Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пионер-герой Петр Клыпа

45-9Сугыш башланганда Петя Клыпага уникенче яшь бара. 1941 елның 21 июнендә Петя дусты Коля Новиков (Петядан бер яшькә зур, ул да музвзвод тәрбияләнүчесе була) белән Брест крепостендә кино карыйлар. Кичен Петя өенә кайтмый, ә Коля белән бергә казармада кунарга кала. Алар иртә белән балыкка барырга җыеналар. Малайлар төнлә шартлауга уяначакларын, тирә-якта үлем, кан булачагын белмиләр.

Крепостьны штурмлау 22 июньдә төнлә сәгать өченчедә башлана. Йоклап яткан урыныннан Петяны шартлау стенага ыргыта. Ул нык сугылып аңын югалта. Исенә килгәч, винтовкага ябыша һәм авыр хәлдәге иптәшләренә...

Подробнее...

Балалар өлкәннәрне котладылар

40-101 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Этнос” гуманитар белем бирү үзәгендә балалар Яңавылда яшәүче әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котладылар. “Әгәр йөрәктә гел яз булса” дип аталган күркәм чараны оста алып баручы Әлфинур Касыймова матур шигъри юллар белән башлап җибәреп, сүзне үзәк җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтовага тапшырды. Гөлнара Хисмәтулла кызы хөрмәтле кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Аның теләкләренә Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин да кушылды.

Өлкәннәрне сөендереп укытучы Миләүшә Әбделәхәтова җитәкчелегендә мәктәпкә хәтле...

Подробнее...

Сәхнә йолдызчыклары

36-6“Йолдызчыклар” җыр һәм бию ансамбленең чыгышын беренче тапкыр Тубыл шәһәрендә узган “Искер җыен” фестивалендә күреп, балаларның сәләтләренә чын күңелдән сокландым. Алар мине генә рухландырмадылар, ә ярышучы апа-абыйлар арасындагы йолдызчыкларның чыгышлары бар тамашачының да йөрәгенә бәлзәм булып ятты, дисәм һич тә арттыру булмаячак. Каз бәбкәләре булып киенгән ике кызчыкның биегәнен берәү дә елмаймыйча карый алмады, чөнки алар шундый ихласлар, сөйкемлеләр, шундый тырышлар үзләре. Ә җырчы егет һәм ике кызның матур тавышлары, сәхнәдә үзләрен тотышлары тамашачыларда соклану хисе...

Подробнее...

Белем бәйрәме

36-7Быелгы 1 сентябрь – Белем бәйрәмен Төмән шәһәре, Кырынкүл авылында каршыларга туры килде. Көн искиткеч кояшлы, матур булгангамы, мәктәп тирәсе аллы-гөлле чәчәк болынын хәтерләтте. Линейка сәгать унда башланып, мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева балаларны бәйрәм белән котлап, укучыларга уңышлы уку елы теләде.

Кырынкүл авылында мәктәпнең иске, тыгыз булуы һәркемгә билгеле. Шуңа карамастан, елдан-ел анда балалар саны арта. Үткән елны беренче сыйныфка 40 бала кергән булса, быел 56 укучы килә. Барлыгы быел 360 тирәсе сабый укый башлады.

Алевтина Зиннәтулла кызы 2020...

Подробнее...

Сәгать йөри келт-келт...

Сәгатьләр булмаган борынгы заманны күз алдына китерегез әле...Бик кыен булгандыр анда. Мамонт ауларга барырга да соңга калганнардыр...

Шуннан соң бер акыллысы кояш сәгате уйлап тапкан: җиргә казык каккан да, вакытны шул казык күләгәсенә карап чамалый башлаган. Тик болытлы көндә нишләргә, күләгә юк бит?...Шуннан, икенче берәү ком сәгате уйлап тапкан: аслы-өсле ике савытның берсеннән-берсенә нечкә тишек аркылы вак ком ага...Тик бу сәгать ком агып беткәнгә кадәр булган тулы вакытны белдергән, кыска вакыт араларын күрсәтмәгән. Су сәгате уйлап караганнар – аның белән дә шул ук...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836