Апрель 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Уен)
Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый.
-Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
- Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3,4,5) яшь тула. Гөлсинәгә карагыз! Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез чын күңелдән.
Җырлаганда, балалар кул чабып торалар, Гөлсинә бии.
Интернеттан.
Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты.
Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, кешеләрне махсус уятып йөргән кебек, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чабып йөри. Чынлап та, шулай икән. Эт тавышына хәтта бер малай да уянган һәм урамга чыгып йөгергән. Малай белән тагын берничә кеше күренүгә, эт сазлыкка таба чапкан. Малай да аңа ияргән. Барса, сазлыкта сыер! Баткан.
Эт артыннан иярергә кирәклеген аңламаган агайлар янына барып, малай хәлне...
Кыш кошлар өчен дә бик авыр чор санала. Күп кенә канатлы дусларыбыз салкыннан, ачлыктан газап чигәләр. Шушы нәни кошларга ярдәм итик, ачлыктан коткарыйк!
Түбән Тәүде районының ирекле ярдәмчеләре хәрәкәте “Кошларны кышын ашатыгыз” дигән акция игълан иттеләр.
Нәрсә эшләү мөһим:
1. Кошлар өчен җимлек (кормушка) элү (үз кулың белән ясаган яисә сатып алган).
2. Җимлеккә кошлар өчен икмәк валчыкларын, көнбагыш, үсемлек орлыклары сибәргә.
Челленджда районның барлык мәктәпләре катнаша. Рәсемдә Киндерле мәктәбе укучысы - Арина Асадуллина. Җимлеге бигрәк матур, уңайлы...
Халык бәрәңгене тикмәгә генә икенче икмәк дими. Әмма бәрәңгене шәп итеп пешерә беләсезме икән сез?
Әрчелгән бәрәңгене салкын суда югач, тирән савытка салабыз да, өстенә кайнар су агызып, пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, тоз өстибез, пешереп җиткерәбез һәм суын саркытып, өстен ачып, ярмаландырып алабыз. Аннары тиз генә бушатып, парлы килеш табынга бирәбез. Бәрәңге өстенә эретелгән атланмай яки көнбагыш мае салырга мөмкин. Вак итеп туралган яшел яки башлы суган, петрушка да сибеп җибәрсәң, кайнар бәрәңге тагын да тәмлерәк була.
Бәрәңге янына нигә каймак яисә катык куймаска, я булмаса...
Коронавирус пандемиясе чорында мәдәният оешмаларында чаралар үткәрергә ярамавы турында әйтеп торасы да юк. Югары технологияләр чорында яшибез бит, шул сәбәпле, балаларга күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, хәтта сазъяк арты татар авылларында яшәүче балаларга да.
Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбе укучылары да төрле онлайн-бәйгеләрдә, акцияләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан укучылар өчен “Яңа ел открыткасы”, “Яңа ел хыяллары”, “Яңа ел тәрәзәләре” кебек рәсем онлайн-бәйгеләре оештырылды.
4 сыйныф укучысы Зарина Раингулова һәр бәйгедә үзенең сәләтен сыный. Ул тырышып укый, матур...