#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Саз” ансамбле 10 еллыгын бәйрәм итте

48-21Өлкәдә генә түгел, регионара бәйге-фестивальләрендә югары урыннар яулап торган “Саз” фольклор-этнографик ансамблен 10 еллык иҗат кичәсе белән тәбрикләр өчен 30 ноябрь көнне җыр-моң сөйгән милләттәшләр Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә җыелдылар. Белгәнебезчә, “Саз” ансамбле 2009 нчы елда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында күренекле музыкант Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә эшләп башлады һәм бик күп казанышлар яулап өлгерде. Ә соңгы елларда ансамбль җитәкчесе вазифасын Екатерина Әхмәтҗанова башкара, ә музыкаль җитәкчесе итеп шулай ук танылган музыкант, оркестр-кеше Әбүзәр Миннебаев билгеләнә.

Подробнее...

Себер татар җырлары тупланган диск дөнья күрде

48-19“Әмәл” себертатар көйләре” дип аталган җырлар дискын тәкъдим итү кичәсе 28 нче ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән оешкан рәвештә һәм бик күңелле үтте. Әлеге җырлар дискын филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин чыгарды. Себер татар халкының борынгы, онытылып барган җырларын туплап, дискка яздыру турында ул Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә укыткан елларда хыяллана. Мәдәниятебезгә гашыйк, сәләтле, милләт җанлы студентларны җыеп “Әмәл” ансамблен булдыра. Алар өлкәнең татар авыллары буйлап йөреп, халык җырларын өйрәнәләр.

Подробнее...

Себертатар теле көне бәйрәмендә

48-16Себертатар теле һәм мәдәнияте бәйрәме кысаларында Төмән шәһәренең себертатар милли-мәдәни автономиясе “Себертатар теле – Евразиянең борынгы теле” дигән тема буенча түгәрәк өстәл уздырды. Өлкәбезнең төрле почмагыннан җыелып килгән мәртәбәле кунаклар башта “Себер пайлыгы” дип аталган күргәзмә белән таныштылар, аннары “Себер татарларының мәдәнияте һәм тарихы” дигән экскурсиядә булдылар. Түгәрәк өстәлне филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбанова алып барды. Кунакларны сәламләп шәһәр себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина чыгыш ясадылар.

Подробнее...

Индрәйдә - "Ел уңышы-2019"

48-15Ноябрь ахырында Индрәй авыл клубында "Ел уңышы-2019" бәйрәме үткәрелде. Анда төрле өлкәләрдә алдынгы урыннарны яулаучылар тәбрикләнде. “Ел укучысы”, “Сәхнә йолдызы”, “Ел спортчысы”, “Ел волонтеры” кебек номинацияләрдә җиңүче исеменә Наилә Кәримова, Фәнил Сәйдимов, Алсу Речапова, Денис Ихсанов, Алинә Алеева, Салават Сәитов, Илфат Халиков, Диана Арипова, Севинч Едгорова, Хуршеджон Едгоров, Марат Халиков, Эвелина Речапова лаек булдылар. Аларга Төмән өлкә Думасы депутаты, «Бердәм Россия»партиясенең Төмән төбәк бүлеге секретаре урынбасары Николай Токарчук, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин, Төмән районы хакимиятенең мәдәният идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузин, Индрәй думасы рәисе Рөстәм Арипов бүләкләр тапшырдылар. «Родонит» мәдәният һәм ял үзәгенә (Индрәй авыл клубы) йөрүчеләр музыкаль бүләкләрен тәкъдим иттеләр.

Подробнее...

Саубулашу

48-1430 нчы ноябрьдә кичке сәгатъ җидедә озак авырудан соң, Тубыл шәһәренең күренекле шәхесе Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы ШӘРИПОВА вафат булды. РФнең атказанган табибы, шәһәребезнең атказанган кешесе, биш чакырылыш шәһәр Думасы депутаты сайланган, 20 ел шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе булып эшләгән хөрмәтле Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова белән саубуллашу 2 нче декабрьдә Тубыл шәһәренең , 7 микрорайоны, 9 йорт, 142 фатирда узачак. Мәрхүмәнең якыннары, туганнары, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Область: вчера, сегодня, завтра

48-1Из Послания губернатора Тюменской области Александра Моора Тюменской областной Думе «О положении дел в области»

Александр Моор: «Конец года – традиционное время подведения итогов и постановки новых задач. Время самооценки. Не только для органов власти или экономических субъектов. Для каждого человека, для каждой семьи, для всего нашего регионального сообщества, которое ведь тоже можно, но и полезно представить себе как большую семью. 2019 год принес нам немало ярких успехов, побед и достижений. В самых разных областях, самого разного характера и масштаба – принято же в семьях гордиться и крупными свершениями, и небольшими радостями».

Подробнее...

Кылган игелеге, ярдәме сокландыра

48-2Мәрвәр Закир кызы Абайдуллина Казанлы авылында күп балалы гаиләдә туа. Әти-әнисенең шатлыгы булып туган кыз кече вакытыннан аралашучан, хезмәт сөючән булып үсә. Мәрвәр өй эшләрендә ярдәмчел була, мәктәптә “4” һәм “5”ле билгеләренә укый. Тырыш, актив кыз татарча шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Мәрвәр мәктәпне тәмамлап, шәһәрдә зур оешмада бухгалтер булып эшләргә хыяллана. Кулына аттестат алгач, Мәрвәр Төмән кооператив техникумына укырга керә. Аннары читтән торып Төмән дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясендә белем ала. Үзенең күңеленә хуш килгән - бухгалтер һөнәрен сайлаган якташыбыз 30 елга якын Тубыл шәһәренең иң зур оешмасы - ТЭЦта эшли.

Подробнее...

Квитка окажет помощь пенсионерам, пострадавшим от недобросовестных юристов

48-1327 ноября в рамках работы с избирателями в регионе депутат Госдумы провел прием граждан

В ходе Всероссийской недели приемов граждан, приуроченной к 18-летию «Единой России» депутат Государственной Думы Иван Квитка встретился с жителями Тюменской области в региональной общественной приемной Партии. Один из заявителей представил парламентарию социальный проект, в рамках которого он планирует создать загородный образовательный центр для подростков, попавших в трудную жизненную ситуацию, обеспечить их рабочими местами и достойной заработной платой. После презентации данного проекта депутат подчеркнул, что в основе социального предпринимательства всегда должны присутствовать неравнодушие и идея. «Вы занимаетесь полезным делом. Бизнес, действительно, может быть общественно полезным, социально ориентированным и при этом окупаемым. На данном этапе важно оказать проекту информационную поддержку», – отметил он.

Подробнее...

Сез безнең пар кошыбыз, ике куанычыбыз

Безнең балаларыбыз Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Гөлнара Фәршат кызы һәм Альберт Мөхәммәтгали улы Алтынгузиннар 1999 елның 26 ноябрендә һәркемебезнең фатихасын алып, олы тормыш юлына бастылар. Ике йөрәкне бергә кушып гомер итүләренә 20 ел вакыт үтеп тә киткән.

Әти буларак, Альберт Мөхәммәтгали улы балаларына һәр эшне үз кулы белән эшләп дөнья коруын, үзенең абыйсы, энесе белән бердәм булып, үрнәк итеп күрсәтеп яши.

Подробнее...

Яңалык

Компании региона презентовали свою продукцию на мировых электронных площадках. Шушы көннәрдә дөньяның эре электрон сәүдә мәйданнарында Төмән предприятиеләренең аккаунтлары (шәхси кабинет) барлыкка килде. Экспорт юнәлешле җитештерүчеләргә өлкә “витринасын” оештыруда Төмән өлкәсе экспортка ярдәм итү үзәге булышты. Тагын да сигез аккаунт дөньяның 33 иле белән эшләүче платформада барлыкка киләчәк. Тиздән Төмән өлкәсенең экспортка ярдәм итү үзәгендә электрон сәүдә челтәрләрендә аккаунтларны урнаштыруга чираттагы гаризалар кабул ителә башлый.

Подробнее...

Подписка - 2020

Хөрмәтле милләттәр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына 1 сентябрьдән 2020 елның

беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Язылу бәясе: 6 айга - 352 сум 56 тиен, 3 айга - 176 сум 28 тиен,

1 айга - 58 сум 76 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 307 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 330 сум 36 тиен, ә льгота белән - 289 сум 92 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836