tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Ноябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Заман укытучысына - заман таләпләре”

30-9Җәйге каникуллар булуына карамастан, укытучылар эшләрен дәвам итәләр. Казан шәһәрендә “Заман укытучысына – заман таләпләре” исемле Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте.

Өлкә мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан регион делегациясе җитәкчесе итеп өлкә татар теле укытучыларының методик берләшмә башлыгы, Төмәннең Кырынкүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова билгеләнде. Без...

Подробнее...

Китапханәгә 70 ел

30-8Совет хөкүмәте беренче көннәреннән үк халыкны аң, белемле итүне беренче урынга куя. Шуның өчен авылларда клублар һәм уку өйләре (изба-читальня) ачыла. Асланада, манарасын кисеп төшергәч, мәчетне клуб итәләр. Ләкин сугыштан соңгы елларда уку өе замана таләпләренә туры килми һәм аның урынына өлкә мәдәни-агарту бүлегенең карары буенча 1949 елның 1 июлендә китапханә ачыла. Аңа мөдир итеп Зөһрә Җәләлетдинова билгеләнә. Ләкин ни сәбәпледер, ул бер ел гына эшли һәм аннан соң бер ел эчендә өч кеше алышына. Чөнки бу кешеләрнең махсус белемнәре булмый.

1951 елның азагында китапханәгә мөдир итеп Хәлбикамал Нуруллина...

Подробнее...

«Йосыф Баласагунидан Чыңгыз Айтматовка кадәр»

26-6Быел хөрмәтле югары мәктәп педагогы Х. Ю. Миңнегуловның тууына 80 ел тулды.

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов - Казан университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Гаяз Исхакый, Җәмал Вәлиди, «Елның халыкара кешесе» (Кембридж, Бөекбритания), Халыкара Казахстан-Төркия университетының мактаулы...

Подробнее...

Китапханәдә шагыйрьләр аралаштылар

26-7Төмән шәһәренең Кугалы авылында урнашкан 18 нче китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова татар китаплары фонды ачуы турында укучыларыбыз беләләр. Ул эшли башлаганда начар хәлдә булган бүлмәләрнең берсенә яхшы ремонт ясатып та өлгерде. Ә менә күршедәге зал күп хезмәт сорый иде. Аны вакытлыча гына азрак тәртипкә китереп торалар, чөнки китапханә каршысында гына төзелүче күп катлы йортта аларга да бүлмәләр вәгъдә иткәннәр. Ә бу зал төрле очрашу, кичәләр өчен бик кулай булып чыккан. Милләттәшләребез өчен Луиза ханым беренче итеп шагыйрь, язучылар, иҗади шәхесләр белән очрашу үткәрергә...

Подробнее...

Тукай әсәрләре сәхнәдә

20-425 нче апрель көнне Индрәй мәктәбендә (Төмән районы) Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Укучы балалар татар халык шагыйре әсәрләрен быелгы Театр елы белән бәйләп тамашачыларга кызыклы итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларның “Кәҗә һәм сарык хикәсе”, “Бичара куян”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк” һәм шагыйрьнең башка әсәрләрен мавыктыргыч һәм оста итеп башкаруларын карарга бик кызыклы булды. Һәр иҗади чыгышларына балалар чын артистлар сыман тиешенчә киенештеләр, татар көйләре кертеп баеттылар һәм кирәкле җиһазлар кулландылар.

Ә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836