tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Мөселман яшьләре түгәрәк өстәл артында очраштылар

45-20Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән мөселман яшьләрен өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, РФнең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская сәламләп, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Подробнее...

Төмәндә “Исламда социаль хезмәт” конференциясе үтте

45-13Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Ислам мәгърифәт үзәге”ндә оештырылган дини белемне күтәрү курсларына өлкәнең төрле районнарыннан мөселманнар килделәр. 3 көн дәвамында барган укулар шәкертләрнең “Исламда социаль хезмәт” регионара фәнни-гамәли конференциясендә катнашулары белән тәмамланды. Чара Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узды. Анда Казан, Мәскәү Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләреннән, Ханты-Манси автономия округыннан бары 150 кеше катнашты.

Подробнее...

Кырыкүлдә һәйкәл ачылды

45-173 ноябрь көнне Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары аллеясында, тантаналы рәвештә яңартылган Төмән өлкәсе чик сакчылары хөрмәтенә багышланган һәйкәл ачылу тантанасы узды.

Бирегә кулларына чәчәкләр тотып, шатлыклы көн белән котларга, һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар да килгән иде.

Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады, бер минут тын тордылар. Чик саклаучылар аллеясын тагын да тулыландырып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Подробнее...

Беренчелектә җиңгән Азат

45-15Күптән түгел генә Әстерханда узган Россия Федерациясе субъектлары һәм Россия футбол союзының футбол буенча төбәкара берләшмәләре федерацияләренең яшүсмерләр җыелма командалары арасындага ил беренчелегендә Урал һәм Көнбатыш Себер җыелма командасы I урын алды. Ә бу команда составында милләттәшебез, Төмән районының Индрәй поселогы егете Азат Калиев та бар.

Ул әле команда составына яңа гына кертелгән. Алай да беренче ярышы җиңү белән тәмамлануына шатлыгы чиксез. Бу уңайдан тиздән футбол буенча спорт мастерына кандидат исемен дә бирәчәкләр икән.

Подробнее...

10 ноября – День сотрудника органов внутренних дел РФ

Уважаемые сотрудники и ветераны органов внутренних дел Тюменской области!

Поздравляю вас с профессиональным праздником!

Ваша эффективная служба определяет правовой порядок и стабильность на территории нашего региона, уровень доверия к органам власти в целом.

Сегодня вы успешно решаете широкий круг ответственных задач: оберегаете жизнь и здоровье людей, в том числе на дорогах, противодействуете преступности, ведете профилактику правонарушений.

Такая сложная работа требует от сотрудников органов внутренних дел высокой компетентности, честности и принципиальности, верности выбранному делу. Убежден, вы и впредь будете надежно защищать законные интересы и права наших земляков, продолжите безупречно служить Отечеству.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836