#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нюта Федермессер: большая часть паллиативной помощи должна оказываться на дому

Большая часть паллиативной помощи должна оказываться выездными службами. Такое мнение во время рабочего визита в Тюменскую область высказала член Центрального штаба ОНФ, идеолог проекта «Регион заботы» Нюта Федермессер.

Напомним, команда проекта 8 и 9 июля посещает объекты здравоохранения, где оказывают паллиативную помощь, психоневрологические интернаты и другие учреждения соцзащиты. Так, в Тобольске эксперты посетили Областную больницу №3.

Экскурсию по отделению, где расположены койки паллиативной помощи, провел главврач ОБ №3 Тобольска Марат Баширов. Всего в больнице пять таких коек. Шесть врачей прошли обучение для работы с паллиативными пациентами.

Подробнее...

Телсез булмыйк, “Яңарыш”ны укыйк!

Хөрмәтле укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртыеллыгы башланды, сезнең кулда июль аеның беренче саны. Гадәттәгечә, язылу чоры башлануга бу эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләребезне белдереп үтәбез. Беренчедән, һәр газета укучы бу җылы сүзләргә лаек. Димәк, ул татар телен – туган телен белә, укый ала, сөйләшә дә - ул милләтнең киләчәген булдыручы. Хәзер ил Президентыннан алып өлкә җитәкчеләре, хакимият вәкилләре рәхәтләнеп татар телендә исәнләшәләр. Хәтта җөмләләр белән дә әйтәләр. Шул ук вакытта үз телен белмәгән, өйрәнергә теләмәгән милләттәшләребез дә бар арабызда. Менә анысы кызганыч. Монда һәркемне гаепләргә була. Баласына татар телен мәктәптә укытуга каршы ата-аналар, татар бүлеген тәмамлап та, сабыйлары белән русча гына сөйләшүче тел белгечләре, әби-бабайлар аеруча күңелгә шом салалар.

Подробнее...

Төмән дәүләт университеты профессоры – төбәк горурлыгы

27-1Хәнисә Алишина Урал федераль округының иң яхшы фәнни эшлеклесе буларак гомуммилли премия алды.

Июль аеның беренче көнендә Төмән дәүләт университеты бинасында югары уку йортының Гыйльми советының йомгаклау утырышы узды. Фәнни җәмәгатьчелек очрашуы кысаларында ТДУ ректоры Валерий Фальков хезмәттәшләренә бүләкләр – өлкә Думасы депутатларыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Алишина Урал федераль округының «Ел профессоры» дипломын һәм медален алды. Бу гомуммилли премия үз гомерен фән һәм педагогикага багышлаган кешеләргә бирелә.

Подробнее...

Бергә булырга язсын

27-2Тубыл шәһәре һәм районында 2019 елның икенче яртыеллыгына өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздыручыларыбыз бу юлы да сынатмадылар. Язылучылар санын саклап калу максатыннан, почта бүлеге хезмәткәрләре белән төрле чаралар үткәрелде. Җирле матбугатны яздыру буенча шәһәрнең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге башлыгы Нурия Вафеева зур тырышлык күрсәтте. Хезмәт ветераннары оешмасы 15 кешене газеталы итте. Алар исеменнән шәһәрнең атказанган кешесе, ветераннар советы әгъзасы Фәүрия апа Шәриповага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Татар теленә хөрмәт тәрбияләгән, мәгълүматны объектив итеп биргән, милли үзаңны тәрбияләүче “Яңарыш”ны өлкән буын укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп алалар.

Подробнее...

Яңалык

Губернатор принял участие в заседании Госсовета по развитию дорожной сети. Россия Президенты Владимир Путин 26 июньдә Кремльдә гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Утырышта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да катнашты.

Фикер алышу барышында эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын күтәрүгә, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр каралды.

* * *

В Тюменском областном суде новый председатель. 1 июль көнне Төмән өлкә судында яңа рәис вазифасына керешү тантанасы булды. Әлеге чарада ведомство башлыгы Александр Моор катнашты. Вячеслав Антроповны Төмән өлкәсе суды рәисе итеп билгеләп кую турындагы указга агымдагы елның 19 июнендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Аны Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Калиберда укыды.

Губернатор Александр Моор яңа җитәкчене котлады һәм Төмән өлкәсенең гадел хөкем системасында күпьеллык тәҗрибәсе Вячеслав Антроповка куелган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Подробнее...

Подписка - 2019

Игътибар!!!

28 ел дәвамында вакытлы матбугатны тарату өчен без “Регионара подписка агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ООО «МАП») белән килешү төзедек. “Регионара подписка агентлыгы» җәмгыятенең хәзерге вакыттагы катлаулы икътисадый хәленә бәйле рәвештә, 2019 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясен уздыру кызган чагында бу оешма белән эшне туктатырга туры килде. «Роспечать» агентлыгы белән килешү төзергә карар кабул итәргә булдык.

Хәзерге вакытта безнең газета яңа ПР750 индексы белән «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе каталогына кертелде, шуңа бәйле рәвештә подписка бәяләре үзгәрде:

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836