Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Соңгы биш ел эчендә Әдип Хәким улы Гарифхановның “Үзем һәм вакыт турында” (2010), “Халкым горурлыгы” (2012) һәм “Тарихта эз” (2015) дип матур яңгырашлы исемнәр белән өч китабы дөнья күрде. Әдип абыйның төп максаты – халыкка хезмәт иткән укытучылар, язучылар, врачлар, нефтьчеләр, журналистлар, механизаторлар, бер сүз белән әйткәндә – илгә хезмәт итүче кешеләр турында язу. Бу китаплардагы бай материал тәрбияви әһәмияткә дә ия, чөнки мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар алардан фәнни конференцияләрдә, тарих һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда файдалана алалар. Билгеле...
2015 ел дәүләт тарафыннан “Әдәбият елы” дип игълан ителде. 9 майда - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Менә шуны күздә тотып, Зур Акъяр авылы клубында “Исәнме, туган телем” исемле кичә үткәрелде. Кичәне Акъяр клубы, китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре бергәләшеп оештырдылар. Акъяр клубында урнашкан китапханәдә эшләүче бик тырыш Розалия Кәримовага рәхмәтемне белдерәм. Китапханәдә берничә төрле түгәрәк эшли. Шуларның берсе - иске газеталардан үреп ясалган сынлы сәнгать. Анда урман хайваннары да, капкачлы савытлар, самоварлар да бар.
Әдәби кичәгә әзерләнгәндә татар әдәбияты белән беррәттән рус...