Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Безнең “Подписка бүләк ит“ акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында әти-әниеңне, туганнарыңны, аз керемле гаиләләрне яздыра аласыз. Ярты ел атнасына бер мәртәбә килгән “Яңарыш” газетасын укучы сезнең яхшылыгыгызны, матур гамәлләрегезне искә төшерер... Бүген без 30 кешене “Яңарыш”лы иткән, Мәскәүдә яшәүче, зур эшләргә сәләтле, талантлы, үз көче, тырышлыгы, үҗәтлеге белән дәрәҗәле баскычка күтәрелгән күренекле шәхес Зәйнулла Алимулла улы Бахметовка рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Свердловск өлкәсе мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимияте матди ярдәме белән “Мирас” өлкә татар һәм башкорт мәдәният үзәге, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, шәһәрнең 15 нче сәнгать мәктәбе оештыруында 24 март көнне Екатеринбург шәһәренең өлкә дәүләт халык иҗаты сараеның концертлар залында шәһәрнең беренче татар теле укытучысы Роза Мөхәммәтҗан кызы Шәнгәрәева исемендәге “Кояш нурлары–2019” XXVII нче регионара фестиваль-бәйгесе гөрләде. Биредә илебезнең төрле регионнарыннан сәләтле балалар җыелып, җыр, хореография, нәфис сүз остасы, модалар театры, гаилә коллективлары номинацияләрендә көч сынаштылар.
Уфа шәһәрендә чыгып килүче “Аиша” журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе, психолог Гөлбикә ханым Хайрльварина 29-31 март көннәрендә Төмән мөселман хатын-кызлары белән очрашып, “Аңлы рәвешле тормыш”, “Мәхәббәт көе яки хатын-кыз бәхете бизәкләре”, "Яңадан кабат рухландырылып илһамланган хатын-кызның гаилә агымы һәм чәчәк атуы” дигән темаларга семинар һәм тренинглар үткәрде. Әлеге чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте һәм “Сабыр” өлкә дини һәм мәдәни мирасы фонды тырышлыгы белән оештырылды.
Уже скоро, 15 апреля 2019 года, в Тюменской области произойдет переход на цифровое телевидение. В ожидании этого события предлагаем вам проверить, готовы ли вы к переходу на “цифру”!
На сайте смотрицифру.рф в разделе “Все для приема” доступен перечень более 26 тысяч моделей телевизоров, из которых более 8 тысяч поддерживают цифровой стандарт DVB-T2. Если у вас старый аналоговый телевизор, вы сможете подобрать нужную модель цифровой приставки из другого перечня, включающего более 270 позиций.
С помощью базы моделей телевизоров и цифровых приставок на сайте смотрицифру.рф, вы можете проверить наличие стандарта DVB-T2 в вашем телевизоре или найти нужную приставку и запланировать покупку.
Еще больше информации вы можете получить по бесплатному номеру круглосуточной горячей линии 8-800-220-20-02, а также на сайте смотрицифру.рф.
Почтовая марка с гербом Тюменской области появилась в продаже Почты России. Төмәннең үзәк почта элемтә бүлегенә регионның 75 еллык юбилеена багышланган 70 сум номиналда сатуга 70 мең илпә (штемпель) килде. Бу почта маркасына өлкә башкаласының гербы, блогы кырларына өлкә гербы һәм Россия Федерациясе картасы ясалган.
* * *
Начали работу две линии по производству котлет. “Продо Төмән бройлеры” Төмән районы кошчылык фабрикасында техник үзгәртеп корулар дәвам итә. Котлет җитештерү буенча ике линия корылды һәм эшен башлады. Аларның куәте – аена 170 тонна. “Бу безнең өчен яңа юнәлеш. Бүгенге көндә азык-төлек продуктлары базарында гадилек һәм әзерләү тизлеге иң төп тенденция. Нәкъ шуның өчен кисәкләргә бүленгән ярымфабрикатлар җитештерү оешманы үстерүдә өстенлек булып тора”, - дип сөйләде кошчылык фабрикасы директоры О.Величко.
1 апрельдән 2019 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды
Язылу бәясен «Почта России» бераз арттырды:
6 айга - 345 сум 84 тиен,
3 айга - 172 сум 92 тиен,
1 айга - 57 сум 64 тиен,
“До востребования” - 324 сум 36 тиен.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары - 302 сум 28 тиен,
“До востребования” - 285 сум 12 тиен.
«Яңарыш»ның ндексы - 54313.