#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төзүче тукыр

Чыпчыклар отрядыннан булган бу нәни кошка “тукыр” (ткач) атамасы юкка гына бирелмәгән – ул үзе тукып ясаган оясы белән таң калдыра.

Тукырларның күпчелек төрләре Африкада яши. Ә безнең якта очрый торган иң якын туганнары – кызылтүш. Бу семьялыкка керүчеләр барысы да бик чуар бизәкле булалар.

Тукыр үзенең оясын гадәттә яфрак һәм ботаклардан “тукый”: ботакларны озын яфраклардан ишелгән бау белән бәйләп беркетә.

Бүтән кошлардан аермалы буларак, тукыр оясында бер пар кош кына тормый – зур агачны сарып алып тукылган ояда 100дән алып 300гә кадәр “гаилә” яшәргә мөмкин. Саклану максатыннан...

Подробнее...

Пластилиныгыз бармы?

(Әти-әниләргә)

Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль кебек. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә пластилинның нинди генә төрләрен очратмыйсың! Хәзер хәтта суда йөзә ала торган һәм караңгыда янучы пластилиннар да бар. Кечкенә бала өчен балавыздан (прополис) ясалган пластилинны алсагыз яхшырак. Мондый төр пластилин бик җиңел йомшара, аны әвәләргә җайлы. Иң элек балага пластилин биргәнче үзегезнең кулда аны әвәләп, йомшартып, төрле формаларга...

Подробнее...

Җил кемгә исә?

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уйнар өчен уен

Балалар түгәрәкләр буенча урындыкларга утыралар. Бер урындык җитми. Алып баручы мондый җөмләне әйтә: “Җил иртән ботка ашаган балаларга исә” яисә “Җил өендә йорт хайваны булган балаларга исә” һәм башкасы. Әлеге фикерләр туры килгән балалар җил уңаена икенче урындыкка күчеп утыра, әмма алып баручы буш урынга утырырга омтыла. Буш урынга утырырга өлгермәгән бала алып баручы вазифасын башкара. Әлеге уенда серле сүз дә бар, ул - “давыл”. Әлеге сүз яңгырауга, барлык балалар да урындыкларыннан тора һәм урыннарын алышына.

...

Подробнее...

Якты киләчәгебез

36-7Төмән өлкәсендә быел 24 мең 500 бала 1 нче сыйныфка укырга керде. Сабыйларның һәрберсе үзенчәлекле, төрле. Мәсәлән, мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлаган Арина Әсәдуллина җырларга ярата. Тавышы моңлы, көчле. Караокега кушылып популяр җырларны башкара, сүзләрен, музыкасын тиз ота. Киләчәктә җырчы булуына шик юк. Хәрефләрне таный, исәпләргә дә өйрәнгән.

Шулай ук быел беренче сыйныфка укырга кергән Раниф Әхәтов шаян, шук малай. Аралашучан, аңа бөтен нәрсә кызыклы. Дуслары күп, туганнарын да бик ярата. Шушы сабыйларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Алар безнең якты...

Подробнее...

Үрмәкүч һәм Кояш

(Әкият)

Бервакыт Җир белән Күк арасында шундый хәл булган.

Зур йортның түбәсе астында бик сәер бер Үрмәкүч яшәгән, ди. Ни өчен сәерме? Башка үрмәкүчләр үз ятьмә-пәрәвезләренә чебен-черки тотып азапланганда, бу Үрмәкүч күктәге Кояшны эләктерергә хыяллана икән. Иртә таңнан торып, өйнең бер кыегыннан икенче кыегына кадәр пәрәвез үреп куя да һәр көнне офыктан нурларын балкытып килеп чыга торган Кояшны сагалый башлый, ди.

Әмма һич кенә дә тота алмый икән галәмне гизеп йөрүче нур йомгагын. Аны караңгы чормасына якты лампа итеп элеп куя алмый икән... Үрмәкүч үзенең чорма ярыгыннан акрын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836