал, 3 фольклор һәм гаилә ансамбльләре үзләренең җыр-биюгә, уен коралларында уйнарга осталыкларын күрсәтеп, халыкны шатландырдылар. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Подробнее...

“Дуслык” ансамбле концертында

18-928 апрель көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының зәңгәр залында 30 ел үзенең яраткан тамашачысын матур җыр-моңнар белән сөендереп торучы “Дуслык” халык ансамбленең концерты булып узды. Әлеге төркемне менә инде ничә еллар буе Хәким һәм Әсмабикә Мирхәйдәровлар җитәклиләр. “Дуслык” ансамбле җырчылары халкыбызның рухи мирасы булып торучы җырларны яңгырата, яңа җырларны сәхнәгә алып чыга. Шул матур көйләрдән тамашачыларның күңелләре чистарып, пакьләнеп китә. Һәркем рухи байлык, милли горурлык туплый. Концерттан соң Муллаш авылыннан килгән Мәрьям Зөлбохарова ансамбль җитәкчеләре, җырчыларына рәхмәтен белдереп, уңышлар теләде, концерт белән авылларына килүләрен үтенде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Подробнее...

Күңелле ял иттерделәр

18-726 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Ел таланты” дип аталган үзәктә эшләүче коллекивларның отчет концертлары булды.

Концерт алдыннан бинаның икенче катында декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе эшләде, төрле викториналар уздырдылар.

Үзәк директоры Лилия Кәримова сәхнәгә күтәрелеп үткән ел буенча йомгак сүзен әйтте, уңышлар теләде, бирегә килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Подробнее...

Мир, труд, май

17-1Дорогие земляки!

Поздравляю вас с Праздником Весны и Труда!

Этот день приносит нам весеннее тепло, радость и стремление к обновлению. Он стал ярким символом созидания, уважения ко всем, кто своим трудом вносит вклад в развитие Тюменской области и всей страны.

Тюменцы любят и умеют трудиться. Об этом красноречиво говорят производственные показатели и достижения многих предприятий региона, призовые места и победы представителей области на конкурсах профессионального мастерства. В этом году исполняется пять лет со дня учреждения Знака отличия Тюменской области «За достижения в труде». За прошедшие годы его удостоены 45 наших земляков.

Подробнее...

1 Мая котлау

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның 1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да 1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен –укытучыларны, табибларны, төзүчеләрне, игенчеләрне һәм башка бик күп профессия вәкилләрен берләштерә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. “Хезмәт төбе – хәзинә”, - ди татар халык мәкале. Барыгызны да бәйрәм белән!

Подробнее...

Төмән районында шигырь яратучылар ярыштылар

17-14Төмән районының Шыкча авыл клубында район күләмендә балалар өчен шигырь бәйрәме үтте. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның һәм патриот шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына багышланды. Әлеге Iнче конкурс район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин тырышлыгы белән Шыкча авыл клубы ярдәмендә оештырылды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларның һәркайсына бүләккә сертификатлар тапшырылды. Матди ярдәмне “Геостроймонтаж” оешмасы күрсәтте.

Подробнее...

Иң шәп шигырь укучылар Индрәйдә

17-1316-18 апрель көннәрендә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы үтте. Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышланган. Милли мирасны саклауга, татар телен пропагандалауга, милли поэзиянең үсешенә, шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән социаль проект бу. Аның гала-концертында төрле ил, төбәкләрдән җыелган 350дән артык укучы, студентлар катнаша. Шулар арасында Төмән өлкәсенең Төмән районы, Индрәй урта мәктәбеннән килгән Салават Сәитов һәм Наилә Кәримова төрле төркемнәрдә 1 урын алуга ирешәләр.

Подробнее...

“Өлешегез, һичшиксез, зур”

17-1222-25 апрель көннәрендә мәркәзебез Казан тагын кунаклар кабул итте. Бу юлы да Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакистан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан кебек чит илләрдән, Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 500гә якын татар теле һәм әдәбиятын яратучылар халыкара олимпиаданың соңгы этабына җыелдылар. Елдагыча, алар арасында якташларыбыз да: Элина Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 11нче класс укучысы), Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор районы, Аслана мәктәбенең 10нчы класс укучысы, Оиша Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы), Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы), Резедә Кирамова (Төмән шәһәре 52нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы) үз көчләрен сынадылар.

Подробнее...

Шәхесләребез хөрмәтенә

17-218 апрель көнне “Яңарыш” газетасы редакциясендә “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның, якташ язучыбыз Якуб Зәнкиевның, шагыйребез Булат Сөләймановның туган көннәренә һәм дә хөрмәтле беренче редакторыбыз Азат Сәгыйтовка багышланды. Чарада, гадәттәгечә, берләшмәнең беренче көненнән үк бергә булган профессорыбыз Хәнисә Алишина, газетабызның актив иҗатчылары: Зыятдин Низамов, Римма Арсухина, Фәрид Ермышев, редакция кызлары катнаштылар. Тагын да көн тәртибендә үткән елның 13 санында Габдулла Тукай премиясе лауреаты, мөхтәрәм укытучы, сугыш һәм хезмәт ветераны Якуб Зәнкиевка 100 яшь тулу уңаеннан викторина сорауларын тәкъдим иткән идек. Сораулар, әлбәттә, шактый гына катлаулы, төпле белем сорый торган иде.

Подробнее...

Илаһи затлар онытылмый

Яз соңарып килсә дә, табигать барыбер үз баласын уята, сагындыра, шатландыра, уйландыра... Менә шуның өчен дә кулыма каләм алып, искә алуга лаек булган кайбер дусларым турында берничә сүз языйм әле.

Апрель ае күренекле шәхесләр дөньяга килгән, шулай ук бик күп күренеклеләр фанидан ахирәтләренә күчкән, ничек кенә булмасын, якты тормыш дәвам итүен сызыклый торган ай дип кабул итәргә кирәк.

Тарихта сүнмәс эзләр калдырган бөек Г.Тукаебыз һәм башка шәхесләр арасында үзебезнең туган төбәкләребездә дә искә алуга лаек булган татарның уллары-кызлары азмы ни? Менә күптән түгел 6 апрельдә тууына 101 ел тулу уңаеннан себер язучыбыз Якуб ага Зәнкиевны искә алуга багышлап Тубыл шәһәре музей-тыюлык комплексының «Наместник сарае” җитәкчесе Гөлнара Мәдиева оештыруында зур кичә үтте.

Подробнее...

Яңалык

Трасса Тюмень-Заводоуковск получит еще две полосы для движения. Төмән өлкәсендә җирле һәм федераль юнәлештәге юлларны ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көндә Екатеринбург ягына керү юлы участогын төзекләндерәләр. Бу участокта төп мәсьәлә – авариялелекне түбәнәйтү, чөнки монда проект буенча каралмаган борылу барлыкка килгән. Җәйнең беренче аенда Төмән-Ишим-Омск трассасы участогындагы Заводоуковск районында эшләр башланачак. Заводоуковск шәһәреннән Төмәнгәчә хәрәкәт өчен 4 полоса барлыкка киләчәк. Тубылга коридор төзү буенча проект эшкәртелә.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836