Январь 2021 |
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Астролог Павел Глоба фаразлавынча, 2021 ел глобаль үзгәрешләр, хәтта тетрәнүләр вәгъдә итә.
Белгеч вакыйгаларның Кояш системасындагы иң зур планеталар – Юпитер һәм Сатурн белән бәйле булачагын билгели. Астролог шушы елның кискен борылыш елы булачагын ассызыклый. Дөньяви сәяси күләмдә бер проект башлап җибәрәчәкләр. Хәтта кешелек цивилизациясе тарихы үзгәрергә мөмкин.
Ә менә көнчыгыш календаре буенча быелгы ел – Үгез елы. Көтелмәгән үзгәрешләр елында һәркайсыбыздан күп энергия таләп ителәчәк, ихтыяр көче кирәк булачак. Кыскасы, күңелсез булмаячак! Көчле, бирешми торган, гел алга...
Урамга чыгар алдыннан суда азык-төлек (пищевой) буягычын эретегез һәм аны кечкенә тишекле пробка белән бикләнгән пульверизаторга яки шешәгә агызыгыз. Шулай ук стакан һәм зур пумала әзерләгез. Һәм, әлбәттә, дымга чыдам берничә пар бияләй кирәк булачак. Хәзер тирә-юньдәге кар көртләрен, карлы асфальтны, бордюрларны, боз сөңгеләрен буярга кыю алыныгыз.
Интернеттан.
Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.
Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.
Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, урманнарны кар басты, ачы суыклар алып килде.
Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе...
Әби-бабайлар көненә багышланган нәфис сүз остасы онлайн бәйгесендә Төмән шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Аделина Корманалиева да катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Чынлап та, кызчыкның чын артистларча оста сөйләвенә таң калмыйча булмый. Ул һәр сүзен яраткан әби-бабайлары – Тубыл шәһәрендә яшәүче Нәфисә Рәшит кызы белән Сабир Басыйр улы Алиевлар һәм Вагай районы, Аксурка авылында яшәүче Гүзәл Фәрит кызы белән Азат Камсулла улы Корманалиевларга шәхсән әйткән кебек сәнгатьле итеп сөйли. Шигырь сөйләргә аны әнисе өйрәтә.
Аделина - шат күңелле, бик җаваплы, сәләтле, тырыш һәм бик тә сөйкемле кыз (Күз тия...
Төмән районы, Муллаш балалар бакчасында «Халык атнасы һәм традицияләре» дигән атналык узды. Төп максаты - телдән халык иҗаты белән танышу, тарих һәм халык иҗаты белән кызыксыну, милләтебез гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Музейга экскурсия балаларда Ватанга мәхәббәт, аларның үз төбәкләрендә социаль тормыш тәҗрибәсе туплавын, кабул ителгән тәртип нормаларын, үзара мөнәсәбәтләрне үзләштерүне, мәдәният дөньясына тартылуны формалаштыра.
Музейга экскурсия балаларга туган якның табигый һәм мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияли...