coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Памятка АТК ТО 

25-13

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Сопра авылында тавыш бирү актив бара

26-26РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 1нче юльдә Вагай районы Сопра мәктәбендә урнашкан сайлау участогында оешкан төстә, авыл бәйрәмен хәтерләтеп узды. Авылда да сайлауга килүче һәркемнең температурасын үлчиләр, аларга перчаткалар, битлекләр, ручка бирәләр. Бүген кичке сәгать дүрткә 436 авыл халкының сиксән проценты тавыш биргән. Бу тавыш участогынының комиссия әгъзалары зур булмаган Юлташи авылында тавыш бирү мөмкинлеген авыл урамында оештыралар. Юлташи авылда 12 кеше тавыш биргән.

Подробнее...

“Җитәкчеләргә ышанабыз”

26-19Бүген илебездә Конституциягә үзгәрешләр кертүгә халык ризалыгын бирүнең соңгы көне. 25 июньнән бирле бүгенге көнгә кадәр сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләделәр. Участокларда эшләүчеләр, як-яктан ризасызлыклар күп булуга карамастан, кешеләр киләләр, сайлыйлар, дип сөйләделәр. Әлбәттә, аларның сайлау нәтиҗәсе әле билгеле түгел, бюллетеньнәр бүген кичкә генә исәпләнеләчәк.

Подробнее...

Ишмәт авылында тавыш бирделәр

26-18Район үзәкләреннән еракта, сазъяк артында урнашкан кечкенә авылларда РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көннәре алдан ук билгеләнеп, һава торышына һәм юл булмау сәбәпле килеп чыккан уңайсызлыкларга карамыйча, планлаштырылган вакытта, төгәл уздырыла. 30 июнь көне Булашово авыл хакимият башлыгы Надежда Петровна Сафронова ярдәмчесе Ринат Рыханов белә Ишмәт авылына барып, әлеге җаваплы вазифаны уңышлы башкарып кайттылар. 4 гаилә генә яшәгән авылга җәен су юлы белән моторлы көймәләрдә генә барып җитеп була.

Подробнее...

Алдан тавыш бирү һәм викторина

26-1625 июнь көнне Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирүләр башланды. Төмән өлкәсендә 1097 сайлау участогы көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча сәбәпләрне аңлатмыйча өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларга тавыш бирү өчен шәхси пакетлар алып киләчәк.

Төмән районының Индрәй хакимиятендә дә бүген тавыш бирүләр башланды. Мәктәп бинасына кешеләр күп килделәр. Һәркемнең температурасы үлчәнә, битлексезләргә битлек, бер тапкыр кулланылучы ручка бирелә, перчатка яисә йогышсызландыра торган сыеклык тәкъдим ителә.

Подробнее...

1 июльдә Конституциягә

26-141 июльдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен соңгы көн.

Шыкча авылында барлык санитар куркынычсызлык чаралары да үтәлгән. Участокта тавыш бирү процедурасы 10 минуттан да артмаган вакыт эчендә оператив рәвештә башкарыла. Хакимият башлыгы Рәис Равил улы Әминов сүзләренә буенча сайлаучыларның 59 проценттан артыгы тавыш биргән.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836