tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Ахман-Урманбаш авылы тарихы”

46-15Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәүче җирле шагыйрә, “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Гөлнур Хәйруллинаның “Ахман-Урманбаш авылы тарихы” исемле 151 битле әдәби-тарихи басмасы дөнья күрде. Китап “Молот” оешмасында бастырылган, тиражы 250 данә. Аны басма өчен Наилә Айнетдинова әзерләгән. “Мин шушы китабымда авылыбыз Ахман-Урманбашның үткән һәм хәзерге тарихын күрсәтәсем килде. Әле ачыкланмаган, алга таба эзлисе һәм табасы килгән әйберләр күп. Инде мин олы яшьтә, булдыра алган хәтлесе белән авылдашларымны таныштырасым килә. Халкыбызның үткәнен белмәсәк, ата-бабаларыбызның рухы безне кичермәс” – дип язган кереш сүздә Гөлнур Әкрәм кызы.

Подробнее...

Чәчәкләр ясалган дәфтәр

Кулымда иске, төсле карандашлар белән матур чәчәкләр ясалган уникаль дәфтәр. Зур саклык белән битләрен ачып карадым. Тышына “Рәбига Кәлимуллина шигырьләре” дип язылган. Берничә битендә “Клара бәете”, аннан соң шигырьләре урын алган. Аларның астына 1943-1944 еллар дип язылган. Димәк, бу шигырьләр Бөек Ватан сугышының иң кайнар, дәһшәтле вакытларында иҗат ителгән. Шигырьләрнең берничәсен “Яңарыш”ның алдагы саннарында «Шигърият» сәхифәсендә бастырдык. Алар мәхәббәткә, сөюгә, тугрылыкка багышланган.

Дәфтәрне редакциягә Рәбига апаның кызы Нурия ханым китерде. Без кызыксынып аның авторы турында сорадык.

Подробнее...

Бар шундый шәхес

Тумышы белән Вагай районы, Башгүрдә авылы шәхесе Әлмөхәммәт Хәбибуллин хәзерге көндә Тубыл шәһәрендә иҗади эш белән шөгыльләнеп – шигырьләр язып яшәп ята. Телен, динен, җирен, туган ягының табигатен, кешеләрен, милләттәшләрен, дөньяны яраткан, аңа гашыйк булган бу һәрьяктан сәләтле тынгысыз җан бер көнен дә бушка уздырмый дип әйтер идем. Ул күптөрле һөнәр иясе: тимерче, урманчы, шофёр, укытучы, тренер, спорт мәктәбе директоры һәм тагы әллә кемнәр булып эшләп кенә калмый. Хәзерге көндә дә ике телдә шигырьләр, такмаклар, хикәяләр, эсселәр, үз сүзләренә көйләр язып, җырлар иҗат итеп, пенсия акчасына күп кенә китаплар чыгарды. Мин аның иҗаты белән таныш һәм яратам. Ул купшы, эре сүзләр белән язмый. Себер халкынча фикер йөртеп, халык телендә яза шигырьләрен. Себер кешесенең тормышын, яшәү рәвешен, хезмәтен, туганнар һәм ата-ана арасында булган мөнәсәбәтләрне төрле яктан күрсәтә белә.

Подробнее...

“Якташларга зур сәлам”

11-10Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) белән бу көннәрдә телефон аша сөйләштек. Шәүкәт Гаделша улы озак еллар Казанда яши, сәламәтлеге аркасында инде 3-4 елдан артык туган ягына кайта алмады. Сөйләшкәндә Себергә сагынуы сизелде. Авылдашы буларак, башта Киндерле халкын, авылдагы яңалыкларны сорады. Бар да яхшы дигәч, чын күңелдән шатланды. Авылдашларына, ”Яңарыш” газетасы редакциясенә, барлык милләттәшләренә зур сәлам тапшырды. Иҗаты турында сораштык.

Подробнее...

Солдат хатларына җавап

“Яңарыш” газетасының 2019 елның 6 нчы санында Клим абый Садыйков җибәргән билгесез себер татар шагыйренең “Авылдашларыма”, “Сакта ил улы” дигән шигырьләрен бик яратып кат-кат укыдым. Укыган саен укыйсы килә. Бу ике шигырьдә авторның бик тирән тойгылары, җавапсыз хисләре чагылдырылган.

57-58 ел буена башта авторның йөрәк сандыгында, соңыннан Клим абыебыз еллар буе саклаган искиткеч матур, тирән эчтәлекле шигырьләре дөнья күрде.

“Яраткан кызына атап язган 5 шигъри хаты да бар”, - дип язылган. Бәлки, бу поэмадыр. М.Г.Х. авторының исем-фамилиясен дә инде тулысынча язарга да мөмкин булыр. “Себер татарлары талантларга бик бай” дигән фикергә мин дә кушылам. Ул тагын да бер кабат бу исемсез шагыйрьнең иҗатында исбатланды.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836