Февраль 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Hi-Tech Mail.ru порталы җитәкчесе Дмитрий Рябинин Sputnik радиосы эфирында смартфонның күпме хезмәт итүе, ягъни никадәр вакытка чыдавы турында сөйләде.
Ул мобиль җайланманың эксплуатацияләү вакыты кимүгә ниләр сәбәпче булуы хакында да әйтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта смартфонны куллануның уртача срогы өч елга якынлаша, ә кулланучылар яңа җайланмаларның характеристикаларына һәм дизайнына игътибар итми башлаган, алар өчен барысы да бертөрле кебек.
Хәзер алар үзләренең иске смартфоныннан озаграк файдалана. Әмма барлык гаджетлар да өч ел эксплуатацияләүдән соң беренчел...
2021 елда БДИның төп чоры 24 майдан 1 июльгә кадәр узачак.
БДИ тапшыру тәртибе Россия мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан әзерләнгән. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылды.
БДИ-2021не өч этапта үткәрү планлаштырыла: вакытыннан алда - 22 марттан 16 апрельгә кадәр, төп чорда - 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда - 3 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр.
Билгеле булуынча, 2020 елда БДИ коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерелде, имтиханнар 3 июльдән 8 августка кадәр...
* Кайбер белгечләр өр-яңа кышкы тәгәрмәчләр белән суык көннәр башланганчы ук йөрергә киңәш итә. Беренче тапкыр салкын көнне чыксаң, шипларның коелу куркынычы зур икән.
* Ә иске тәгәрмәч куючыларга андагы шипларга игътибар итәргә кирәк: аз калган булса, андый тәгәрмәчтән файда юк. Йә яңасын алырга, йә шиплар өстәтергә (мондый хезмәт бар) кирәк. 1 тәгәрмәчтә ким дигәндә 96 шип булырга тиеш.
* Белгечләр әйтүенчә, тәҗрибәсез йөртүчеләргә кыш җиткәнен көтмичә кышкы тәгәрмәчкә күчәргә кирәк. Чөнки тайгак юлда өйрәнчекнең идарәне югалтуы мөмкин. Әмма тәҗрибәлеләргә дә...
Тубыл шәһәренең “Санитар-эпидемиологик иминлек” оешмасында дерматокосметолог, трихолог булып эшләүче Әлфия Ташбулатова кече яшеннән табибә булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлап, уйлап та тормыйча Төмән медицина академиясенә укырга керә. Югары уку йортында уку җиңел булмаса да, Әлфия төрле фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда катнаша. “Аспирантлар, интерн, ординаторларның клиник күзәтүләре һәм фәнни эзләнүләре” темасына язылган фәнни эше белән 2017 нче елны узган фәнни-практик конференциядә катнашып өченче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә.
Академиядә укыган вакытында Әлфия волонтер булып эшли...
Вагай районында ел башыннан «Яшь гаилә» программасы буенча өч гаилә торак сертификатлары алды. Алар арасында Птицы авылында яшәүче Дилә Нәхим кызы һәм Илнур Сабир улы Тимировлар бу бәхеткә ия булдылар. Өч бала тәрбияләүче Тимировлар әлеге программада катнашу өчен документларны 2015 елда ук тапшыралар. Ул вакытта аларның арендага алынган җир участоклары да була. «Моңа кадәр каенатамда яшәдек, 65 квадрат метрлы йортта 6 кешегә, әлбәттә, тыгыз булды. Без үз йортыбызны булдыру турында хыялландык, - дип сөйли Дилә Нәхим кызы.
- Чиратыбыз килеп җиткәнен көткән биш ел дәвамында...