Март 2021 |
Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Оста итеп чигү чигә белү буыннан-буынга килә. Минем исемем - Әминә Мамкина, миңа 8 яшь. Мин чигәргә нык яратам. Бөтен күңелемне биргән үзенчәлекле, үз кулым белән эшләгән кайбер әйберләремне якыннарыма бүләк итәм.
“Сибирь мастеровая” исемле халык сәнгатенең һөнәр һәм кәсеп өлкә фестивалендә катнашам. Оештыручысы - «Туризм һәм алга китеш» агентлыгы, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сарае. Мин чиккән бизәкне (вышивка) сайладым.
Чигү чигәргә карт әбием өйрәтте. Ул шома, чукмарлап, тамбур җөй белән эшен башкара. Аның әүвәлге сандыгы бар, ә анда үз кулы белән эшләгән әйберләре саклана...
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел күп бәйрәмнәр элеккечә үтми. Ә менә Корбан бәйрәме ничек узды икән? Дини гаиләләр элеккечә Корбан чалдылар һәм үз йортларында бәйрәмне матур итеп каршыладылар. Төмәннең Кырынкүл авылында элекке гореф-гадәтләрне яңартып та җибәргәннәр әле. Корбан гаете көнне балалар йорт саен йөреп кәнфит һәм тәм-томнар җыйдылар. Бу көнне һәрбер йортның капкасы ачык иде һәм хуҗалар алдан ук кәнфит-сыйларны капка төбенә чыгарып куйдылар. Хәзерге балаларны кәнфит белән кызыксындырып булмый, әлбәттә, аның мәгънәсе бәйрәм йолаларын үтәүдә һәм бәйрәм икәнлеген тоюда. Балалар...
(Әкият)
Җир йөзендә Танк исемле тимер җанвар яшәгән. Эчендә ике аяклы, ике куллы җаны да булган. Ул үзенең көч-гайрәте белән бөтен дөньяны дер селкетеп торган. Очлы борыныннан ут өрдереп, үләннәрне, агачларны көйдергән, кара җирне актарып, игеннәргә, мал-туарга, кешеләргә зур зыян салган.
Бервакыт бу тимер җанвар каршына нәни генә Кырмыска чыккан. Алар бер-берсенә юл бирми торалар икән. Әлбәттә инде, Танк шунда ук гайрәт чәчә башлаган:
- Бар, олак моннан, югыйсә мин сине күз ачып йомганчы юк итәчәкмен! – дигән. Маңгаендагы сыңар күзен йомгалап куйган.
Ләкин Кырмысканы...
Чал төлке – бик сылу җәнлек. Бигрәк тә аның койрыгы купшы, матур. Шул озын койрыгын, эт шикелле бер дә уңга-сулга селкемичә, горур гына сөйрәп йөртә. Башы кечкенә, очлаеп тора, борыны кара, күзләре ачык көрән төстә. Акыл бар ул күзләрдә, кешегә бик төбәлеп, гүя синең кем булуыңны, нишләргә теләвеңне аңлап карыйлар кебек. Үз бәясен аңлап, тынычлык саклап, эре генә йөри ул. Ят кеше якынлашса – туктала, сагаеп, өнәмичә карап тора башлый.
Шундый горур, инсафлы төлкеләр, ашауга килгәндә, бөтенләй әдәпләрен югалталар. Читлегендә тыныч кына йөргән төлке, аш исен сиздеме, шундук комсыз...
Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.
Элек-электән Питрау (керәшен татарлары бәйрәме) вакытында мунча себеркесе җыйганнар, чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән.
Нинди дару үләннәре җыярга?
Аир (аир болотный) – тамырын.
Сазанак (багульник болотный) – үләнен.
Үлмәс гөл (бессмертник песчаный) – чәчәген.
Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләрен.
Песи үләне (валериана лекарственная) – тамырын.
Күк җиләк ( голубика) –...