coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Салават Күпере” төрле милләт балаларын берләштерде

14-10Күптән түгел Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Салават күпере” балалар милли иҗаты өлкә фестивале уздырылды. Берничә көн дәвамында жюри әгъзалары 2 мең сабый катнашында 380 чыгыш тыңладылар. Конкурста инде берничә ел Казахстан балалары ярышалар, быел беренче тапкыр сынлы сәнгать номинациясендә Германиядән вәкилләр үзләренең әйберләрен тәкъдим иттеләр. Башкортостан Республикасыннан килгән хореографик ансамбль артистларының чыгышы да зур алкышларга күмелде. Балаларның осталык дәрәҗәләре елдан-ел арта. Һәр катнашучының җырында, биюендә, декоратив-кулланма сәнгать эшләрендә халкының...

Подробнее...

“Яшел планета” VIII өлкә экологик форумында

14-1Март урталарында Төмәннең “Снежинка” лагеренда (Иске Тубыл трактының 31 нче чакрымы) экологик форум үтте.

Аның башлап җибәрүчеләре һәм оештыручылары: өлкә Думасы, спорт һәм яшьләр политикасы буенча өлкә департаменты, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә балалар һәм яшьләрнең өстәмә белем үзәге, җир асты куллану (недропользования) һәм экология департаменты, “ЧИР”өлкә җәмәгать хәрәкәте.

Форумның максаты: мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү, булдыклы һәм талантлы сабыйларны ачыклау, аларны тикшеренү һәм иҗади эшкә җәлеп итү.

Монда...

Подробнее...

Кайсы яхшы

Әти орыша башласа,
Әни ягына карыйм.

Әни күрмәмеш була,
Әби белмәмеш була.

Дәү әтине әйтмим дә,
Түзми безнең буранга.
Бүреген басып кия дә,
Чыгып китә урамга.

Торам башым игән килеш,
Борын асларым юеш.
Берсе дә якламыйлар,
Башымнан сыйпамыйлар.

Әти орышып туя да,
Бераз гына тын ала.

Әйтә: “Әнә, дүрт почмакның
Теләсә кайсын сайла”.

Ахры әти балачакта
Шаярмаган, көлмәгән.

Дүрт почмакның кайсы яхшы
Икәнлеген белмәгән.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА.

Подробнее...

Халык календареннан

* 1 мартта (хәзергечә 13ендә) кояшлы көн булып, һава тын торса, яз яхшы килер, җәй буена һава яхшы торып, һәртөрле ашлыклар уңар.

* Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

* Март башында чыпчык эчәрлек су булса, ел яхшы килер.

* Яз иртә килсә, ашлык уңар.

* 1 мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.

* Кара карга килгәч, җиргә төшсә, яз кыска килер; ояга төшсә, яз озын килер.

* Кар кояш белән китсә, бодай уңар.

* Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын (биек) булыр, әгәр кыска булса, ашлык кыска булыр.

* Язгы ташкын шәп булса, иген...

Подробнее...

Минем әбием

Минем әбиемнең әнисе - Хәтирә Шаргабдулла кызы Юсуповага быел сиксән биш яшь тулды. Ул Талмы авылында туган. Аларның гаиләләре бик зур булган. Әбиебез кечкенәдән эш сөючән, намуслы, тыйнак булып үсә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул унике яшеннән эшли башлый. Әбием авырлыкларны кичерсә дә, кыенлыкларга бирешмичә, сыгылып төшмичә, көчле рухлы була. Сугыштан соң ул тормышка чыга. Иптәше белән биш баланы аякка бастыралар.

Әбиебез тыл ветераны. Ел саен тугызынчы майда аңа открыткалар, бүләкләр килә. Ул орденнарын, медальләрен тагып hәйкәл янына митингка да барып килә. Авыл...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836