#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каскарада “Таң йолдызы” бәйгесе

6-1911 февраль көнне, татар мәдәнияте көннәре кысасында, Төмән районы, Каскара авылы мәдәният йортында Төмән районы мәдәният идарәсе, район татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Юность” мәдәният һәм ял үзәге тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы-2018” балалар иҗаты, “Халык сәнгате” һәм “Фольклор”, “Уйна, гармун!” фестивальләренең смотр-конкурслары оештырылды.

Подробнее...

Төмән районы көненә багышланган чарада

6-17Төмән районының 95 еллыгына багышланган Төмән районы көне 9 февраль көнне өлкә Думасы бинасының утырышлар залында үтте. Чара райондагы промышленность һәм авыл хуҗалыгы оешмалары продукцияләре тәкъдим ителгән “Төмән районы: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган күргәзмә белән башланып китте. Аннары кунаклар “Боровская”, “Пышминская”, “Төмән бройлеры”, “Абсолют”, “Эра–98”, “Колос”, “Квартет”, “Тюменьэкопродукт, “Бисквитный двор” һ.б. оешмалар әзерләгән продукцияләрне тәмләделәр. Шул арада без “Абсолют” акционер оешмасының директоры Георгий Асланов белән аралашып өлгердек.

Подробнее...

Асланада “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләре үтте

6-13Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре башлану сәбәпле, шәһәр һәм районнарда “Таң йолдызы–2018” 27нче өлкә балалар иҗаты, “Халык сәнгате” 8нче өлкә бәйгеләре һәм өлкә татар фольклор фестивалендә катнашыр өчен сайлап алу турлары башланды. 9 февраль көнне Төмән шәһәрендә яшәүче сәнгать осталары шәһәрнең татар мәдәният йортында ярыштылар. 10 февраль көнне жюри әгъзалары Ялутор районында яшәүче милләттәшләребезнең сәләтләрен бәяләр өчен Аслана татар мәдәният үзәгенә юл алдылар. Бирегә әле Заводоуковск, Исәт районында яшәүче сәнгать осталары да килгәннәр иде.

Подробнее...

Уңган эшмәкәрләр

6-1Тубыл районының Маслау авылында яшәүче Маметовлар гаиләсе шәхси эшмәкәрлек белән 1994нче елдан бирле шөгыльләнә. Беренче еллар бәрәңге күп утырталар, сыер, бозаулар үрчетәләр. Аннары үз-үзеңне тәэмин итү программасы буенча бирелгән субсидиегә йорт куяннарын, савым кәҗәләр үрчетү буенча мини-ферма булдыралар. Сыерларны, бозауларны бетереп, бу юнәлешкә бөтен көчләрен салып 2010нчы елдан эшләүче якташларыбыз уңышлары, проблемалары белән уртаклаштылар. Тормышка позитив карашлы Фәүзия һөнәре буенча сатучы: ”Мин авыл сельпосында сатучы булып эшләгән идем. Сельпо ябылды, совхозлар таркатылды.

Подробнее...

“Татарстан рәссамнары”

6-2Төмән өлкә музеенда “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды. Ул “Татарстан рәссамнары берлеге”нең 2016 елда билгеләп үтелгән 80 еллык юбилеена багышланды. Анда төрле дәрәҗәдәге 78 рәссамның төрле жанрдагы 124 эше куелган иде. Мәсәлән, Татарстанның танылган иҗат әһелләре Искәндәр Рафиков, Сергей Кузьминых, Фәридә Якупова, Шамил Шәйдуллин, Виктор Аршинов һәм башка күпләрнең иҗатлары тамашачыны балачакка алып киттеләр, алар ачык, якты төсләр белән баетылган авыл темасын, милли мәдәниятне яктырталар иде. Күргәзмәдә һәркем үзе өчен игътибарга лаек эшне таба ала.

Подробнее...

Яңалык

АО «ПРОДО «Тюменский бройлер» и правительство Тюменской области развивают сотрудничество. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев һәм “ПРОДО” төркеме генераль директоры П.Илюхин хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Оешма Каскарада урнашкан. Бу проект – регионның авыл хуҗалыгы өчен зур вакыйга, заманча иң югары технологик җиһаз белән эшкәртүче предприятие Россиянең 65 регионын тәмле, сыйфатлы продукция белән тәэмин итә. “Шушы килешү “Төмән бройлеры”н үстерүдә ике якның да кызыксынуын арттырачак”, - диде губернатор. Оешма елына 32 мең тонна әзер продукция җитештерә. Стратегик максат – бу күрсәткечне 50 мең тоннагача арттыру. Генераль директор Төмән өлкә хөкүмәтенең һәрчак ярдәм күрсәтүе өчен губернаторга рәхмәтен белдерде.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836