30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Пионер-герой Валерий Волков

40-7Валерий Волков 1929 елны Черновцы шәһәрендә туа. Әнисе Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан үлә. Малай инвалид әтисе белән яши. Мәктәптә яхшы укый, аеруча әдәбиятны ярата. Берничә хикәя, шигырьләр яза.

Сугыш башлангач, әтисе белән эвакуацияләнә алмыйлар, шуңа күрә анда сугыш килеп җитмәс дип, Кырымга китәләр. Монда Чоргунда (хәзер Черноречье) яшиләр. Бу территорияне тиздән фашистлар чорнап ала. Әтисе актив рәвештә немецларга каршы көрәшә, аны атып үтерәләр. Валера могъҗиза белән генә исән кала.

Берничә атна анда-монда суклыгып йөргәннән соң, диңгез пехотасы разведчикларына эләгә. Аны мәктәпкә...

Подробнее...

Гөлҗимеш – табигать бүләге

40-8Гөлҗимеш (шиповник) Мисыр һәм Греция розаларының нәсел башы санала. Борынгы греклар роза чәчәкләре белән сугыштан җиңеп кайтучыларны каршылаганнар. Ә Төркиядә розалар белән яңа туган бала бишекләрен бизәгәннәр.

Гөлҗимеш – кешелек дөньясына табигатьнең олы бүләге. Безнең якларда ул күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак буларак танылган. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла. Мәсәлән, гөлҗимеш төнәтмәсе кан басымын көйли, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта.

Шулай ук азканлылык, диатез...

Подробнее...

Җәйге ял көннәре

36-11Җәйге каникуллар башлану белән Индрәй мәктәбе каршысында ел саен балалар өчен сәламәтләндерү лагере эшли башлый. Коронавирус инфекциясе таралудан саклану сәбәпле, лагерьны ачу быел өлкә санитар-эпидемиологик белешмә нигезендә генә башкарылды. Шуңа күрә, җәйге лагерь балалар өчен үзенең ишекләрен июль башында гына ачты. Ял кызыклы да, файдалы да булсын, баланың сәламәтлегенә, тормышына куркыныч тудырмасын дигән максатлар - барысы да оештыручыларның төп бурычлары иде.

Укучылар ялын кызыклы итеп оештыру нигезендә, лагерьда спорт белән берлектә хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннар...

Подробнее...

Кызыклы лагерь

36-10Август аенда Шыкча урта мәктәбендә өченче смена лагере бик үзенчәлекле эш алып барды. Лагерь башлыгы Гүзәл Зәйнуллина, тәрбиячеләр, спортинструктор, әйдаманнар эш планын кызыклы итеп оештырдылар. Лагерь палаткалар куюдан башланды, бу тәҗрибә үткән ел да булган иде, 30 бала бу сменаны көтеп алды, чөнки икенче төрле формат үзенә җәлеп итә. Көн саен саф һавада зарядка ясау, өч тапкыр туклану, төрле конкурслар, мастер-класслар, квест, ярышлар, ландшафт дизайнерына курслар үтү һәм башкаларга укучылар бик теләп йөрделәр.

Ябылу тантанасында концерт куйдылар, бер-берсенә матур теләкләр...

Подробнее...

Көз авазы

36-12Сентябрь – көзнең беренче ае. Кояш җир өстен элеккечә үк җылытырга тырышса да, барыбер көз көзлеген итә. Һава көннән-көн салкыная бара, агач яфракларына да сары төс куна башлады. Салмак кына җылыткан көзге кояш нурларына соңгы чәчәкләрнең сары балкышы килеп кушылгач, сагышлы назлары белән һәркемгә тансык һәм ел буе көтеп алынган “әбиләр чуагы” көннәре башланып китә.

Күп тә үтмәс, канатлы дусларыбыз да җылы якларга китә башлар. Шулкадәр ерак араны ничек арымый үтәләр алар? Галимнәр тикшереп белгәннәр: кошлар һавада очып барганда бераз йоклап та алалар икән. Йокыга талган кошлар, юлны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836