#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Благодарность от губернатора

Владимир Якушев поблагодарил жителей области за участие мероприятиях,
посвященных Дню Победы

Губернатор Владимир Якушев поблагодарил всех жителей области, трудовые коллективы, организации, которые массово вышли на шествие 9 мая, вместе с портретами своих родных прошли в рядах «Бессмертного полка». По оценке организаторов, в областной столице с фотографиями своих героических родственников по центральной улице Тюмени прошли 80 тысяч человек, в целом по области – 140 тысяч.

Подробнее...

Каһарманнар хөрмәтенә

18-17Төмән районының Индрәй поселогында Бөек Җиңү көне зур бәйрәм рәвешендә үтә. Мәктәп территориясендәге Җиңүне якынайтуга өлеш керткән каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл янында ел саен митинг үтә. Районнан килгән вәкил, хакимият башлыгы, Дума җитәкчесе, депутатлар олы бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, алып баручылар сугышка кырларында һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар, кайтып вафат булучы ветераннар, тылда хезмәт итүчеләрнең исем-фамилияләрен әйтеп барган саен, һәйкәл алдына чәчәк салырга туганнары агыла. Аларга тыныч тормышта хәрби хезмәттә гомерләре өзелүчеләр дә өстәлә.

Подробнее...

9 май халык

Төмән өлкәсе Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыковның Җиңү көне белән котлавы
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Кадерле ветераннар!

Бу бөек бәйрәм үзләрен корбан итеп дөньяны фашизмнан коткарган, каһарманнарча үз Ватанының бәйсезлеген саклап алган, ачлыкта, матди, көнкүреш шартларыннан мәхрүм булып, харап ителгән авыл-шәһәрләрне, халык хуҗалыгын торгызган, яңа шәһәрләрне салган, фән сферасына юл ачкан халкыбызның данлы буыны белән бәйле.

9 май халык хәтерендә безнең милли горурлык, тылда һәм фронтта җиңү өчен көч куйганнарга гомерлеккә рәхмәт көне буларак калачак. Батырлык, ныклык, каһарманлык, әтиабайларыбызның туган илебезгә карата булган мәхәббәте, сугышка киткән ирләр, әтиләр урынына тир түгеп эшләгән хатыннар һәм балалар киләчәк буыннарга үрнәк булып торалар.

Подробнее...

С Днем Победы!

18-2Уважаемые земляки!
Дорогие наши ветераны!

Поздравляю всех вас с Днем Победы!

Это главный праздник России, день национальной гордости за нашу великую и могучую страну и ее народ!

9 мая объединяет людей разных поколений, убеждений и взглядов в чувстве глубокого уважения к героической истории Отечества, воинским и трудовым подвигам сыновей и дочерей нашей Родины.

Подробнее...

9 май

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

9 май - Халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 73 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк. Ватаныбызның батыр кызуллары үз гомерләрен аямыйча, кан-яшь түгеп якты киләчәгебезгә тыныч юл салдылар. Хәзер инде сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан- ел сирәгәя.

Хөрмәтле ветераннар. Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез.

Подробнее...

Ветераннарны искә алып

18-14“Этнос” балалар үзәгендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган очрашу кичәсе булды.

Хөрмәтле куналарны үзәк директоры Гөлнара Сагитова, шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, җәмәгать эшлеклесе Хәмзә Биктимиров, үзәкнең элекке директоры Венера Хәйруллина тәбрикләп киттеләр. Үзәктә төрле студияләрдә шөгыльләнүче балалар шигырьләр, җырлар башкардылар.

Ә ветераннар өстәлләр артында кайнар чәйләр эчеп, оештыручыларга рәхмәтләен белдереп, чын күңелдән ял иттеләр.

Подробнее...

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме белән!

18-1Безнең Гыйлаҗ абыебыз

Гыйлаҗ Минһаҗ улы Хәйруллин 1926 елда Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында Минһаҗ Хәйрулла улы һәм Кәшифә Зиннәтулла кызының 5 баласы арасында икенчесе булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа бары 15 яшь була. Ул башта күпмедер вакыт хат ташучы булып эшли. Аннары Велижан район үзәгендә 2 айлык тракторчылар курсын тәмамлап, ХТЗ тракторына утыра һәм 17 яше тулганчы җир сукалый. Авылда ирләр җитешмәгәнлектән, аңа иртә таңнан төнгәчә эшләргә туры килә.

Подробнее...

Җиңү яулаган ветераннар

18-3Тубыл шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Аптрәхим Басыйр улы һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны Мөхибҗамал Сәгадәтдин кызы Тләүбаковлар 2013нче елдан кызлары Сания тәрбиясендә яшиләр. Сугыш елларында ачлыгын да, авыр хезмәтне дә күргән якташларыбызның гомер юлы сокланып, горурланып сөйләрлек. 1943нче елның август аенда 17 яшен тутырган Аптрәхим Тләүбаков фронтка китә. Икенче Белоруссия фронтында барган сугышларда катнашкан яшь сугышчы төрле сынаулар үтә. Пулеметчы егет катнашкан батальон бүлекчәсе 1944нче елны Белоруссияне азат итүдә күп югалтулар кичерә.

Подробнее...

Яңалык

Дороги Тюменской области признаны одними из самых безопасных в стране. “Россия юллары куркынычсызлыгы өчен” регионара иҗтимагый үзәк юллар рейтингын төзеде. Төмән өлкәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын канәгатьләндерерлек регионнар кергән “яшел зона”га эләкте. 2017 елда юл-транспорт һәлакәте (сыйфатсыз юл катламы аркасында булган) 2016 ел белән чагыштырганда ике тапкырга азайган.

Подробнее...

Мөселман хатын-кызлары өчен семинар оештырылды

18-1329 апрель көнне Төмән шәһәренең “Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында өлкә мөселман хатын-кызлары өчен семинар үткәрелде. Чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән оештырылды. “Женщина в ансамбле жизненных ролей” темасына багышланган семинарны ерак Кырымнан килгән хөрмәтле кунаклар Зейнеб Баирова, Айша Дуран һәм Гөлнара Солтанова алып бардылар.

Подробнее...

“Тормыш мизгелләре” иҗади кичәсендә

18-1029 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылы, ә 30 апрельдә Талымхан мәдәният йортында оста гармунчы, җырчы, өлкәдә генә түгел, чит регионнарда үзләрен таныткан бик күп ансамбльләр җитәкчесе Илнара Хәлит кызы Рамазанова үзенең тамашачылары белән очрашып, бик күңелле концерт тәкъдим итте. Биредә Илнара Хәлит кызы җитәкләгән 5 вокал, 3 фольклор һәм гаилә ансамбльләре үзләренең җыр-биюгә, уен коралларында уйнарга осталыкларын күрсәтеп, халыкны шатландырдылар. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Подробнее...

“Дуслык” ансамбле концертында

18-928 апрель көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының зәңгәр залында 30 ел үзенең яраткан тамашачысын матур җыр-моңнар белән сөендереп торучы “Дуслык” халык ансамбленең концерты булып узды. Әлеге төркемне менә инде ничә еллар буе Хәким һәм Әсмабикә Мирхәйдәровлар җитәклиләр. “Дуслык” ансамбле җырчылары халкыбызның рухи мирасы булып торучы җырларны яңгырата, яңа җырларны сәхнәгә алып чыга. Шул матур көйләрдән тамашачыларның күңелләре чистарып, пакьләнеп китә. Һәркем рухи байлык, милли горурлык туплый. Концерттан соң Муллаш авылыннан килгән Мәрьям Зөлбохарова ансамбль җитәкчеләре, җырчыларына рәхмәтен белдереп, уңышлар теләде, концерт белән авылларына килүләрен үтенде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Подробнее...

Күңелле ял иттерделәр

18-726 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Ел таланты” дип аталган үзәктә эшләүче коллекивларның отчет концертлары булды.

Концерт алдыннан бинаның икенче катында декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе эшләде, төрле викториналар уздырдылар.

Үзәк директоры Лилия Кәримова сәхнәгә күтәрелеп үткән ел буенча йомгак сүзен әйтте, уңышлар теләде, бирегә килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 апрельдән 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен язылырга мөмкин, ә льгота белән - 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836