coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Кәрәзле телефоннан сөйләшсәң...

Кәрәзле телефонның кеше организмына никадәр зыян китерүе турында төрле чыганаклардан ишетеп, укып беләбез, озаграк сөйләшкән очракта баш авырта, күзләргә, колакка тәэсир итүен үзебез үк сизәбез. Әмма заманча җайланмалар көндәлек тормышыбызга нык бәйләнгән, хәтта алардан башка яшәүнең мәгънәсен күрми башлыйбыз кебек. Телефон шалтыраган тавышны ишетми калудан куркып, аны кесәдә йөртәбез, йокларга ятсак мендәр астына яки янәшәдәге өстәлгә куеп йоклыйбыз.

Элегрәк аннан эшлекле кешеләр генә файдаланса, бүген кече яшьтәге баладан алып әби-бабайларга кадәр кулланалар. Транспортта, урамда...

Подробнее...

Алтын медалҗ җиңел бирелми

30-4Вагай районы, Казанлы мәктәбе укучысы Хәсәнә Корманова мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. “Быел 11 нче сыйныфта 3 кыз укыдылар. Лена Арипова - Меткә авылыннан, Хәсәнә - Сөләйман авылыннан, Шабнам Муминова Казанлы авылыннан. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, дәрескә бәйрәмгә килгән кебек керә идем. Чөнки алар өчесе дә тырышлар, туган телебезгә гашыйклар, белемгә омтылучы, фикерләрен тулы итеп әйтә, проблемалы сораулар бирә белүче укучылар иде. Соңгы дәрестә бер-беребезгә карашып елашып та алдык. Кызлар Төмән дәүләт медицина академиясенә укырга керергә җыеналар. Хәсәнә 1 нче...

Подробнее...

“Идел” яшьләр үзәгенә 15 яшь

30-19Менә инде 24 ел рәттән Казан шәһәре үзенә Татар яшьләре көннәре кысаларында Россия һәм чит илләрдән актив, максатчан, позитив карашлы яшьләрне җыя. Ә быелгы яшьләр көне “Идел” яшьләр үзәгенең 15 еллыгына туры китереп оештырылды. Әлеге чарада Төмән шәһәреннән миңа, Әлфия Касыймова, Ринат Әхтәриев, Альберт Шәриповка катнашырга туры килде.

Ачылу тантанасында РФнең дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе И.Гыйльметдинов, ТРның яшьләр һәм спорт эшләре министры Р.Бурганов, ТРның дәүләт советы депутаты Ф.Мифтахов катнаштылар. Алар “Идел” үзәге...

Подробнее...

Хәерле юллар, Ләйсән!

30-13Ләйсән Сәлмәнова быел Вагай районы, Юрмы мәктәбенең 11 нче сыйныфын көмеш медаль белән тәмамлады. “Бик тырыш, актив, тәртипле. Башлангыч сыйныфлардан ук район күләмендә оештырылган бәйге, олимпиадаларда катнашып, мактаулы урыннар алып торды. Киләчәктә дә сынатмас, өметебезне аклар дип уйлыйбыз, ышанычыбыз зур аңа. Киләчәге дә бүгенгедәй якты булсын, без, укытучылар, аңа уңышлар телибез”, - дип татар теле укытучысы Венера апа Гайсина сөйләгәч, Ләйсәннең үзе белән очраштык.

Ләйсән Әшле авылында 3 балалы гаиләдә көтеп алынган төпчек кыз булып дөньяга килә. Дус-тату гаиләдә иркә кыз булып...

Подробнее...

Кая укырга керергә

Төмән шәһәрендә мәгариф учагы 1789 нчы елда кабызыла. Биредә беренче уку йорты - халык училищесы ачыла. Шул вакыттан бирле Төмәндә мәгариф системасы күпкә алга китте. Бүгенге көндә Төмәндә нинди генә уку йортлары юк. Шуңа күрә, абитуриентлар нинди һөнәр сайларга белмичә югалып калалар. Шул хәтле уку йортлары арасында ялгышмыйча кирәген ничек сайлап алырга соң? Бигрәк тә, авыл җиреннән килеп һәрбер уку йортына йөреп кара әле! Абитуриентлар һәм ата-аналарның эшләрен җиңеләйтеп интернетта УралСтудент порталы эшли.

Укуларын Төмән шәһәрендә дәвам итәргә теләүче 9 нчы, 11 нче сыйныфларны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836