Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында «Карга боткасы» - татар халкының язгы бәйрәме булып узды. Борынгы заманнарда халык язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә, дип ышанган. Шуңа күрә, карлар эри башлауга һәм беренче шарлавыклар барлыкка килүгә, «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды. Бу көнне балалар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыйдылар, бәйрәмгә барысы да шигырьләр, җырлар белән кушылдылар.
Халык авылның иң биек урынына җыела һәм учак кабызып, зур казанда ботка пешерә. Чарада балаларны татар халкының милли бәйрәме, аның тарихы һәм әһәмияте белән...
Төмән районы, Муллаш урта мәктәбе каршындагы балалар бакчасы тәрбиячеләре “Россия халыкларының традицион милли уеннары - буыннан-буынга тапшырыла торган уеннар“ дигән күңел ачу чарасын уздырырга карар кылдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар бик гади һәм кызыклы, сабый үз халкының гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре белән таныша, ул халык иҗатын үз эченә алган кабатланмас колорит тәрбияли.
Монда уеннарның танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте тора. «Чүлмәк җыю», «Көндәшеңне саклау», «Чишмә», «Аркан тарту», «Тимербай», «Түбәтәй», «Төенче уен», «Буш урын», «Әйлән-бәйлән”кебек милли уеннар балаларның физик...
Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре кысасында Явызбы балалар бакчасында “Печән базары” ярминкәсе үткәрелгән. Балалар татар халкының мәдәнияте, көнкүреше белән танышканнар. Җырлар җырлап, биеп, татар халык уеннарында катнашып, балалар акча эшлиләр. Аннары шул акчаларга ярминкәдән үзләренә ошаган әйберләрне сатып алалар.
“Ә инде Шыкча балалар бакчасында “Татар кунакчыллыгы” күңел ачу чарасын оештырдык, - дип сөйләде музыкаль җитәкчеләре Альбина Белова. – Программа буенча сабыйлар рәхәтләнеп татарча биеп, җырлап, уеннар уйнап бик шат булып калдылар. Физкультура буенча инструктор Алсу Мамкина һәм...
Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә инде.
- Үсәргә ярый микән? – дип сорады бер бөре икенчесеннән.
- Ярамый әле, - диде икенче бөре. – Әле җирдән кар китмәгән, һавалар да салкын.
- Кайчан үсәргә ярый соң?
Бөре ботагы белән бергә селкенде дә:
- Җил әйтер, - диде.
Кар астында – җирдә ике орлык янәшә ята. Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә.
- Үсәргә ярыймы? – дип сорады бер орлык икенчесеннән.
- Ярамый әле, - диде икенче орлык. – Җир...
Үз Ватанының патриоты булган гражданинны тәрбияләү өчен, туган җиренең шатлыклары, биографиясенең авыр битләре турында сөйләргә, Ватан язмышында катнашы булуын тоярга кирәк. Тарихи Ватаныбызның үткәндәге вакыйгаларын кичерү һәм аңлау гына үсеп килүче кешедә гражданлык һәм патриотизм хисен формалаштыра ала.
Шуны истә тотып, Шыкча урта мәктәбе укытучылары ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында «Блокадалы икмәк” темасына багышланган тематик сыйныф сәгатьләре, хәтер дәресләре барлык сыйныфларда үткәрделәр. Акция укучыларга патриотик тәрбия бирүгә, тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән...