#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Батырлык»

Барысы да шул китаплар укудан башланды инде. Чөнки бөтенесендә батырлар турында язылган. Берсе – суга батучыны, икенчесе янгыннан коткарган. Әле тагын күпме шундый китаплар бардыр!

Батырлык!..

Их, берәр батырлык эшләсәң иде дә, кешеләр сиңа:

- Исәнме, Хәлим батыр! – дисәләр иде. Нинди рәхәт булыр иде. Тик әле болар хыял гына. Ләкин... ләкин мин дә берәр батырлык күрсәтәчәкмен. Ул вакытта:

- Укымыйсың, тәртип бозасың, - дип бәйләнеп йөрүче Зәнфирәнең дә авызы капланыр. Ә мин аңа эндәшмәм дә. Менә күрерсез!

Шундый уйлар белән кыш үтеп, яз җитте. Батырлык эшләп булмый гына...

Подробнее...

Бәрәңге утырта беләсеңме?

Һи, шуны да белмәсәң, дияргә ашыкма. Бәрәңге утырту өчен иң шәп вакыт – каеннар яфрак яра башлаудан шомыртлар чәчәк ата башлаганчыга кадәр. Бәрәңге бакчасын гадәттә төштән соң, туфрак җылынгач казыйлар. Бәрәңгенең үзен дә төштән соң утырту әйбәтрәк. Җылы туфракка төшкән орлык 2-3 көнгә иртәрәк шытып чыга, тамырга да тизрәк ныгый.

«Балалар календаре»

Подробнее...

Антарктиданы Казан галиме ачкан

Антарктида турында кешеләр борын-борын заманнардан ук белгәннәр. Англиянең атаклы диңгез сәяхәтчесе Д.Кук 1775 елда көньяк материкка таба сәфәр чыгып карый, ләкин яңа җирне таба алмый. Шуннан соң ярты гасыр чамасы вакыт үтә. 1819 елда «Восток», «Мирный» шлюпкаларында Төньякка яңа сәяхәт оештырыла. Анда Казан университеты профессоры И.М.Симонов та катнаша. Бу экспедициядә ул бердәнбер галим була. Антарктиданы ачкан әлеге экспедиция вакытында Симонов, астрономлыктан тыш, зоолог, ботаник, хәтта этнограф вазифаларын да башкара һәм бик кыйммәтле фәнни материал туплый. Аның хезмәтләре бөтен дөньяга...

Подробнее...

«Куянкай»

9-20Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә үткән «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында Киндерле мәктәбе укытучысы Альбина Әхтәриева, тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина балалар белән «Әйлән-бәйлән» исемле концерт куйдылар. Концерт бик шәп булды. Балалар биеделәр - җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Белем йорты каршында эшләүче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тезелеп басып, «Куянкай» җырын җырладылар. Нәниләрнең гүзәл милли костюмнары бигрәк үзләренә килешле. Авылдашлары чыгышларын зур алкышларга күмделәр.

...

Подробнее...

Горурлык

9-18Рәсемдә Түбән Тәүде районы, Иска-Чебакова авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Шәйхетдиновның нәбәрәләре. Алар кулларына карт бабаларының портретын һәм орден-медальләрен тотканнар. Кызларның йөзләрендә никадәр горурлык, шатлык! Немец фашистын тар-мар итеп, тынычлык биргән карт бабаларына мең кат рәхмәт әйтәләр. Сугыш батырларына мәңгелек дан!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836