#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәпнең юбилейлы очрашу кичәсендә

9-24Төмән районы, Ямбай авылындагы мәдрәсә-мәктәпнең эшли башлавына 100 ел һәм яңа мәктәп бинасына 50 ел тулу уңаеннан, 3 март көнне Ямбай авылы мәдәният йортында очрашу кичәсе узды. Чарага бу мәктәптә белем-тәрбия алган укучылар, ветеран укытучылар илебезнең төрле почмагыннан җыелышып килделәр. Алар башта мәктәптә кунак булдылар, кабинетлар буйлап йөрделәр, музейда экскурсиядә булдылар, аннары мәдәният йортында узган тантаналы чарада катнаштылар. Чара башланганчы кунаклар сыйныфташлары белән күрешеп, хәтер яңарттылар, фойеда укучыларның кул эшләре, рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Подробнее...

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклаштылар

9-232 нче март көнне Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары Каскара мәктәбенә семинарга җыелдылар. “Акъяр, Индрәй, Муллаш, Талымхан, Ямбай, Шыкча, Каскара мәктәпләренең татар теле укытучылары гына түгел, ә башлангыч сыйныф мөгаллимнәре дә килгәннәр иде. “Яңа стандартлар нигезендә заманча укыту” дигән темага яшь укытучылар - Әлфинур Бакиева һәм Зөһрә Риханова рус hәм татар әдәбиятын чагыштырып ачык дәрес күрсәттеләр. “Әбиемә бүләккә” дигән класстан тыш чараны Вәсилә Әлмукова оештырган. Биредә укучылар әбиләрен бүләкләделәр, җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр.

Подробнее...

Милли кием, төйдерү, аш-су турында

9-3“Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында узган мастер-класслар Төмән өлкәсендә барган татар мәдәнияте көннәре программасына кертелгән иде. Кичәне йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева татар халкының милли кием бизәкләре, Түбән Тәүде районының “Саз” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе, 2017 елда “Татар ашлары” бәйгесендә җиңү яулаган Хәмидә Әхмәдиева себер татар ашлары белән таныштырдылар.

Подробнее...

Яңалык

9-4Губернатор Тюменской области вручил лыжникам Большунову и Спицову денежные премии. Большунов Пхёнчханда өч көмеш, бер бронза, Спицов – ике көмеш, бер бронза медальләр яуладылар. Большунов – бер олимпиадада дүрт медаль алучы илебезнең беренче чаңгычысы булды. “Егетләрнең чаңгы ярышында җиңүләре – ул җитди казаныш, беркем, бәлки, мондый нәтиҗә булырга мөмкинлеген көтмәгәндер, бу бик шәп. Денис белән Александр булдырдылар. Без хатын-кызлар хоккей командасы өчен дә борчылдык, анда Төмән өлкәсе вәкиле Мария Баталова да катнашты”, - дип сөйләде Владимир Якушев.

Подробнее...

Киндерлеләр җиңүче

9-21Бу көннәрдә Түбән Тәүденең Җиңү мәйданында район күләмендә ХХХV авыл спорт уеннары үкәрелде. Оештыручысы – “Спорт һәм яшьләр” автоном учреждениесе. Анда Новотроицк авыл хакимияте рәисе Ринат Әхтәриев җитәкчелегендә Киндерле егетләре дә катнаштылар. Команданы остаз – Фәрхәт Фәхретдинов, Эмиль Зәйнетдинов, Илнат Ногманов, Альберт Авзалов, Рудик Гыйльманов тәшкил иттеләр. Ярышта Чугунаево, Черепаново, Бухтал, Канаш, Тюнево, Велижан һәм башка авыллар катнаштылар. 10 команда арасында киндерлеләр җиңү яуладылар. Алар эстафета, пычкы белән утын кисү, аны яру, су тутырылган чиләкләрне көянтәгә асып йөгерү, чаңгыда узышу ярышларын “бик яхшы”га үтәделәр. Чаңгыда Рудик Гыйльманов йөгерде. Егетләр I дәрәҗәдәге диплом һәм медальләргә лаек булдылар. Молодцы!

Подробнее...

Себертатар телендә рэп башкаручы егет

8-25Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә беренче себертатар рэперы, "Татар Радио Төмән FM" исемле интернет-радио тапшыруы авторы һәм алып баручысы Рузил Бикинәев белән очрашу уздырылды. Чараны алып баручы “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова әңгәмә формасында оештырып, тамашачыларны Рузилнең кыскача тормыш юлы, башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды. Рузил белән беренче танышканы турында ул: “Рузил мине мәзәкчеллеге, тормышка оптимистик карашта булуы, ташып торган энергиясе, эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде”, - дип сөйләде. Билгеле булганчы, 2016 елда интернетта "Татар Радио Төмән FM" исемле радио эшлады. Соңыннан Вконтакте сайтында төркем оештырып ул Төмән өлкәсе яшьләрен радиога тарта башлады. Радиода Рузил үзе генә эшлим.

Подробнее...

Яркәүлеләр ярыштылар

8-23“Таң йолдызы” балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгеләренә сайлап алу туры үзенең эшен 26нчы февраль көнне Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” район бәйгеләрендә тәмамлады. Шул көнне райондагы татар авылларыннан Яркәү мәдәният йортына сәнгать осталары җыелдылар. Алар бирегә җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтер өчен генә түгел, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтергә килгәннәр. Аларның иҗат җимешләреннән фойеда күргәзмә оештырылган иде. Катнашучыларның чыгышларын 3 төрле жюри 5 номинация буенча бәяләде. Кунакларны бәйрәм белән котлап район хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Полякова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова чыгыш ясап, уңышлар теләделәр.

Подробнее...

Шәҗәрә бәйрәме

8-21“Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында тагын бер әһәмиятле чара үтте. Йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова бу юлы горурланырлык тарихлары булган, борынгы нәсел тармакларын барлаучы үрнәк гаиләләрне барлаган. Чарага ике гаилә килү планлаштырылган булса да, җитди сәбәпләр белән икенче гаилә килә алмаган. Шуңа да Төмән районының Турай авылында яшәүче Айнуллиннар нәселе белән генә таныштык.

Нәселнең дәвамчыларын бүгенге чарага әзерләүче, барлаучы Ания Алтынгузина күп тырышлык куйган. Эзләнү чорында җиде буын бабаларына кадәр табып, зур нәсел агачларын ясатканнар.

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы “Яңарыш” газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә. “Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен, 3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 288 сум 36 тиен. Шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә - 308 сум 58 тиен, ә льгота белән 272 сум 46 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836