tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Йөгереп бәхетләрен тапканнар

Австралиянең Ньюкасл шәһәрендә кияү белән кәләш туй биюен 5 чакрымлы йөгерүгә алмаштырганнар. Луиза һәм Уил исемле пар урындагы йөгерү клубында 2015 елда таныша. Өч ел чамасы дуслашып йөргәннән соң егет кызга, Япониядә ял иткәндә, өйләнешергә тәкъдим ясый. Туй 14 сентябрьдә иртәнге 7 сәгатьтә була. Яшьләр туйга 60 кунак чакыра һәм аларны спорт киемендә килүләрен үтенәләр. 45 минутлык никах тантанасыннан соң, пар 5 чакрымлы йөгерүгә чыга. Алар белән һәркөнне бергә тренировкага йөргән 622 кеше дә йөгерә. Йөгергәннән соң паркта кунаклар өчен табын өстәле оештыралар. Гашыйклар туй өчен 173 мең...

Подробнее...

Язмыш җәзасымы, әллә сынавымы?

Автобуста яныма килеп утырган татар апа белән ничек сөйләшеп киткәнне хәтерләмим. Үтәсе ара ерак булгач, озын юлны кыскартып, башта һава торышы, аннан табигать байлыклары, көзге бакча уңышлары турында гәпләштек. Ә инде якынрак белешкәч, ул миңа эч серләрен чишәргә кереште.

- Күз нурларыңны түгеп үстергән балаң хатыннан уңмаса, бигрәк тә җаннар әрни икән. Мин бит ике баламны ялгызым диярлек аякка бастырдым. Әтиләре фаҗигале рәвештә үлеп киткәч, каенанам белән яшәдек. Аңа рәхмәтем чиксез, балаларны карашты, ә мин көне-төне эштә дигәндәй, ике урында эшләдем. Әни өйдә булгач, мин дә, балалар да...

Подробнее...

Хатын-кызлар сөйләшә...

* Мин иремә: “Гомеребезнең ахырына тикле бергә яшибез”, - дисәм, ул нигәдер гел елап жибәрә...

* Ябыгырга булдым эле... “Иртәдән башлап йөгерәячәкмен” дип түшәмгә язып куйдым. Уянуга, шул сүзне укыйм да: “Аллага шөкер, бүген түгел икән әле!” - дип куям...

* Кыйммәтле бүләкләрдән бер дә баш тартмагыз... Мәхәббәт килә дә, китә, ә ломбард һәрвакыт эшли...

* Чулпанның, кибәргә элгән җирдән, җил белән күрше балконга ялгыш очып кергән күкрәкчәсе күршеләр гаиләсен бер атна эчендә таркатты…

* Бу җәйдә ябыгырмын дигән идем, юк әле, ябыкмаска булдым... Көн дә җил... ураган... я...

Подробнее...

Барыбер кайттың син

Хикәя

(Ахыры. Башы 39 нчы санда).

Шул китүдән берничә еллар күренмәде алар. Мөнирнең гаиләсенә булган ярдәме күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә, “улым” дип бер кайтып килмәде. Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына кайтып йөриләр икән. Үзләренең бәрәңге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир, анда тәпке тотып, бәрәңге төбе өя икән, имеш...

Әмма соңгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Мөнир инде укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен...

Подробнее...

Россия йолдызлары тормышыннан имеш-мимешләр

Лариса Гузеева: «Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән»

Бер тапшыруда тануынча, Лариса беренче наркоман ире белән яшәгәндә аның кыйнауларыннан газап чиккән. “Ул мине дөмбәсләде генә! Дөрес эшләгән. Әле дә ярый үтермәгән. Ул гантель белән чигәгә суккалап, күз алмаларым зураямы-юкмы, шуны карый иде. Шулай тукмап ләззәт ала иде”, — ди ул.

Актриса иреннән китәргә карар итә, ләкин алкоголизмга каршы көрәш моның белән генә тукталмый. Икенче ире актер Каха Толордава белән никахта да аның эчеп ала торган гадәте булган. Гузеева аракы шешәләрен яшереп куя һәм кеше күрмәгәндә алып йотып куярга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836