#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңача Җиңү бәйрәме

20-1Россиядә 9 май бәйрәме, пандемия сәбәпле, быел бөтенләй башкача үтте. Гадәттәге митинг, парадлар, урам буйлап “Үлемсез полк” рәтләрендә атлаулар интернетка күчтеләр. Әлбәттә, оештыручылар бәйрәм рухын мөмкин кадәр күбрәк халык тойсын өчен бар көчләрен куярга тырыштылар. Бер атна алдан ил, өлкә күләмендәге төрле проектлар тормышка аша башладылар: онлайн рәвештә сугыш темасына җырлар, шигырьләр, рәсем конкурслары, флешмоблар, челленджлар оештырылды. Аннары тәрәзәләрдә Бөек Җиңүгә кагылышлы рәсемнәр, бизәкләр, ветераннарның портретлары барлыкка килделәр һәм алар “Җиңү тәрәзәләре” проектын башлап җибәрделәр.

Подробнее...

Сез - тормышыбыз яме!

20-2Ике искиткеч кешенең, әтиебез Норкул һәм әниебез Мәүлиянең гаилә тарихы 1981 елда ук башланган, аларны таныштырган көн 40 елга якын бәхетле, кулга-кул тотынып яшәүче ике гашыйкның гомер юлында иң истәлеклесе булып сакланган. 4 батыр ул һәм гүзәл кыз тәрбияләнеп үскән Собировларның бу сөю учагында.

Алар бергә нык гаилә кору өчен тырышып йөргәндә, әниебезнең әнисе балигъ булмаган балалар белән ялгызы кала. Әниебез белән әтиебез аларны аякка бастырырга булышалар, һәркайсын яхшы кешеләргә кияүгә бирәләр, нык һәм бәхетле гаиләләр оеша.

Подробнее...

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

20-17Чикләнгән чаралар аркасында быел тантана үзенчәлекле үтсә дә, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Бу көнне Мәңгелек ут янында шәһәр башлыгы Максим Афанасьев җитәкчелегендә чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кадерле сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам күрсәтеп, рәхмәтләр белдереп тубыллылар балконнардан “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар, тантаналы концертларда, онлайн трансляцияләрдә яшьләрнең катнашулары бәйрәм рухын күтәрде. Быел шәһәрнең төрле урам һәм микрорайоннарыннан Җиңү салютын да һәркем күрә алды.

Подробнее...

Бәйрәмгә алдан ук әзерләндек

20-16Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң мөһим вакыйгага Ялутор районының Яңа Атьял авылында инде күптән әзерлек эшләре башланды. Иң элек һәйкәл тирәсе җыештырылды, һәйкәл тәртипкә китерелде, мәктәп, балалар бакчасы бәйрәмчә бизәлде, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәт фронтында катнашучыларга видео-котлаулар әзерләнде. Өлкәннәр һәм балалар, мәктәп укучылары бәйрәм уңаеннан үткәрелгән акцияләрдә катнаштылар.

Подробнее...

Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

20-18Төмән районы, Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов, аның урынбасары Гөлфия Әхмәтҗанова, Шыкча хакимияте Думасы рәисе Гүзәлия Муллачанова, «Удача» җәмгыяте директоры Олег Подряднов, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар.

Һәлак булган сугышчы һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренә утыртылган таш янына чәчәкләр салдылар.

Алар шулай ук «Җиңү бакчасы» Бөтенроссия акциясенә дә кушылып, үсентеләр утырттылар.

Россия Федерациясе гимны яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.

Подробнее...

Яңалык

Режим повышенной готовности в Тюменской области продлен до 31 мая. Моның турында регион башлыгы Александр Моор игълан итте. Төмән өлкәсендә коронавирус йоктыруның көн саен яңа очраклары ачыклана. “Мондый шартлардан чыгып, мин югары әзерлек режимын 31 майга кадәр озайту турында 120–п санлы карарга үзгәрешләр керттем”, – диде А. Моор. Губернатор әйтүенчә, барлык чикләү чаралары гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгырту белән бәйле. 2020 елның 31 маена кадәр адреслы социаль ярдәм күрсәтү срогын озайтырга йөкләмә бирелде (2 мең сум хроник авырулары булган, 65 яшьтән өлкән гражданнарга).

Подробнее...

Подписка - 2020

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына беренче апрельдән 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Вакытлыча өйдә утырырга мәҗбүр булсак та, тормыш дәвам итә! Матбугатка хәзер өйдән чыкмыйча, язылырга була.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836