Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Март ае

Кышның салкыннарыннан соң, без язны сагынып көтеп алабыз. Яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Март аеның уртасы җитсә дә, әле һаман яз билгеләре күренми. Язның кыштан әллә ни аерыласы юк. Салкын, бураннар да уйный. Ләкин мин моны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итәр, тиздән җылытыр. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куяр. Кояш җылырак карау белән боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлар. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырар. Түбә калайларыннан пар күтәрелер.

Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышны...

Подробнее...

Әниемә булышам

Чәй хикмәтләре

Берәү чәйне бик тәмле итеп пешерә торган булган. Күпме сорашсалар да, моның серен беркемгә дә чишмәгән. Гомеренең ахыры якынлашкач, тагын:

- Синең чәең һәрвакыт тәмле, хуш исле була иде, зинһар, серен әйт, - дип үтенгәннәр.

- Әйтсәм, әйтим инде: төсе матур, үзе хуш исле булсын өчен чәйне мул итеп салырга кирәк, - дигән ул.

Әмма тәмле итеп чәй пешерүнең үз хикмәтләре бар. Чәй һәм кофе өчен суны озак кайнатырга ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә, өстенә кайнар су агызып, бераз томалап тоталар. Чәй салыр алдыннан чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар...

Подробнее...

«Укытучы һәм остаз елы»на багышланган бәйге

9-17Мәскәү шәһәрендә узган «Путевка в жизнь» дип аталган ачык әдәби бәйгедә Тубыл шәһәреннән дә катнашучылар булды. Бәйгенең ябылу тантанасында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. «Мәскәү әдәбиятчылары салоны» иҗат остаханәсе һәм «Внуково» мәдәният үзәге оештырган тантаналы вакыйгада булып кайткан Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Самирә Фазулова үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

- Әдәби бәйгедә беренче мәртәбә катнаштым. Бу иҗади бәйге турында интернетта юлыктым һәм үземне сынап карага булдым. Әти-әнием, якыннарым идеямне хупладылар. Аннары...

Подробнее...

Оста биючеләр

9-19Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Түбән Тәүде мәдәният йортында «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестивале үткәне турында язган идек. Әлеге бәйгедә татар биюен бик оста башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулаган Камила белән Морад Янбиковлар фестивальнең йөзек кашы булдылар. Аларның чыгышлары тамашачыларның гына күңелләренә хуш килмәгән булып чыкты. Жюри әгъзасы, «Тамаша» фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев чыгышларга анализ ясарга сәхнәгә чыкканда, сүзен Янбиковларны мактаудан башлап җибәрде.

Һәм лаеклы рәвештә алар үзләренең яшьтәге балалар...

Подробнее...

Кар бабай белән саубуллаштылар

9-21Төмән районы, Явызбы балалар бакчасында күптән түгел генә яраткан Кар бабайның туган көнен бик күңелле итеп үткәргәннәр иде. Кар бабай - кышкы күңел ачу, ул балачактан таныш һәм яраткан уен. Кар бабае балалар өчен ел саен көтеп алынган кунак ул. Аның туган көнендә балалар тәрбиячеләре - Алсу Мамкина, Светлана Журавлева, Альбина Белова белән бергә төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, матур җырлар җырлап әйлән-бәйлән әйләнделәр, аркан тарту ярышында көч сынаштылар. Шулай алар зур ләззәт һәм уңай эмоцияләр алдылар. Ә бүген балалар Кар бабай белән киләсе кыш айларына кадәр саубуллаштылар. Кар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836