30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Губернатор бүләгенә лаеклылар

38-6Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучылар гаиләсе – Заһидә Алим кызы һәм Сөнгатулла Хәкимчан улы Бекениннар 1 июльдә Бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр иде. 27 августта шәһәр хакимияте ЗАГСының никахлашу залында Бекениннарны Бриллиант туйлары белән котлап Төмән өлкә Губернаторының Рәхмәт хатын һәм медален тапшырдылар. 60 ел бергә матур итеп, сынауларга бирешмичә, шатлыклары белән уртаклашып яшәгән Бекениннарны кызлары Гөлшат, оныклары, туганнары һәм дуслары котладылар.

Кырык елдан артык Лаемтамак авылы мәктәбендә укыткан ветеран укытучыларга саз арты авылы тормышы җиңел бирелмәгәндер. Тату...

Подробнее...

55 ел бергә

38-12Тубыл шәһәренең матур һәм тыныч урамнарының берсе – Пролетарская стрелка Абрамка елгасы ярында урнашкан. Искиткеч матур чәчәкләргә төренгән йортта, бик тә кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак, матур, шәһәр халкына таныш булган Урамаевлар гаиләсе яши. Аларны шәһәрдә үткәрелгән мәдәни чараларда еш очратып була. Урамаевлар “Тугрылык һәм мәхәббәт” медале белән бүләкләнгән гаилә. Урамаевлар икесе дә сабыр холыклы, ярдәмчел кешеләр. Бүген аларның мул тормышларына карап сокланабыз. Алар икесе дә күп сынаулар узган, сугыштан соңгы елларны тырышып укыган, белем алырга омтылган кешеләр.

Равза Хикмәт...

Подробнее...

Горурланабыз һәм яратабыз аны!

38-5Яркәү авылыннан 50 чакрым ераклыкта Шатан авылында Балдашевлар гаиләсе яши. Яраткан әтиебез - Фәрит Нурулла улының хезмәт биографиясен язасым килә.

Фәрит Нурулла улы 1955 елның 16 сентябрендә Тубыл районында Редькино авылында туа. Озак та үтми, әнисе Таһирә Атанай кызы белән Шатан авылына күчеп киләләр, тиздән аның энесе Әхсән туа. Таһирә Атанай кызы үзе улларын тәрбияләп үстергән, колхозда сыер савучы булып эшләгән, кечкенәдән улларын хезмәткә өйрәткән.

Фәрит Нурулла улы гаиләдә өлкән бала була, шуңа күрә бөтен җирдә әнисенә ярдәм итәргә туры килә. Бачелино мәктәбен тәмамлап, хәрби комиссариат...

Подробнее...

Гаилә – уйлар һәм эшләр бердәмлеге

34-4Бүген мин бер үрнәк гаилә – Аксурка авылыннан Нигъмәтуллиннар гаиләсе турында сөйләргә телим. Саттар Вафи улы һәм Зөһрә Мөхлитдин кызы 40 елдан артык тату, тигез гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга яхшы белем биргәннәр, хезмәткә өйрәткәннәр, туган җирләренә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Үзләре зур гаиләләрдә үскәннәр. Саттар Вафи улының әти-әнисе - 12, ә Зөһрә Мөхлитдин кызының әти-әнисе 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу гаилә парының хезмәт казанышлары зур. Гаилә башлыгы гомере буе төрле маркалы тракторларда эшләде. Ул сукалаган, чәчкән, уңыш җыйган, аны Карелинский икмәк кабул итү...

Подробнее...

Озын булсын гомерләр

34-5Бүгенге язмамны бик теләп, горурланып язам. Сүзем бердәнбер сеңелемнең (мәрхүмә) олы баласы белән килененең кыскача тормыш тарихы турында.

Вагай районы, Казанлы авылында яшәүче Асия Юрис кызы һәм Җәлил Хәлил улы Зимагуловларның гаилә корып бергә гомер итүләренә 16 августта 30 ел тулды.

...1990 ел. 16 август. Казанлы авылында яшь парларның никах - туй-мәҗлесләре үтте. Бер-берсен аңлап, киңәшеп, тугрылыклы булырга вәгъдә биреп, мөстәкыйль тормышка нигез салынды.

Шул көннән башлап, йорт хуҗасы Җәлил үзе туып-үскән йортны туздырмый, какшатмый, әти-әнисенең хәтерен, истәлекләрен саклап, яшь кәләшне шул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836