tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Февраль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Кызыл якут микрофон” бәйгесендә җиңделәр

21-23Төмән шәһәрендә “Кызыл якут (рубиновый) микрофон” ветераннар клублары һәм иҗтимагый оешмаларының үзешчән иҗат фестиваль-бәйгесе быел 9 мәртәбә, 14-16 май көннәрендә үтте. Жюри әгъзалары чыгышларны 3 төркемгә бүлеп карадылар. Шәһәрнең төрле мәдәният йорты каршында эшләүче 30 ансамбль арасында 31 ел сәхнәдән милләттәшләребезне матур, моңлы, шаян җырлары белән сөендереп торган “Дуслык” җыр ансамбле дә катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исемен яулады. Һәм, гармунда рус, татар, башкорт бию көйләрен башкарып, махсус бүләккә лаек булган Әсмабикә Мирхәйдәрова белән Дамир Ульдановка 23 майда узган Гала-концертта чыгыш ясарга насыйп булды. Сайлау турын лаеклы рәвештә үтеп финалга чыккан бердәнбер татар төркеменең шундый уңышларга ирешүе - безнең өчен зур казаныш ул.

Подробнее...

Тубыл галимәләре Кырымнан кайттылар

21-21Күптән түгел Кырым федераль университетында профессор Айдер Меметовның 75 яшенә багышланган “Тюркология: кичә, бүген, иртәгә” III нче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Төмән өлкәсеннән милләттәшләребез – Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Фәйзуллина һәм аның студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Бу турыда безгә Гүзәл Җәгъфәр кызы хәбәр итте. Сөенечле кичерешләре белән ихлас бүлешеп яшь галимәбез: “Гадәттәгечә, сүземне рәхмәт сүзләреннән башлыйм, чөнки студентларым белән мондый ерак сәфәргә чыгып китәргә матди яктан һич тә мөмкинлек булмас иде, әгәр хезмәтебезне күрүче, югары бәя бирүче, эшләргә мөмкинлекләр булдырып һәр яктан булышып торучы җитәкчеләребез булмаса.

Подробнее...

Балалар өчен сөенечле турнир

21-20Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә район укучылары өчен Төмән өлкә Думасы кубогына, Балаларны яклау көненә багышланган шахмат турниры үтте. Ярышларда Индрәй, Боровский, Богандинский, Винзили поселокларыннан 59 спортчы катнашты. Призлы урыннарның күбесе индрәйлеләргә эләкте.

Әлеге чарага килүче дәрәҗәле кунакларның саны да шактый иде. Алар арасыннан өлкә буенча баш федераль инспектор, өлкә шахмат федерациясе попечительләр советы рәисе Дмитрий Кузьменко, өлкә Думасы депутаты, “Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына шахматлар” “Бердәм Россия” проекты координаторы Фуат Сәйфетдинов һәм өлкә шахмат федерациясе, район, Индрәй хакимияте вәкилләре котлау сүзләре белән чыктылар.

Подробнее...

Пресс-релиз

Всероссийский конкурс профессионального мастерства «Лучший водитель автобуса», г. Тюмень, 29 – 31 мая

В Тюмень приехали более 50 лучших водителей автобусов со всей страны – побороться за призовой фонд – 1 миллион рублей на Всероссийском конкурсе «Лучший водитель автобуса», организованном Министерством транспорта Российской Федерации и Научно-исследовательским институтом автомобильного транспорта (ОАО «НИИАТ»).

Целью конкурса «Лучший водитель автобуса» является повышение уровня профессиональной подготовки водителей, создание благоприятного психологического климата, информационной и методической поддержки для вовлечения субъектов Российской Федерации в мероприятия, предусмотренные Федеральной целевой программы «Повышение безопасности дорожного движения в 2013–2020 годах».

Подробнее...

Егерме икенче тапкыр Булат Сөләйманов турында

21-18Чираттагы – ХХII нче “Сөләйманов укулары” Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә үтте. Анда өлкәбезнең төрле мәктәпләреннән укытучылар, укучылар, татар тормышы белән кызыксынучылар, татар оешмалары вәкилләре килгәннәр иде. Укуларның үткәрелү рәвеше соңгы елларда үзгәреш кичерә. Үткән ел шагыйрьнең юбилее хөрмәтенә ул аның туган ягы Вагайда оештырылып, мәктәп коллективлары катнашындагы бик матур әдәби-музыкаль композицияләр белән истә калды. Быел да Булат Сөләйманов укыган Карагай мәктәбе (Вагай районы) укытучылары һәм укучылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар матур тамаша тәкъдим иттеләр. Төмән районының Шыкча, Акъяр, Ямбай этномәдәни мәктәпләре укучылары матур шигырьләрен башкардылар, хикәясеннән өзек күрсәттеләр.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836