Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хыялы тормышка ашсын”

«Футбол» сүзен ишеткәч, күз алдыбызга ямь-яшел чирәм, зәңгәр күк һәм туп артыннан куып йөрүче егетләр килә. Данлыклы Роналдо, Зидан, Марадона, Леонель Месси, легендар Пелены искә төшерәбез. Аларга сокланып та, кызыгып та куябыз әле. Яз җитеп, кара җир күренүгә, яшүсмерләр кулларына футбол тубы тотып, урамга атылалар. Футбол популяр уен, аны күп малайлар бик яраталар. Камил Элдар улы Сәгыйтовка 11 яшь, 5 сыйныфта белем ала. Бал биюләре белән шөгыльләнеп, Элвин Грей җырларын тыңлый. Ләкин боларның барысыннан да Камил футболны өстенрәк күрә. Каян килгән шундый кызыксыну? Әйдәгез, үзеннән...

Подробнее...

Ямбай мәктәбендә шахмат турниры узды

44-10Ямбай урта мәктәбендә традициягә кергән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган Төмән районы мәктәпләре арасында 8 нче шахмат буенча турнир узды. Ул Төмән районы муниципаль хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе, “Лидер” оешмасы, “А.Карпов исемендәге шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе” һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды.

Турнирның тантаналы өлешендә 21 мәктәптән килгән 143 укучы, аларның тренерлары, җанатарларны, кунакларны сәламләп авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар...

Подробнее...

Беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр

44-9Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре быел “Беренче сыйныф укучысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга карар кылдылар. Алар “1 нче сыйныф укучысына күчмә мәдәният комплексыннан сюрприз” дип исемләнгән акция оештырып, 5 октябрь көнне Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына барып, яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны Уку елы белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләк җыелмалары дисклардан, татар телендәге китаплардан, шулай ук канцелярия һәм уку кирәк-яракларыннан тупланган иде. Калмаклар, Күлавыл, Бумаер һәм Рауды авылларыннан быел 7 укучы парта артына кереп утырган.

Алар -...

Подробнее...

Газетабызның яшь укучысы

40-7“Яңарыш” газетасын яратып укып баручы кызыбыз – Милена Ярмөхәммәтова белән, балалар, без җәй көне Тубыл районында узган өлкә Сабан туенда танышкан идек. Ул Төмән районының муллаш авылында яшәүче әбисе һәм бабасы – Тәския, Дамир Нәҗметдиновлар белән “Милли ризыклар” бәйгесендә катнашып, баланнан төрле аш-су әзерләргә ярдәм итте. Милена 4 нче сыйныфта укый. 3 сыйныфны ул бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле һәм 10 яше тулу уңаеннан әбисе белән бабасы аңа зур бүләк ясап, Париж шәһәренә экскурсиягә алып барганнар.

Ул анда конструктор Густав Эйфель проекты буенча төзелгән...

Подробнее...

Алма җылысы

(Әкият)

Бер авылда өч егет, бәхет эзләп, сәфәргә җыеналар икән. Берсе – бай малае, икенчесе – сәүдәгәр улы, өченчесе – гади бакчачы малае, ди. Бай малае, иртән тору белән, өстәлдәге өем-өем икмәк-күмәчләрне, кабартма-коймакларны капчыгына тутыра башлаган, шул рәвешле юлга күп итеп ризык алган. Сәүдәгәр улы да, атасының кибетенә кереп, иң тәмле тәгамнәрне җыйган. Ә менә бакчачы малаеның хәле шәптән түгел икән, өйдә авыз тутырып ашарлык ризык табылмагач, анасы, бакчага чыгып, улына алма өзеп биргән. Һәм әйткән:

- И улым, шушы алмадан башка ашар ризыгыбыз юк, ул сине туйдырыр да...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836